суббота, 26 января 2013 г.

Президент: «Татар телен укыту элеккечә кала»


ТР Президенты республиканың ММЧ җитәкчеләре белән очрашты. Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда татар телен укыту элеккечә кала дип белдерде.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың мөселман җәмгыятенә башка идеяләрне кертергә теләгән кешеләрне каршы куярга кирәклеге турында сорауга җавап биргәндә, монда ММЧ мәгълүматы аз роль уйнамавын билгеләде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәт Йортында республиканың ММЧ җитәкчеләре белән очрашуда белдерде.

“Әйе, бу булды, терроизм акты булды, ә бүген кайда ул юк? Кызганыч, әлеге тискәре күренешләргә тиз бирелүчән кешеләр категориясе бар. Ләкин без акыллы кешеләр, без бит мондый җәягыятьтә яшәргә теләмибез, без тынычлыкта яшәргә телибез. Татарстан бары тик ислам динендә генә була алмый, без күпконфессияле республика һәм төрле конфессияне хөрмәт итәргә тиеш. Без һәрбер конфессия өчен тигез шартлар булдырырга тиеш. Бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк”, — диде Р.Миңнеханов.

“Россия күпмилләтле ил һәм һәрбер милләт үзен күрсәтә ала, бу хакта сөйләргә кирәк”, — дип билгеләде ТР Президенты. Иң мөһим, Р.Миңнеханов фикеренчә, диненә бәйсез рәвештә, һәрбер кеше тыныч күңел белән урамга чыга, яши һәм эшли алсын.

“Әгәр дә кеше барысына да көненә ничә тапкыр гыйбадәт кылуын яки ураза тотуын күрсәтә икән – бу дин түгел. Дин — ул кешенең эчке дөньясында. Минем динем – ул бары тик минем өчен. Һәм дәүләт дин вәкилләренә шартлар тудырырга тиеш, ләкин флаглар селтәүчеләргә түгел. Ислам, безнең традицион ислам бары тик яхшыга өйрәтә, һәм без һәрвакыт тынычлыкта һәм аңлашуда яшәдек, һәм хәзер яшибез. Дин – ул үтә дә шәхси мәсьәлә”, — диде ТР Президенты.

Ул бу планда законнарны яхшыртырга кирәклеген, заманча технологияләрнең яшләр акылына экстремизм чаткыларын кертергә ярдәм итүен билгеләде.

“Димәк, без яшьләр, халык белән эшләргә тиеш. Бу безнең җитешсезлек. Бу безнең халыкның, республиканың тынычлыгына кагыла икән, димәк, без эшләп бетерәбез. Шуңа күрә без бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирәчәкбез”, — диде республика башлыгы.

Татар телен саклау һәм өйрәнү мәсьәләләренә кагылган сорауларга җавап биргәндә, Р.Миңнеханов бу планда барысы да гадәттәгечә кала, дип белдерде. “Бу бит минем позиция түгел, ул эшләнгән, парламент тарафыннан кабул ителгән, Конституция белән расланган иде. Мин бу өлкәдә без позицияләребезне федераль Хөкүмәткә ирештерергә тиеш, дип саныйм”, — диде ул.

“Үзенчәлеклелек – бу барыннан да бигрәк тел, дин, мәдәният, традицион аш-су. Татарстанда татарларның 30 проценты гына яши. Алар бөтен җирдә — Финляндия, Австралия, Мәскәү һ.б. яшиләр. Алар да үзенчәлекне, үз телен сакларга тели, һәм без аларга ярдәм итәргә тиеш”, — диде ТР Президенты, дип яза татар-информ.

Татар заманы

Комментариев нет: