воскресенье, 27 января 2013 г.

Хәйрия концерты аша ярдәм кулы суз


Автор-башкаручы Миләүшә Сафинаның кызы Мәрьямгә ярдәм итү максатыннан 10 февраль көнне Филармония концертлар залында «Чын йөрәктән!» хәйрия концерты уздырылачак. Инде хәбәр итүебезчә, кызчыкка Вест синдромы дигән һәм башка куркыныч диагнозлар куелган.

Концертта татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Алар арасында яшь җырчылар белән беррәттән Венера Ганиева, Бәширә Насыйрова, Рөстәм Закиров, Дилә-Булат Нигъмәтуллиннар кебек танылган башкаручылар да бар. Мәрьямнең тиз арада савыгуын теләп концертта төрле бию ансамбльләре һәм «Мунча ташы» сатира театры артистлары да катнашыр, дип көтелә.

Шул ук көнне хәйрия концерты барган вакытта концертлар залы фойесында кулдан эшләнгән, бәйләнгән әйберләр белән сату итү ярминкәсе дә узачак. Чигелгән-бәйләнгән кирәк-яракларны теләге булган һәркем тәкъдим итә, аларны сату процессында катнаша ала. Кулдан ясалган әйберләрне җыю эше башланып киткән инде.

Тагын бер мәгълүмат, кызчыкка булышырга теләүчеләр кечкенә Мәрьямнең туган көне - 31гыйнварда Out-Hall клубында узачак дискотекага рәхим итә ала. Дискотека уздырудан  җыелган барлык акча кызны дәвалауга тотылачак. Мәрьямгә ярдәмне махсус билгеләнгән реквизитларга да җибәрергә мөмкин.

Комментариев нет: