вторник, 8 января 2013 г.

"Самар татарлары" журналының беренче саны чыкты

Декабрь ахырында Самарда тарихи яңалык теркәлде: “Самар татарлары” журналы нәшер ителә башлады.
шамил баһаутдин
Русия империясендә 1908-1913 елларда татар дөньясында бердәнбер “Икътисад” (“Экономика”) исемле журнал Самарда чыккан. Аның мөхәррире мулла Мөхәммәтфатыйх Мортазин булган.
  
Ниһаять, 104 елдан соң Самар татары, банкир, икътисади фәннәр докторы, профессор,”Туган тел” Самар өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров һәм Самар татар эшбатырларының берлеге 100 битле, төсле сурәтләргә бай, яхшы кәгазьдә “Самар татарлары” исемле  журнал бастырды. Ильяс  әфәнде белдерүенчә, журнал  өч айга бер мәртәбә чыгачак.
 
​​“Беренче коймак төерле була” дигән әйтем бу очракта урынсыз. Мөхәррир Данияр Сәйфиевнең Казан университетының журналистика факультетын тәмамлавы, озак еллар губернатор командасында пресса бүлегендә сөрүе, гаиләдә тирән нәзберек тәрбия алуы,һәрвакыт, һәрдаим кияү егетедәй киенеп пөхтә йөрүе, югары зыялылыгы басманы югары культуралы итеп чыгаруда нигез булып торган. Шуңа да бу санны теләсә кайсы даирәдәге аксөякләргә бүләк итеп була һәм битең кызармаячак.
 
Журнал тышлыгы
​​Ике телдәге басма гаҗәеп бай эчтәлекле. Самар Җәмигъ мәчете имамы Иршат Сафин татар матбугатының горурлыгы булган “Икътисад”ка күзәтү ясаган.
 
Самар татар хәрәкәтенең чишмә башы турында саллы тарихи язманы Азат Надиров башкарган.
 
“Татар бәйрәмнәре Абдулов чорында торгызылды” исемле язма милли хәрәкәтнең атаманы Рәшид әфәнденең олуг шәхес икәнлеген раслый.
  
Бүгенге татарлар борынгы бабаларыбыз җирлегендә көн күрүләре турында тарихчы Шамил Галимов белеп һәм горурланып яза, чөнки автор Самар төбәгендәге татар авыллары тарихын язучы буларак, архивларда тирән казынган белгеч.
  
Алсу Хәсәнова  Теплый Стан, Гали, Иске Ярмәк, Мәчәләй авылларын   яратып, хөрмәтләп тасвирлаган.
 
​​Шомландыра торган юллар да бар. Туплый авылы картлары авызыннан мондый юллар язылган: “Мәчетләрне тынгылыкта калдырмыйлар. Һәрдаим Юстиция  министрлыгыннан тикшерү килә. Паласлар кадакланмаган, запас ишекләрегез юк, проектыгыз дөрес түгел, дип шелтә белдерәләр. Штраф салырга осталар. Казанда 19 июльдәге вакыйгалардан соң мәчеттәге барлык китапларны тикшереп, мәчетнең астын – өскә китереп  киттеләр”дигән юллар безләрне һавадан җирләргә төшерә. Тарих кабатлана. Урамда 1937 еллар җиле исә.
  
Мәчәләй авылы турында язганда автор мәшһүр Тукаебызның бу авылда булганын тасвирласа, әлбәттә инде язманың эчтәлеге  баерак булыр иде.
 
​​Самар татар милли хәрәкәтендә җигелеп хезмәт итүче эшбатырларыбыз Вазыйх Мөхәмәтшин, Минәхмәт Хәлиуллов, Фәхретдин Канюкаев, Гомәр Батыршиннар турында тәфсилләп язылган. Бу егетләрнең милләтебезгә куйган хезмәте бихисап. Гомәр Батыршин Самарның Зубчаниновка бистәсендә “Болгар мирасы” исемле мәчет салдырган ир заты. Ширяево тавы битендә  татар Барсына һәйкәл куйдырган милләтпәрвар. “Болгар цивилизациясе” исемле китапны  чыгаруда да ул башлап йөрде. Җыентык укучылар күңеленә шул кадәр хуш килде ки, кат – кат бастырдылар һәм гомум тиражы алты меңгә җитте.
 
Журналдагы язмалар
​​Самар губерна депутаты Гомәр Вәлитов истә калырлык язма урнаштырган. Бер фикерен китерәсе килә: “Сайлауларда миңа тавышны урыс, чуаш, мукшылар күбрәк бирә. Татарлар югарыдан кушканнарга бирәләр. Мин барыбер узам, башка милләтләр исәбенә. Депутат булып узгач татарлар  нигәдер проблемнары белән миңа агылалар.”
 
Самарда узган Бөтенрусия татар фольклоры фестивале “Түгәрәк уен” турында да мавыктыргыч итеп язылган.
 
Самар татар сәнгатенең йөзек кашы булган “Ялкынлы яшьлек” турында язмалар ике телдә урын алган – татар һәм урыс телләрендә.
 
Шунысы күзгә ташлана. Татар нәрсә турында язса да бүгенге сәясәтнең татарга каршы икәнен танырга мәҗбүр. Язмадан бер фикер: “Йөзләгән җырчы, биюче. Һәммәсе дә хөрмәткә  һәм мактауга лаек. Алар барчасы да Самар төбәгендә татарлыкны саклауда көч куялар. Дәүләт тарафыннан татар телен юк итү сәясәте алып барылган чорда, мәктәпләр ябылган вакытта, татар телен саклау вазыйфасын үз җилкәсенә җыр сәнгате ала. Җырчылар җыр гына яңгыратмыйлар, җырчылар үлеп бара торган телебезгә чаң сугалар, набат кагалар, кисәтәләр, сыкраналар.”
 
Журнал балаларга да урын биргән. Якташыбыз Гакыйл Сәгыйревның балалар өчен язылган шигырьләре урын алган.
 
Тышлык битен Наилә Сабирҗанова сурәте бизи. Наилә ханым чирек гасыр буена Самардагы татар бәйрәмнәрен алып баручы. Унбиш ел буена өлкә радиосында “Иделкәем – илкәем” тапшыруларын үз җилкәсенә алган татар. Ун ел буена атнасына 14 сәгать дәвамында туры эфирда “Ак бәхет” тапшыруларын сайраткан ханым. Милли хәрәкәтнең җыелышларында гаделлек бизмәненнән чыгып эш итүче кеше.
 
Журналдагы язмалар
​​Әлбәттә, барлык язмаларны да күзәтүгә кертү мөмкин түгел. Бер нәрсә бәхәссез. Самар татарлары тарихында мулла  Мөхәммәтфатыйх Мортазинның  “Икътисад”ы нинди зур дәрәҗә алган булса, бүген банкир Ильяс Шәкүров чыгара башлаган “Самар татарлары” журналы да олуг хөрмәткә лаек һәм милли җәмгытьнең яңа үргә күтәрелүенә ишарә.
 
Бер нәрсә дә бушлыктан килеп чыкмый. Ильяс әфәнде борынгы бабаларыбызның сәяхәт юлында урнашкан Җылыҗай авылында туып, гомеренә татар телен укыткан Алия апаның четерекле һәм нәзберек тәрбиясен алган инсафлы һәм татар йөрәкле бала. Җылыҗай (Туплый) татар дөньясына биш доктор,профессор бүләк иткән туфрак. Биш профессорның икесе – Шәкүровлар гаиләсеннән.

Туплидан чыккан эшбатырларны санап бетергесез. Тупли егетләрендә борынгы мәшһүр болгар бабаларыбызның тирән акылы, зирәклеге, милләтсөяр сыйфатлары һәм Чыңгыз бабаебызның кайнар йөрәге урын алган. Аларның һәр буыны тырпаеп тора. Алар татарның алтын нәсел орлыкларын саклаучылар.
 
Самар татар милли-мәдәни тормышы бүген зур проектларны өстенә алырлык көч булып тупланган җәмгыятьләрдән тора. Һәр оешманы булдыклы ирләр җитәкли. http://www.azatliq.org/content/article/24814921.html

Комментариев нет: