пятница, 19 августа 2011 г.

Татарстан Җәмһүрияте президенты Рөстәм Нургали улы МИҢНЕХАНОВка


АЧЫК ХАТ

Хөрмәтле президент әфәнде!


“Мин татар. Ә нигә минем телне беркемдә хөрмәт итми?” Бу Сезнең “Эхо Москвы” радиосына биргән итервьюдан. Шушы борчулы фикерегезне уртаклашыбыз, безнең тәкъдимнәр Сезгә ярдәм итсен иде.
Сезгә, Татарстан Конституциясенең үтәлүне тәэмин итүчегә, безнең Конституция биргән хокукларыбызны яклауны таләп итеп мөрәҗәгать итәбез. Билгеле булганча, Татарстан Конституциясенең 8-нче маддәсендә “Татарстан Республикасында дәүләт телләре-тигез хокуклы татар һәм рус телләре “ дип язылган. 1992 елда кабул ителгән “Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында” канунда укыйбыз: “Татарстан республикасы карамагына түбәндәгеләр керә: татар һәм рус телләренең Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак тигез хокуклы эшләвен тәэмин итү”. Әмма ләкин бу кануннар тупас рәвештә бозыла. Татарстан Дәүләт Шурасы, Министрлар Кабинеты үзләренең вазифаларын үтәмиләр, асылда Татарстанда рус телегенә дәүләт теле булып тора.Татар теле дәүләт һәм муниципаль учреждениеларында, иҗтимагый тормышта, көнкүрештә кулланылмый. Мәсәлән, Казан Ратушасында, шәһәр Думасы утырышлар залында, синхрон тәрҗемәдә юк. Башкалабыз Казанда шәһәр Думасы, башкарма комитет Татарстан Конституциясен танымыйлар, бар эшне рус телендәгенә алып баралар.
2004 елның 11 октябренда президент Шәймиев “2004-2013 елларга Татарстан республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан республикасы дәүләт программасын раслау турында “ Канунга(№52-ЗРТ) кул куйган иде. Бу канунның максаты бик матур язылган: “ Татар һәм рус телләренең Татарстан Республикасы дәүләт телләре буларак оптималь эшләвен тәэмин итү”. Бу программа үтәлмәде, бик күп акча “үзләштерсәләрдә”. Шуңа карамастан бу программаны оныттылар, аны “күмгән” чиновниклар җавапка тартылмады.
Мәскәү халыкларның мәгарифен, телләрен, республикаларын(дәүләтләрен) юкка чыгару сәясәтен алып бара. 2007 елда Дәүләт Думасы Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның милли мәнфәгатьләрен, аларның Конституция биргән хокукларын боза торган 309-нчы Федераль Канун кабул итте. 2011 елның февраленда Дәүләт Думасына республикаларда төп милләтнең ана телен мәҗбүри укытуны тыя торган №497835-5 канун проекты кертелде. Бу республикаларны (дәүләтләрне) бетерүгә тагын бер адым. Дәүләт Думасы Россия Конституциясен боза торган кануннар кабул итә.
Кыганычка каршы, Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары татар мәгарифен, телен якларга уйламыйларда. Алар Татарстан халкына каршы тавышларын бирәләр.
Бердәм Дәүләт Имтиханын(БДИ) татар телендә бирүне тыю татар мәгарифен упкын алдына китерде. Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы 28.11.2008 чыгарган № 362-нче боерыгы нигезендә укучыларның белемен тикшерү бары тик рус телендә генә үткәрелә.
Россия мәгариф министрлыгы авыл мәктәбен бетерә торган нормалар кертте(авыл классларында 14 укучыдан ким булырга тиеш түгел). Бу акылсыз кануннар аркасында 2008-2010 елларда 175 татар мәктәбе ябылды. 2011 елда 200 татар мәктәбе ябылачак.
2010 елда кабул ителгән «Киләчәк” программасында татар мәгарифе турында бер сүздә юк. Шулай итеп,Татарстан хакимияте,мәгариф министрлыгы(министр Гыйльметдинов) татар мәгарифен бетерү сәясәтәтен алып бара.
Татар милли оешмаларының татар мәгарифенең, татар теленең упкын алдында торуы турында, татар теленең абруен күтәрү турында хакимияткә бик күп санлы мөрәҗәгатьләрен, хатларын, тәкъдимнәрен Татарстан һәм Казан хакимияте иишетергәдә теләми. Мәсәлән, 2005 елда Казан Уставы кабул ителгәндә бөтенхалык тыңлаулары булган иде. Милли оешмалар Татарстан башкаласының мэры һәм башкарма комитеты рәисе ике дәүләт телен белергә тиеш дигән тәкъдим белән чыкты. Әмма ләкин бу татар теленең абруен күтәрә торган тәкъдимгә Казан хакимияте игътибар итмәде. Халык ихтиярына төкерүнең нәтиҗәсе билгеле: урыс телен белмәсәң Татарстан башкаласы Казанның башкарма комитеты рәисе була алмыйсың, ә татар телен белмәсәң-рәхим итегез, юл ачык!

Хөрмәтле президент әфәнде, Конституция буенча Сез “ Татарстан республикасында кеше хокукларын һәм иреген яклауны,Татарстан Конституциясе һәм кануннарның үтәлүен тәэмин итүче”. Шуңа күрә безнең Конституцияга нигезләнгән тәкъдимнәрне үтәүне таләп итәбез:
- “2004-2013 елларга Татарстан республиксы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан республикасы дәүләт программасын“ үтәлү турында Татарстан Дәүләт Шурасында парламент тыңлаулары оештырырга. Министрлар Кабинеты 11.10. 2004 елда кабул ителгән Татарстан Кануны(№52-ЗРТ) үтәлү турында җавап тотырга тиеш.
- Татарстан президенты, Татарстан Дәүләт Шурасы Россия мәгариф министрлыгы керткән татар мәктәбен бетерүче нормативларга(“нормативно-душевое финансирование”) каршылык белдерергә тиеш.
- Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы 28.11.2008 чыгарган № 362-нче боерыкны гамәлдән чыгарырга. Бердәм Дәүләт Имтиханын татар телендә бирергә рөхсәт итергә һәм аның нәтиҗәләрен югары уку йортларында кабул итергә.
- Татарстан президенты Татарстан Дәүләт Шурасыннан, Министрлар Кабинетыннан, Казан шәһәр Думасыннан Татарстан Конституциясен, “Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында” канунын үтәүне таләп итергә тиеш.
- Кичекмәстән Татар Милли Университеты оештыру эшләрен башларга.Университетны оештыру буенча ярдәм сорап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә.
- “Бәләкәч” программасы буенча кимендә 50% аерым татар бакчалары булдыруны тәэмин итәргә.
- Казан шәһәренең һәр районында, Татарстанның һәр район үзәгендә бүгенге көн таләпләренә туры килә торган үрнәк татар-инглиз гимназияләр ачуны таләп итәбез.
- Татар федераль телевидение каналы оештыру буенча эшләрне башларга.
- Татар мәгарифен юкка чыгару сәясәтен алып баручы министр Гыйльметдиновның эшеннән китүен таләп итергә
- 309-нчы Федераль Канунга, №430281-5 Федераль Канунга тавыш биргән Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларына ышанычсызлык белдерергә.
- Татар мәгарифенең, татар теленең упкын алдында торуына җаваплы Татарстан Дәүләт Шурасына, Министрлар Кабинетына ышанычсызлык белдерергә.
- Татарстан Конституцисен( 8-нче маддә), “Дәүләт телләре турында законны” үтәми торган Казан Шәһәр Думасына ышанычсызлык белдер
- Кичектергесез латиницаны кертү.
- Россия Федерациясендә татар телен дәүләт теле итү өчен көрәш башларга.

М. Мөлеков ис.Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең җыенында кабул ителде.
Казан ш. 18 август 2011 ел.

Комментариев нет: