вторник, 1 ноября 2011 г.

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ МӘҖЛЕС БЕЛДЕРҮЕ ФСБны - ХАЛЫКАРА ТРИБУНАЛГА!




Россиядә мөселманнарга карата җәбер-газаплар көчәйгәннән-көчәя бара. Россия дәүләтенең мөселманарга каршы Чечняда, Төньяк Кавказда башлаган юк итү сәясәте инде Идел-Уралга, Себергә дә таралды, зур бәла, 37нче еллардагы кебек, һәр йортның ишеген шакый. Бөтен Рәсәй буйлап мөселманнарга, ислам динен тотучы милләтләргә карата дәүләт терроры алып барыла, террористлар ролен исә дәүләт исеменнән җәза органнары, беренче чиратта, ФСБ башкара. Һәм алар моны беркемнән курыкмыйча, ачыктан-ачык, ерткычларча бер ләззәт белән эшлиләр! Бер гаепсез мөселманнарны теләсә кайда тотып кулга алулар, көчләү, кыйнау, җәзалаулар, озак срокларга төрмәләргә утыртулар, үтерүләр хәзер Россиядә гадәти хәлгә әйләнеп бара. Урыс булмаган халыкларның – татар-башкортларның, чечен-ингушларның, карачай-балкарларның, кумык-нугайларның иң иманлы, иң алдынгы карашлы, иң тәртипле, иң яшь ир-егетләрен менә шулай юк итәләр. Ни өчен шулай соң бу? Чөнки дәүләт шуны тели, урыс халкы, христиан дине әһелләре бу мөселманнарны, бу милләтләрне яклап, берни әйтми, димәк, алар да шуны тели, дигән сүз. Террористларга, экстремистларга каршы көрәш битлеге астында, Россия дәүләте, урыс халкы, праваслау чиркәү ислам дине тотучы милләтләргә һәм мөселманнарга каршы гасырларга сузылган геноцидны дәвам итә. Моның төп максаты – Россиядә бер генә милләт – урыс милләте, бер генә дин – праваслау дине, бер генә тел – урыс телен генә калдыру, калган барлык телләрне, диннәрне һәм халыкларны юк итү.
Соңгы вакытта Башкортостан Республикасында ФСБ тарафыннан мөселманнарга карата башланып киткән ерткычларча җәза акцияләре Россия дәүләтенең ислам дине тотучы милләтләрне, шул исәптән, татар-башкортларны да юк итү юлына басканлыгын тагы бер тапкыр исбатлый. Биредә быел март-апрель айларында яшь татар-башкорт ир-егетләрен, ислам динен тоткан өчен генә, ФСБ һәм МВД тарафыннан кулга алып кыйнаулар, коточкыч җәзалаулар оештырылган иде. Соңгы вакытта республиканың Сибай шәһәреннән борчулы хәбәрләр килә башлады, анда ай буе мөселманнарны кулга алулар, җәзалаулар, мәсхәрә итүләр бара. Кулга алынучылар һәм кыйналучылар – барысы да яшь-ир атлар, татар-башкортлар. 20-21 октябрь көннәрендә ФСБ хезмәткәрләре Сибай шәһәрендә 6 мөселманның өйләренә бәреп кереп, тентү уздырганнар, аннан йорт хуҗаларын ФСБның Пушкин урамындагы бинасына алып китеп, кулларына богаулар салып, бик каты кыйнаганнар, өсләренә менеп сикереп, кабыргаларын сындырганнар, авызларына һәм арт юлларына лом тыкканнар, арт юлларына шешә тыгып, көчләргә омтылганнар, авызларына дуңгыз мае – сало тутырганнар, сакалларына ут төрткәннәр, Коръәнне һәм дини китапларны аяк астына салып таптаганнар. Болар барысы да кулга алынган мөселманнар үзләрен һәм иптәшләрен террорист һәм экстремист дип танысын өчен эшләнә. Кыйнауларга чыдый алмыйча, кайберәүләр үзләренә каршы шаһәдәтлек бирәләр, кайберәүләр түзә, кайберәүләр гарип кала. Сибай шәһәрендә ФСБ тарафыннан кулга алынучылар һәм кыйналучылар арасында Нифатхитдинов Рәшит Мидхәт улы, Шәрипов Рамил Хаҗгали улы, Гибадатов Рөстәм Дәүләтгали улы, Буранбаев Мансур Мостафа улы, Аргинбаев Ринат Рәшит улы, Байсуаков Айнур Булат улы була.
Мөселманнарга карата бу коточкыч хәлләр барысы да 21 гасырда, Рәсәй дигән урыс империясендә, Урал тауларында, безнең көннәрдә бара... Шушы хәлләр алдыннан гына Уфага Россия Президенты Дмитрий Медведев килеп киткән булган һәм мөселман экстремистларын “Рәхимсез рәвештә сытарга!” (Жестоко давить!”), дип әмер биреп калдырган. Һәм сыта башлаганнар. Шушы максатны тормышка ашыру өчен, бүген ФСБның котырган этләре мөселманнарга карата фашистлар да кулланмаган җәзаларны кулланалар, ерткычлыкта Явыз Иван опричниклары һәм Сталин палачлары белән янәшә торырлык эшләр эшлиләр. Әмма тарихтан шул күренә - язмыш аларга да шуның белән үк түләячәк. Иван Грозныйның һәм правслау чиркәүнең мөселман-татарларга карата явызлыкларына җавап итеп, язмыш 17 гасырда урысларны, чиркәү расколы сәбәпле, бер-берләрен утларда яндырырга мәҗбүр итте... 1937 елларда миллионлаган мөселманны, меңләгән дин әһелен газаплап җәзалаган өчен, Аллаһ бу ил, бу дәүләт өстенә Гитлерны җибәрде... Бүген дә Рәсәй дәүләтенең, ФСБның мөселманнарга карата эшләнгән бу явызлыклары язмыш тарафыннан җавапсыз калмаячак, бу ил өстенә, бу милләт һәм праваслау чиркәү өстенә, шушы ерткычлыкларны кылганнарның нәселе өстенә ләгънәт һәм каргыш булып, канлы язмыш булып, зур газаплар булып әйләнеп кайтачак, иншаллаһ! Шуңа күрә безгә, мөселманнарга, татар-башкорт халкына бу каһәрләнгән илне, дәүләтне саклаудан, аның черегән, агулы гомерен озынайтудан, Рәсәй составында яшәүдән бер мәгънә дә юк, безнең анда киләчәгебез юк. Безгә, Идел-Урал халыкларына, татар-башкортларга, мөселманнарга үз бәйсез дәүләтебезне төзеп, бу ерткыч кяферләргә буйсынмыйча, Аллаһ кануннары буенча яши башларга вакыт. Шуның өчен бабаларыбыз биш гасырга якын көрәшкән, без дә азатлык, иман һәм дәүләт өчен көрәшергә тиешбез!
Без шулай ук дөнья халыкларын, бигрәк тә төрки-мөселман илләрен, халыкара хокук яклау оешмаларын Россиядә мөселманнарга карата дәүләт тарафыннан алып барылган геноцидны гаепләргә һәм туктатырга ярдәм итәргә чакырабыз. 1917 елдан бирле үз халкына карата геноцид сәяәсәте алып барган НКВД, КГБ, ФСБ палачлары Нюрнберг процессыннан читтә калдылар, әмма аларны бу ерткычлыклары өчен Халыкара Трибуналда хөкем итү вакыты җитте! Югыйсә аларның бу явызлыклары бөтен дөньяга таралачак.

ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА,
Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.
2011 ел, 1 ноябрь.

Комментариев нет: