суббота, 12 ноября 2011 г.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Х корылтае карары



Казан ш. 14 октябрь 2011 ел.

Бүгенге көндә татар мәгарифенең, татар теленең хәле аянычлы дип бәялибез. Бу хәлгә китергән төп сәбәпләр:


1. 1992 елда кабул ителгән Конституция буенча татар теле-дәүләт теле. Кызганычка каршы, 19 ел үтте, әмма ләкин татар теле Татарстанда дәүләт теле була алмады. Дәүләт Шурасы, Татарстан хөкүмәте, Казан мэриясе телнең дәрәҗәсен дәүләт теле биеклегенә күтәрә алмадылар. “Дәүләт телләре турында канун” үтәлми, татар теле дәүләт һәм муниципаль оешмаларда, көнкүрештә кулланылмый. “2004-2013 елларга Татарстан республиксы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан республикасы дәүләт программасы” үтәлмәде, кәгазьдәгенә калды.
2. Күпмиллионлы татар халкының федераль телевидение каналы юк. Хәтта Татарстанда татар радиосы, телевидение каналы юк.”Татарстан” Дәүләт телевидение каналын юкка чыгардылар.
3. 22 ел буена Татар Милли Университетын ача алмыйбыз.1997 елда Бөтендөнья Татар Конгрессының Икенче Корылтаенда карар кабул ителгән иде. Анда язылган: « Мәктәпкә кадәр балалар учреждениелардан алып югары уку йортларына, фән һәм мәдәнияткә, масса-күләм мәгълүмат чараларына кадәр булган барлык объектларны эченә алган мәгариф һәм тәрбия системасын булдыру һәм үстерү, 2000 елга Татар Дәүләт Университетын ачу». Бу карар нигә буш куык булып калды?
4. Мәскәү халыкларның мәгарифен, телләрен, республикаларын(дәүләтләрен) юкка чыгару сәясәтен алып бара. 2007 елда Дәүләт Думасы Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның милли мәнфәгатьләрен, аларның Конституция биргән хокукларын боза торган 309-нчы Федераль Канун кабул итте. 2010 елның декабренда Дәүләт Думасы №430281-5 Канун кабул итте. Бу канун Россия Конституциясен, милли республикаларның Конституцияларын, халыкларның хокукларын тупас рәвештә боза. Республикаларда (дәүләтләрдә) дәүләт башлыгы “Президент”исемен йөртә алмый.РФ Конституциясе буенча бу мәсъәләне республика халкы үзе хәл итергә тиеш, әмма ләкин Дәүләт Думасы депутатлары Төп Канунга битараф булып кала. 2011 елның февраленда Дәүләт Думасына республикаларда төп милләтнең ана телен мәҗбүри укытуны тыя торган канун проекты кертелде. Бу республикаларны (дәүләтләрне) бетерүгә тагын бер адым.
5. Бердәм Дәүләт Имтиханын(БДИ) татар телендә бирүне тыю.Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы 28.11.2008 чыгарган № 362-нче боерыгы нигезендә укучыларның белемен тикшерү бары тик рус телендә генә үткәрелә.
6. Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә татар мәгарифен юкка чыгару сәясәте алып барыла. Россия мәгариф министрлыгы авыл мәктәбен бетерә торган нормалар кертте(авыл классларында 14 укучыдан ким булырга тиеш түгел). Бу акылсыз кануннар аркасында Россия Федерациясенда меңләгән татар мәктәпләре ябылды. Татарстанда 2008-2011 елларда 363 татар мәктәбе ябылды. Башкалабыз Казанда соңгы өч елда өч яңа “ХХ1 гасыр мәктәбе” ачылды. Өчеседә урыс мәктәбе. Президент һәм мәгариф министрлыгы 178-нче мәктәп татар мәктәбе булачак дип вәгъдә иткәннәр иде, әмма ләкин татар җәмәгатьчелеген тагын алдадылар.
7. 2010 елда кабул ителгән «Киләчәк” программасында татар мәгарифе турында бер сүздә юк. Шулай итеп,Татарстан хакимияте,мәгариф министрлыгы(министр Гыйльметдинов) татар мәгарифен бетерү сәясәтәтен алып бара.
8. Татар милли оешмаларының татар мәгарифенең, татар теленең упкын алдында
торуы турында, татар теленең абруен күтәрү турында хакимияткә бик күп санлы мөрәҗәгатьләрен, хатларын, тәкъдимнәрен Татарстан һәм Казан хакимияте иишетергәдә теләми. Мәсәлән, 2005 елда Казан Уставы кабул ителгәндә бөтенхалык тыңлаулары булган иде. Милли оешмалар Татарстан башкаласының мэры һәм башкарма комитеты рәисе ике дәүләт телен белергә тиеш дигән тәкъдим белән чыкты. Әмма ләкин бу татар теленең абруен күтәрә торган тәкъдимгә Казан хакимияте игътибар итмәде. Халык ихтиярына төкерүнең нәтиҗәсе билгеле: урыс телен белмәсәң Татарстан башкаласы Казанның башкарма комитеты рәисе була алмыйсың, ә татар телен белмәсәң-рәхим итегез, юл ачык! 2005 елда Казандагы Клара Цеткин урамына борынгы тарихи исем- Бишбалта исеме кушканнар иде. 2006 елда ялган сәбәп табып,милли оешмаларның ризасызлык белдерүен ишетергә теләмичә, иске исемне кире кайтардылар. Бу хурлыклы хәл Казан хакимиятенең татар тарихына, татар теленә мөнәсәбәтен ачык күрсәтә.
9. ХХ1 гасырда яшәүгә карамастан, Татарстанда феодал, авторитар сәяси система хөкүм итә. Демократия, ирекле сайлаулар, cәяси көндәшлек,сүз иреге, көчле оппозиция булмаса тел мәсьәләрендә чишә алмыйбыз.Безнең түрәләр Конституцияне гамәлгә ашыру турында, халыкка хезмәт итү турында кайгыртмыйлар,чөнки алар халык алдында җаваплылык тоймыйлар. Халыкның алар урынына яңа кешеләр сайларга мөмкинлеге юк. Татарстанда егерме ике ел инде хакимият алмашынмый.

Бу аяныч хәл кискен чаралар кабул итүне таләп итә. Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенең Корылтае татар мәгарифе, татар теле хәле турында тирән борчылу белдерә.Телебез, мәгариф өчен көрәш –милләтне,дәүләтне саклап калу өчен көрәш ул. Шуңа күрә Татарстан хакимияте, иҗтимагый оешмалар, барлык татарлар бердәм эшләргә тиеш.
БТИҮ Корылтае карар итә:
- 309-нчы Федераль Канунга, №430281-5 Федераль Канунга тавыш биргән Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатларына ышанычсызлык белдерергә.
- Татар мәгарифенең, татар теленең упкын алдында торуына җаваплы Татарстан Дәүләт Шурасына, министрлар Кабинетына ышанычсызлык белдерергә.
- Татарстан Конституцисен( 8-нче маддә), “Дәүләт телләре турында законны” үтәми торган Казан Шәһәр Думасына ышанычсызлык белдерергә.
- Татарстан Дәүләт Шурасыннан, министрлар Кабинетыннан, Казан Шәһәр Думасыннан Татарстан конституцисен( 8-нче маддә), “Дәүләт телләре турында законны” үтәлүне таләп итәбез.
- Татарстан Конституцисе( 8-нче маддә), “Дәүләт телләре турында закон” ни өчен үтәлмәвен тикшерү турында Татарстан Прокуратурасына мөрәҗәгать итергә.
- Татарстанда Конституциянең 8-нче маддәсе бозылу турында Конституция Мәхкамәсенә гариза бирергә.
-Россия Конституциясен бозучы №430281-5 Федераль Канун турында Россия Федерациясенең Конституция Мәхкамәсенә гариза бирергә.
- Кичекмәстән Татар Милли Университеты оештыру эшләрен башларга.Университетны оештыру буенча ярдәм сорап халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итәргә.
- Татар федераль радио, телевидение каналы оештыру буенча эшләрне башларга..
- Татарстанда татар радиосы,телевидение каналы оештыру турында Президент Миңнехановка мөрәҗәгать әзерләргә.
- Кичектергесез латин имлясен кертү.
- Татар телен, мәдәниятен яклау һәм саклау буенча Диния назәрәте белән бергә эшләргә.
- Татарстанда, Казанда топонимика мәсәләләре буенча Президент Миңнехановка
шикаять бирергә.
- Милли мәгарифкә балта чабучы министр Фурсенконың һәм министр Гыйльметдиновның эшеннән китүен таләп итергә.
- 309-нчы Канун шартларында татар теле һәм әдәбияте укыту программаларын һәм дәреслекләрен канунлаштыру буенча Татарстан хөкүмәтенә, РФ һәм ТР мәгариф министрларына мөрәҗәгать итәргә.
- Казан Федераль Университеты ректоратыннан, Татарстан хөкүмәтеннән татар мәктәпләре өчен кадрлар әзерләүне саклап калуны таләп итәргә.
- Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф буенча министр урынбасары вазифасы булдыруны Татарстан президентыннан таләп итергә.
“2004-2013 елларга Татарстан республиксы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан республикасы дәүләт программасын“ үтәлү турында Татарстан Дәүләт Шурасында парламент тыңлаулары оештырырга. Министрлар Кабинеты 11.10. 2004 елда кабул ителгән Татарстан Кануны(№52-ЗРТ) үтәлү турында җавап тотырга тиеш.
- Татарстан президенты, Татарстан Дәүләт Шурасы Россия мәгариф министрлыгы керткән татар мәктәбен бетерүче нормативларга(“нормативно-душевое финансирование”) каршылык белдерергә тиеш.
- Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы 28.11.2008 чыгарган № 362-нче боерыкны гамәлдән чыгарырга. Бердәм Дәүләт Имтиханын татар телендә бирергә рөхсәт итергә һәм аның нәтиҗәләрен югары уку йортларында кабул итүне таләп итәргә.
- Татарстан президенты Татарстан Дәүләт Шурасыннан, Министрлар Кабинетыннан, Казан шәһәр Думасыннан Татарстан Конституциясен, “Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында” канунын үтәүне таләп итергә тиеш.
- “Бәләкәч” программасы буенча барлык татар балалары татар бакчаларында тәрбияләүне тәэмин итергә.
- Казан шәһәренең һәр районында, Татарстанның һәр район үзәгендә бүгенге көн таләпләренә туры килә торган үрнәк татар-инглиз гимназияләр ачуны таләп итәбез.
- Дәүләт Думасыннан “Региональ телләрнең Европа хартиясен” ратификация үткәрүне таләп итәбез.Европа хартиясенә нигезләнеп, балалар бакчасынннан алып югары белем бирүгә кадәр татар мәгариф системасын төзүне таләп итергә.
- Татар милли иҗтимагый мәгариф системасын төзергә.
- Россия Федерациясендә татар телен дәүләт теле итү өчен көрәш башларга.


Дөрес: Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы рәисе Г.З.Нуриәхмәт

Комментариев нет: