среда, 25 января 2012 г.

Чаллы активистлары Путин намзәтен якламаска, сайлауны бойкотларга чакыра

Мәскәүдәге “Ватан” фиркасе вәкиле Мөхәммәт Миначев (с) һәм Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов
Фәүзия Бәйрәмова чыгыш алдыннан
Җыенда катнашучылар

Чаллы ТИҮендә Русиядә 4 мартта үтчәк президент сайлау хакында сөйләшү булды. Өч сәгатькә якын барган фикер алышулардан соң Чаллы милли хәрәкәте вәкилләре Путин намзәтен якламаска, сайлауга бойкот игълан итәргә дигән тәкъдим кертте. Мәскәүдәге “Ватан” фиркасе җитәкчеләре бойкот тәкъдимен якламады.
Әлеге җыенда “Ватан”, “Иттифак” фиркаләре, Чаллыдагы Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ), Чаллы “Азатлык” яшьләр берлеге, Аксакаллар шурасы җитәкчеләре, әгъзалары катнашты. Көн тәртибенә бер мәсьәлә – сайлау барышында татар милли хәрәкәте нинди юнәлештә эшләргә тиеш? Чыгыш ясаучылар узган парламент сайлауларында канун, хокук бозулар турында бик күп мисаллар китерде. Канун, хокук бозулар вазгыятендә алдагы сайлауда нинди юл белән барырга? Җыенда төп сүз, төп фикер әйтүчеләрнең берсе Фәүзия Бәйрәмова булды.
​“Алдагы айларда безнең, Русиянең язмышы хәл ителә. Без бәйсез дәүләт түгел, без колония. Русиядә үзгәрешләр булмый торып, безгә дә авыр булачак. 20 ел буена төрле юллар, парламент юлы белән дә бәйсезлек алырга омтылдык. 20 елдан соң барысы да зур тизлек белән артка тәгәри. Татар мескен Русиядә ниндидер ыгы-зыгы булганда гына үзенә нәрсәдер эләктереп калган. Чигенү көчле булды. Алган әйберләрне югалтып бетердек. Буласы үзгәрешләр сайлау юлы белән булса яхшырак. Чөнки революция – кан кою юлы һәм без аңа чакырмадык. Әмма Русиядә революция дә булырга мөмкин. Без электән Русия сайлауларына бойкот игълан иттек, катнашмыйбыз, дидек. Катнашмадык та.
Минем 1991 елдан бирле, аеруча президент сайлавында катнашканым юк. ТИҮ дә шуны эшләде. Читтәге татарлар бездән сорый торды – ярый сез Татарстанда, безгә, Себер, Мәскәүдә яшәүчеләргә ни эшләргә? Без, демократик көчләргә, әйтик, “Яблоко” фиркасенә, ниндидер үзгәреш кертә ала торганнарга тавыш бирергә чакырдык. Хәзер дә сайлауга бойкот дибез. Бойкот актив һәм пассив була. Актив бойкот сәяси чарага бар көчеңне куеп эшләүне аңлата. Ә монда безнең өчен иң каршы намзәт – Путин. Аны уздырмас өчен татар, урыс халыклары бар көчләрен куярга тиеш. Яңа “Сталин” килә. Ул инде килде. Путин хакимияткә килгәннән бирле татар халкы зыян күрә. Путин ФСБда, премьер булганда татарга җиңел булмады. Ул хакимияттә булганда мөселманнарны төрмәгә утыртулар башланды. Моның 37нче еллардан бирле булганы юк иде. Инквизация, Һитлер заманнарындагы кебек, дини, милли китапларны утка яга башладылар. Милли Мәҗлес, ТИҮ документлары тыелган. Болар Путин заманында килде. Иң куркынычы – 309нчы канун. Татар тамырына балта чаба торган шул кешене сайларгамы?
Бар көчне Путинга каршы эшләргә куярга кирәк. Урыслар урам җыенына чыга икән, безгә дә чыгарга кирәк. Дилемма бар. Имеш, урыс шовинистлары белән урамга чыкмыйбыз. Мин 10 декабрьдә Казан урамына чыктым. Чөнки бөтен Русия, бар дөнья чыкты. Сайлаулар дөрес узмады дигән сүз – киләчәктә Путин узмасын дигән сүз иде. Путин тагын килеп утыра икән, урыс халкына да социаль һәм хокукый яктан зур кыенлык килә. Урам җыеннарында үз сүзебезне әйтергә тиешбез.
Хакимияткә кем генә килсә дә, Путин аннан китмәс. Ул ФСБ, премьер-министр, ил белән идарәче булачак. Бу – куркыныч. Путинны беренче турдан уздырырга тырышалар. Беренче турдан уздырырга ярамый. Икенче турда иң авыр көрәш булачак.
1996 елда шундый ук хәл булды. Сайлауда Ельцин белән Зюганов калды. Бар дөнья Зюгановны уздырмаска дип аякка басты. Мин шунда милләтчеләр яратмаган бер сүз әйттем, җәмәгать, фашистлар килгәнче, үзебез белгән яңа коммунистлар килеп торсынмы соң бераз, дидем. Бу сүзләр астында ыжгырып торган фашистлар килгәнче, тынычрак коммунистлар килсен иде, дигән фикер ята иде. Хәзер икенче тур булса, Зюганов белән Путин чыга. Мин Зюганов яклы түгел. Монда милли хәрәкәткә бер фикергә килергә туры киләчәк. Без Зюгановны якламыйбыз, ләкин аңа каршы да эшләмәбез. Кайвакыт дәшми калу файдага да була. Ә менә беренче турга урыслар, демократлар белән кушылып Путинга каршы эшләргә кирәк”, диде әлеге җыенда Фәүзия Бәйрәмова.
Мәскәүләр бойкотка каршы
Фәүзия Бәйрәмованың бу сүзләре җыенда катнашучыларның күпчелегендә яклау тапты, хупланды. Ләкин Мәскәүдәге “Ватан” фиркасе җитәкчесе Ринат Хафиз бу фикергә кушылмады. Фирканең мәртәбәле рәисе Мөхәммәт Миначев Бәйрәмованың “бойкот ясарга" дигән тәкъдименә каршы чыкты.
“Җыен кабул итәсе мөрәҗәгатьтә “бойкот” сүзе бөтенләй булмасын. Чөнки бу Мәскәүдә, Русиядә яшәүче татарларга кыенлык китерәчәк. Татарстан татарлары үз фикерләрен аерым белдерә ала”, диде Мөхәммәт әфәнде. Миначевның соңгы фикерләре менә мондый иде:
”Жириновскиймы, Зюгановмы, башка кеше президент буламы, без Путин президент булмасын өчен эш алып барабыз.”
Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов җыенда булган сөйләшү буенча алдагы көннәрдә мөрәҗәгать кабул итәчәкләрен белдерде.
“Бүген җыенда катнашучылар исеменнән татарлар яшәгән төбәкләргә чыгып, “Без Путинга каршы" дип мөрәҗәгать язып, бар дөньяга таратырбыз”, диде ул.
Җыен барышында Русия президентлыгына үзен намзәт итеп күрсәткән Ринат Хәмиев турында да сүз булды. “Ринат әфәнденең намзәт булырга мөмкинлекләре бик аз иде. Ул имза җыю башында ук бу эшне башкарып чыга алмасын аңлады, алга таба бармады. Шулай да бу татар егетенә рәхмәт”, диделәр. Гафиулла Газиз.
http://www.azatliq.org/

Комментариев нет: