понедельник, 19 августа 2013 г.

Казанда мөслимә эшмәкәрләр клубы оеша

Сишәмбе көнне Казанда "Тормышны яхшырт" дигән мөслимә хатын-кызлар клубын оештыру утырышы узачак. Аның максаты – мөслимәләр өчен яклау мохитен булдыру.

Мөслимәләр клубының оештыру утырышы Казанның яңа төзелгән“Ярдәм” мәчетендә булачак. Оештыручыларның берсе Ләйсән Дәүләтшинаның Азатлыкка әйтүенчә, бу беренче чарада клубның җитәкчесен, инициатив төркемен сайлау каралган. Чарага кибет, хосусый балалар бакчалары җитәкчеләре, теш дәвалау хастаханәләре вәкилләре, күчемсез торак агентлыгы башлыклары, дизайнерлар киләчәк. 

“Киләчәктә клубта мөселман инфраструктурасы дәрәҗәсен арттыру, кадрлар мәсьәләсендәге проблемнарны хәл итү каралачак. Хатын-кыз нәрсәдер борчыганда әлеге клубка килә ала. Мөселман хатын-кызы үзен чын дәрәҗәдә шәхес итеп хис итсен мондый клуб кирәк. Биредә эшлекле хатын-кызларга да, өйдә утыручыларга да караш тигез булачак. Без мөслимәләрне яклау мохитен булдырырга телибез”, диде Дәүләтшина.

Әлеге клубка мөселман эшмәкәрләре берләшмәсе дә ярдәм итәчәк. Билгеле булганча, яулыклы мөслимәләрнең күпчелеге бүген эшкә урнаша алмауларына зарлана. Мөгаен киләчәктә әлеге клубка кергән җитәкче хатын-кызлар әлеге мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәр, әмма беренче утырышта әле мондый мәсьәләләр каралмаячак.

“Без әле оештыру мәсьәләләрен генә караячакбыз. Башкага вакытыбыз җитмәс. Аннары инде даими җыелу турында сөйләшәчәкбез”, диде Дәүләтшина. http://www.azatliq.org/content/article/25079985.html

Комментариев нет: