четверг, 28 апреля 2011 г.

Йөрәкләр типкәндә азатлыкка өндәү яңгырый...


«Азатлык» татар яшьләре берлеге 20 еллыгын Мәрҗани исемендәге тарих институтында үткәрде. Берлекнең яңа устав кабул ителде, Наил Набиуллин «Азатлык» рәисе итеп сайланды. «Азатлык"лар «Фикер» клубында очрашулар уздырып, яшьләрнең үзаңын үстерергә, пикет-митинг һәм башка акцияләр оештырып, татар милли бәйсезлеге өчен көрәшне дәвам итәчәк.
«Азатлык» татар яшьләре берлеге 1990 елның 13–14 октябрь көннәрендә Казанда оештырыла. Туксанынчы еллар уртасына кадәр милли хәрәкәтнең таянычы була. Әмма туксанынчы еллар ахырында — 2000 еллар башында «Азатлык» берлеге оешма булудан туктый. «Азатлык"ка яңа сулыш 2007 елда өрелде. Бер төркем татар яшьләре җыелып Хәтер көненә чыкты. Шуннан боз кузгала башлады. Ә инде оешманың 20 еллыгы уңаеннан үткәрелгән чарада «Азатлык"ның яңа уставы кабул ителде, рәис итеп Наил Нәбиуллин сайланды. Киләчәктә «Азатлык» берлеген рәсми теркәргә дә җыеналар...

«Азатлык» оешмасының 20 еллыгына бүгенге берлек активистлары, ветераннар җыелды. Наил Нәбиуллин, Рәфыйк Кәримуллин, Альбина Галимҗанова «Азатлык"ның бүгенге терәге булса, Вәлиулли Ягъкуб, Рим Гыйлфан, Марат Килде, Фәрхат Мәхмүтев, Әлфия Бәширова һәм башкалар — 1990 елда оешкан Инде икенче ел һәр сишәмбе татар иҗтимагый үзәге бинасында (Карл Маркс, 41) «Азатлык» берлегенең "ФИКЕР" клубы эшләп килә. Анда татар зыялылары белән очрашулар уза. Клубның тамгасы Алтын Урда чорын чагылдыра. Ветеран Әлфия Бәширова моны зур алгарыш дип атады. Чөнки Алтын Урда чоры — татарның алтын гасыры милләтне берләштереп тора. Моннан 20 ел элек мондый бердәмлек булмаган.

Әлфия Бәширова «Азатлык» яшьләренә дин белән милләтне бергә алып барырга киңәш итте. Дин бетсә, милләт, милләт бетсә, дин югала, ди ул.

«Азатлык» ветераны Марат Килде бүгенге яшьләргә авыр вәзгыять эләгүен искә алды. — Элек бөтен кеше дә күтәрелеш чоры кичерде. Шуңа безгә җиңел булды. Без шул дулкында югалып та калдык. Ә сезгә вәзгыятьнең киресе эләкте. Сезгә авыр булачак. Бүген бөтен татар тормышына басым бара. Бердәнбер юл — ул мәгърифәт -, диде Марат Килде.

Дин эшлеклесе Вәлиулли Ягъкуб исә хәзер яшьләргә мөмкинлекләр зуррак дип саный. — Элек урамда татарча сөйләшкән өчен ябырылалар иде. Хәзер мондый хәлләр күзтелми. Безгә мавыктыргыч мәдәният тудырып, татарны җәлеп итәргә кирәк. Татар идеясен без булдыра алабыз. Моны Казан эчендә эшләп була -, диде Вәлиулли Ягъкуб.

«Азатлык» юбилеена Самардан арлык килгән, өлкәдәге «Туган тел» оешмасы рәисе Фәрхат Мәхмүтев яшьләргә татар яшьләре форумы тирәсендә тупланарга тәкдим итте.

Яшьләр дә, өлкәннәр дә ике буыннны берләштергән очрашуларны ешрак оештырырга, киңәшеп хәрәкәт итәргә килеште.

“Азатлык” Татар Яшьләре Берлегенең 20 еллык юбилейын үткәрү турында белдермә өчен "ТАТАР ЗАМАНЫ" сайтына рәхмәтебез.
http://www.tatartime.com/?p=1090

Комментариев нет: