понедельник, 26 сентября 2011 г.

Зәки Зәйнуллин: “Путин Татарстанны бетерәчәк”


Татарстан җәмәгатьчелеге Владимир Путинның президент булырга җыенуын шатланып каршы алмады. Уртак фикер мондыйрак: Путинның президент булуы татар һәм Татарстан өчен куркыныч.

Путин кабат Кремльгә кайтырга әзерләнә
Шимбә көнне “Бердәм Русия” партиясе корылтаенда президент Дмитрий Медведев Путинга президент сайлавында теләктәшлек күрсәтергә, Путин Медведевне хөкүмәт башлыгы итәргә чакырды.
Ягъни Путинның президент булачагы ачыкланды. Алай гына да түгел, Путин алтышар елдан ике мөддәт президент була калса, Русиядә 2024 елга кадәр Путин идарә итәчәк.

Фәндәс Сафиуллин: “Русиядә президентны ике кеше генә сайлый”
Дәүләт Шурасы һәм Дәүләт Думасының элекке депутаты Фәндәс Сафиуллин Путин белән Медведев адымнарын клоун чыгышлары – клоунада белән чагыштыра.
“Безнең илдә сайлауда ике кеше генә сайлый. Аның берсе – Путин, икенчесе – Медведев. Алар барысын да үзара хәл иткән, зал шуңа торып кул чапты. Башкаларның президент булырга теләве тамашаны тулыландыру өчен кирәк. Клоуннар бит берәү генә чыкмый. Бәлки, халыктан шулай көләләрдер?”, ди Фәндәс Сафиуллин.
Аксакал сәясәтче фикеренчә, сайлауда “Бердәм Русия” партиясе өчен милләтне, республиканы бетерергә теләүчеләр генә тавыш бирә ала.

Зәки Зәйнуллин: “Путин иң башта Татарстанны бетерәчәк”
Язучы, җәмәгать эшлеклесе Зәки Зәйнуллин исә Путинның президент булуы Русия өчен катастрофа белән тәмамланачагын кисәтә. Аның фикеренчә, Владимир Путин иң башта оппозицияне юк итәчәк.
“Путин Татарстанны бетерәчәк. Шуннан бөек Русияне төзи башлаячак”, ди Зәйнуллин.
Зәки Зәйнуллин, Татарстан җитәкчеләре Путин алдында тезләнер, аңа каршы әйтмәс, дип фаразлый.
“Бәлки, Миңтимер Шәймиев каршы чыгар. Хәер, ул да куркыр. 450 ел буена халыкны бик каты куркырга өйрәттеләр. Шуңа халык күтәрелмәячәк. Бәлки, шул Кавказ Русиядән аерылып куяр, алар сайлауда Путин өчен тавыш бирмәс”, диде “Азатлык”ка Зәки Зәйнуллин.

Галишан Нуриәхмәт: "Путин төрмә режимы урнаштырды"
Күзәтүчеләр Русия җитәкчелегенә Путин килү белән хакимият вертикале урнаштырылу, демократия кысылуга игътибар итте. Путин хакимияттә озак утырган саен һаман да кырыслана барды. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, хәзер Русиядә тәмам диктатура, төрмә режимы урнаштырылды. Әмма татар милли хәрәкәте боларга каршы тора алмый.
“Путин Сталин кебек төрмә режимы ясап ята. Татарстан халкы моңа каршы чыгар иде, әмма халыкны беркем ишетми. Татарстан җитәкчелеге Мәскәүдән билгеләнгәч, каршы тору турында сүз була алмый”, ди Галишан Нуриәхмәт.
Татар яшьләренең милли хәрәкәте дә Путинның президент булырга җыенуын хуплап каршыламый. “Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, Путинның президент булуы – Русиянең бетүе, дип белдерә.
Шулай итеп Татарстандагы татар җәмәгатьчелеге Путинның президент булырга җыенуына каршы. Рәсми хакимият исә әлегә бу турыда фикер белдермәсә дә, моны хупларга мәҗбүр булачак.
http://www.azatliq.org/content/article/24340258.html

Комментариев нет: