пятница, 3 февраля 2012 г.

Тукай теле башка милләтләрдә дә кызыксыну уята


Татар кешесенең рус телен өйрәнүенә исебез дә китми кебек, ә менә башка милләт вәкилләренең ана телебезне үзләштерергә теләвенә битараф калып булмый. Андыйлар бик сирәк очраганга соклануыбыз югары дәрәҗәдәдер инде. Нәкъ менә шундый гаҗәеп кешеләр белән таныш региональ татар «Дуслык» иҗади иҗтимагый оешмасы әгъзалары да.
Башка милләттән булган, әмма татар халкы, теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән кызыксынган бу адәмнәрне “Дуслык” оешмасы президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев үзендә җыеп, телебезне өйрәнүдә ярдәмгә килергә булды. Ул аларга Самара эшмәкәре Ильяс Шәкүров тарафыннан 5000 данә белән бастырган русча-татарча буклет-сүзлекләрне бүләк итте.
Очрашу чәй табыны тирәли үтте. Биредә кунаклар татар телендә әңгәмәләр дә корып карадылар. Шулай ук телләр белүнең әһәмияте, татар теленең төрки телләр дөньясына ачкыч булуы турында да сүз барды.
Соңгы статистик мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә төрки телле халык саны 400 миллионлап булса, татар телендә 7 миллионлап кеше сөйләшә.
– Билгеле, чит телләрнең берсен дә җиңел генә буйсындыру мөмкин түгел. Беренче чиратта теләк кирәк. Теләк булса, тырышлык ничек тә табыла ул, – ди Галина Валентиновна Шубина.
– Чит телләргә хөрмәт белән карарга кирәк, аларның һәркайсы кызыклы, – ди аңа кушылып Светлана Юрьевна Костикова да.

Римма НУРЕТДИНОВА
Дуслык оешмасы

http://www.matbugat.ru/news/?id=5417

Комментариев нет: