пятница, 10 февраля 2012 г.

Болай яшәп булмый


Илдә, тәгаен алганда, Мәскәүдә башланган иҗтимагый-сәяси активлык Казанга, татар мохитенә дә килеп җитте. Һәрхәлдә, күренекле тарихчыбыз Дамир Исхаков­ның “Звезда Поволжья” (19 гыйнвар саны) басылып чыккан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка атап язылган “ачык хаты” шундый тәэсир калдыра. Әлеге уңайдан хат авторына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Дамир әфәнде, хатны үз исемегездән генә язган булсагыз да, табигый килеп чыгар иде. Татарстан, татар җәмәгатьчелегенә Сез болай да кыю, хөр фикерле галим буларак билгеле. “Җә­дитчеләр клубы” берләшмәсе координаторы дигәч, әлеге клуб-берләшмә хакында бераз мәгълүмат бирсәгез иде.

– Әлеге клуб бу көннәрдә генә барлыкка килгән оешма-берләшмә түгел. Татар иҗти­магый үзәге 90 нчы еллар башында үзгәрәк юнәлештә эшли башлагач оешкан иде ул. Аңа элек ТИҮ эшчәнлегендә актив катнашкан шәхесләр, бигрәк тә интеллектуаллар керде. Ул вакыт-вакыт җые­лып килде. Аның составын халыкка игълан итәргә җыенмыйм. Ул кешеләрне күптәннән беләм. Беренче чиратта, алар – аналитиклар. Шуңа кү­рә республикада власть алмашынганда яисә вәзгыять катлауланганда шушылай җые­лып киңәшләшә торган гадә­тебез бар. Клубның үзәген ун-унике кеше тәшкил итә ди­яргә мөмкин. Состав үзгәреп тора. Кеше күп булмаса да, барысы да – йогынтылы шәхесләр. Алар артында торучы башка структуралар да, арабызда интеллектуал булудан тыш, бизнес белән шөгыль­ләнүчеләр, гомумән, төрле дәрәҗә вәкилләре бар. Болар – фикердәшләр, татар милләтен үстерү турында кайгыртучы кешеләр.

– Сез әлеге хатта илдә революция алды вәзгыяте шәйләнә дип язасыз. Бу халәт беренче чиратта ни-нәрсәдә чагыла?

http://www.matbugat.ru/news/?id=5456

Комментариев нет: