четверг, 30 августа 2012 г.

Чаллыда 30 август пикетлары тоткарлау белән тәмамланды

“Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре бу көнне Татарстан суверенлыгы, бәйрәм көн икәнлеген искә төшерү өчен Чаллы урамнарына ялгыз пикетларга чыкты. Ләкин пикетчыларның бер өлешен, шул исәптән Рәфис Кашаповны да полиция алып китте.

Булат Гатин Чаллының “Фидакарьләр аланы”нда пикетта тора, 30 август 2012
Татарстанның суверенлык көнен искә алу, халыкка җиткерү өчен Чаллы “Азатлык” яшьләре бүген дүрт урында ялгыз пикетка чыкты. Берлек әгъзалары әйтүенчә, сәгать унберләрдә башланган пикетлар бер сәгать узар-узмас полиция тарафыннан өзелә.

“Азатлык” мәйданында шигар белән басып торган Гөлназ Габбасованы паспорты юк дигән сылтау белән полиция машинасына озаталар. Югыйсә, аның паспорты янәшәдә генә калган машина эчендә була. Паспортны алып күрсәтергә ирек бирмиләр.

Булат Гатин бу вакытта “Фидакарьләр аланы”нда пикетта була.

Тукай һәйкәле янында шулай ук шигар белән торган Дамир Шәйхетдинне һәм аның янына килгән Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповны да полициягә алып китәләр. Шушы хәбәрне ишеткән башка пикетчылар да урыннарын калдырып, эшнең асылына төшенү өчен полиция бүлегенә барырга мәҗбүр була.

Без тоткарланучыларның бүлектән чыкканын көттек, шигарләрдә ниләр язылганын белдек һәм әңгәмә кордык. “Азатлык” оешмасы идарә әгъзасы Дамир Шәйхетдин шуларны сөйләде:

Дамир Шәйхетдин
​​“Пикетлар канунга туры китереп “Азатлык” мәйданында, Тукай һәйкәле, Фидакарьләр аланы", “Энергетик” мәдәният сарае кырына куелды. Полиция тоткарлавын үзем белән булган очрак буенча гына әйтә алам. Мин басып торган җирдә провокация оештырдылар, ягъни, минем янга икенче бер кеше килеп баскан да, ялгыз пикет канунын бозылган. Монда кеше күп йөри, минем янга килүчеләрне, якынаючыларны таш атып куып булмый бит инде. Ә мин бер үзем басып тордым, шигар дә миндә генә иде.

​Без халыкка Татарстан суверенлыгы көнен искә төшерүне максат итеп куйдык. Татарстан – республика. Шуның белән ул дәүләт булу хокукына ия. Бу статус канун белән ныгытылган. Без һәрвакыт канун нигезендә эшлибез. Ләкин гел безне бу “ызан”нан чыгарырга омтылалар. Бу юлы да полиция хезмәткәрләре минем шигар белән танышты, гаеп тапмадылар. ФСБ килеп аларга күрсәтмә бирә һәм безне алып китәләр. Хәзер полиция ФСБның һәм махсус хезмәтләрнең уенчыгына әйләнде. Бу – тоталитар җәмгыятьләрдә була торган күренеш һәм бик куркыныч”.

Әмирхан Евграфов бу көнне “Энергетик” мәдәният сарае янында пикетта була.
 
Әмирхан Евграфов
​​“Бу урында бу вакытта кеше аз иде. Шуңа тукталышка күтәрелдем. Халыкны бәйрәм белән котлап, шигар белән басып тордым. Кайбер урыс кешеләре “бу бәйрәмне танымыйбыз”, дип узып китте. Татарларның күбесе рухланып, рәхмәт әйтеп киттеләр. Без пикетны канун нигезендә оештырсак та, менә бит бәйләнү җаен тапканнар, фикердәшләрне полициягә алып киткәннәр”, дип нәтиҗә ясый Әмирхан.
 
Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов та полиция кулына ничек эләгүенә аңлатма бирде.
 
Рәфис Кашапов
​​“Миңа бүген телефоннан Тукай һәйкәле янында бер егетнең суверенлык декларациясен искә төшергән шигар тотып басып торуын җиткерделәр. Шуны ишеткәч, үземдә булган листовкаларны алып шунда киттем. Анда Дамир Шәйхетдинне күрдем. Исәнләштек. Кеше күп йөри торган урын буларак, листовкаларны да тарата башладым. ФСБ, полиция кешеләре килеп чыкты. Татарстан бәйрәме көнне Дамир белән икебезне алып киттеләр.

30 август – Татарстанның иң зур бәйрәме. Менә шул көнне “Азатлык” берлегенә, ТИҮгә, милли хәрәкәткә карата провокация оештырдылар. Мәскәүдә, мисал өчен, ялгыз пикетлар оештыручылар янында халык та, журналистлар да көтү белән йөриләр. Аларга беркем тими. Ә биредә мин Дамир Шәйхетдин янына килеп кенә киттем, ФСБ кешесе фотогамы, видеогамы төшергән һәм полициягә хәбәр иткән һәм безне алып киттеләр.

Урыста бер әйтем бар: “Больше трех не собираться.” Путин килгәч, бу чынбарлыкка әйләнде. Әйе, ялгыз пикетта торучы Дамир янына барып, хәл белеп кенә киттем, шуның белән инде полиция өчен җинаятьчегә әйләндем.

30 августта Чаллыда таратылган листовкалар
​​Листовка дигәнем – 1990 елның 30 августында Татарстан дәүләт шурасы тарафыннан республика суверенлыгы турындагы Декларациядән өземтәләр, дәүләтчелекне булдыруга кагылышлы мөһим урыннар күрсәтелгән иде анда. Әлеге Декларация безнең өчен хәзер дә бик кыйммәтле. Ләкин бар җитәкчеләр дә тәва кошлары кебек башларын аска тыктылар һәм бу документны күрергә теләмиләр. Путиннан куркып бер сүз дә әйтә алмыйлар. Хәзер суверенлык турындагы Декларацияне халыкка чыгарудан да куркалар, чөнки диктатура килде. Әлеге документ хакимиятләр өчен куркынычка әйләнде, аны халыктан яшерәләр. Ельцин заманнары узды”, дигән фикерләрен җиткерде Рәфис Кашапов.
  
30 августта полиция кулында булучылар куркып калмауларын, кичке якта тагын пикетлар уздырулары, суверенлык турындагы Декларация язмаларын таратачакларын белдерделәр. http://www.azatliq.org/content/article/24693149.html

Комментариев нет: