четверг, 23 августа 2012 г.

Чаллы активистлары балалар бакчасында татар теле югалуга борчыла

23 август көнне иртәнге якта Чаллы “Азатлык” оешмасы яшьләре кабат урамга чыкты. Бу юлы ялгыз пикет балалар бакчасы каршында үтте.

Булат Гатин
      
Әлеге берлек вәкилләренең мондый чаралары соңгы тапкыр Түбән Камада тоткарлаулар белән узган иде. Яшьләр ялгыз пикетлар үткәрү өчен хакимияттән рөхсәт алу кирәк түгел, органнарны искәртү зарурлыгы да юк, дигән фикер белән эш итте. “Азатлык”лар бу юнәлештә эшләрен дәвам итә һәм бу юлы алар шәһәрнең балалар бакчалары идарәсен сайлады.

Шушы идарә янына иртәнге сәгать җидедән “Азатлык”ның Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих, берлек әгъзасы Булат Гатин чыгып басалар һәм пикетны бер сәгатьтән төгәллиләр. Ни өчен иртәнге якта дигән сорауга җавап мондый - бу вакыттан башлап сәгать сигезгә кадәр балалар бакчалары идарәсе хезмәткәрләре, җитәкчеләре эшкә килә. Пикетчылар фикеренчә, хезмәткәрләр язылган шигарләрне күрмәмешкә, укымаганга салышуны кулай күрәләр.
 
Булат Гатин кулындагы шигардә Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның зарлы сүзләре китерелгән. “Минем кече улым балалар бакчасына йөри башлагач, татарча бөтенләй сөйләшми башлады. Татар телен начар өйрәтәләр” диелә анда.
 
“Интернетта президентыбыз сүзләрен укыдым да, үземнең гаиләдәге балалар белән шундый ук хәл икәнен күрдем һәм күп татарларның шул вазгыятькә дучар булуына төшендем. Бу проблемга халык игътибарын җәлеп итү өчен шушы идарә каршына басып, Миңнеханов сүзләре мисал итеп китерелгән шигарне күтәрдем. Балалар бакчаларында татар телен “үтерәләр” дип санамыйм, ләкин тиешле игътибар бирелми. Бакчаларда татар мохите бозыла. Татар төркемнәре бар, ләкин милли рух юк. Бер-ике татарча белмәгән бала бар дип урысча аралашуны өстен күрәләр. Бу дөрес түгел. Бала телне бик тиз өйрәнә, ул бер-ике атна эчендә татар теленә кереп китәчәк. Шул юл белән без телне сакларга, үстерергә тиеш”, диде безнең белән булган әңгәмә барышында Булат Гатин.
 
Илмир Салих
​​​​“Минем шигардәге “Татар тәрбиячеләренең татарча тәрбия дәрәҗәсе буенча һәр елны аттестация узуын таләп итәбез” дигән сүзләр белән мин татар төркеменә эшкә килүчеләрнең сынау бирергә тиешлеген әйтергә телим. Аларның тәрбия бирерлек дәрәҗәсе булсын. Әлегә аларның дәрәҗәсе татар телен белүгә генә кайтып кала. Бу гына аз.

Быелның 1 сентябреннән менә мондый юнәлештә эш башлана, бала бакчадан киткәндә 168 татар сүзен белергә тиеш. Ә бу сүзләр бик кыска һәм алар урыс балаларына гына аталгандыр, әмма татар төркемнәре өчен бик чикләнгән. Әлеге сүзләр исемлеге татар балаларының хокукларын кыса да, кимсетә дә дияргә була. Рәсми мәгълүматлар буенча Чаллыда 50%тан артык татар баласы ана телендә тәрбияләнә. Гамәлдә алай түгел. Хәтта татар төркемнәрендәге тәрбиячеләр дә үзара урысча гына аралаша. Бүген идарәгә эшкә килүче хезмәткәрләр шигарне күрделәр, укыдылар, ләкин сүз әйтүче булмады. Күбесе күрмәмешкә салынып узып китте”, дип күзәтүләре белән уртаклашты Илмир Салих.
 
Бу пикеттан соң Булат Гатин һәм Илмир Салих татар телен яхшырту буенча мөрәҗәгать таратуларын да әйттеләр. Әлеге мөрәҗәгать шәһәр хакиме Васыйл Шәйхразиевка, башкарма комитет рәисе Фәрхад Латыйповка, мәгариф идарәсе башлыгы Рамил Хәлимовка һәм мәктәпкәчә белем, тәрбия бирү идарәсе башлыгы Винер Харисовка юлланган. Анда Татарстан Конституциясе нигезендә республикада татар һәм урыс телләренең тигез хокукка ия булуларына басым ясалган.

Комментариев нет: