суббота, 4 августа 2012 г.

Заявление Милли Меджлиса татарского народа. РУКОВОДСТВО, ВЫСТУПАЮЩЕЕ ПРОТИВ СВОЕГО НАРОДА, ДОЛЖНО УЙТИ!Татар халкының Милли Мәҗлес белдерүе. Халыкка каршы эшләүчеләр китәргә тиеш!

            3 августа 2012 года в Кзани прошла чрезвычайная сессия Госсовета Татарстана. На этой сессии рассматривался вопрос о сложившейся ситуации в республике Татарстан в связи с покушениями на сотрудников муфтията, которые имели место 19 июля этого года.
            Сессия от начала до конца напрямую транслировалась по каналу ТНВ. Но это чрезвычайное заседание народных избранников не оправдало ожиданий татарского народа, и войдет в историю татарского парламентаризма, как позорное сборище предателей народа. Ни один депутат, ни один выступающий на протяжении всего заседания не выступил в защиту сотен невинных мусульман-татар, брошенных в тюрьмы. Напротив, их яростно обзывали «экстремистами», «салафитами», и другими обидными прозвищами, с трибун их наперебой обвиняли во всех грехах и призывали бить еще сильнее. На это зрелище было стыдно смотреть. Руководство Татарстана, члены правительства, депутаты, писатели вместо того, чтобы мудро и спокойно разобраться в сути вопроса и встать на защиту своего народа, не задумываясь, встали на сторону Москвы и единогласно поверили в лживые обвинения в адрес своих собратьев. Таким образом, сначала руководство Духовного Управления, а вслед за ними руководство Татарстана, а так же народные депутаты открыто приняли участие в кровавой драме, инсценированной Москвой, и пошли против интересов собственного народа, предав и татарский народ и религию ислам. Поэтому, можно с уверенностью сказать, что все присутствующие на этой позорной сессии провалили экзамен на совесть, экзамен на порядочность.
            Мы не сомневаемся, что трагические события, произошедшие 19 июля 2012 года, были организованы самими московскими чекистами. Им нужен был повод для начатия массовых арестов мирных мусульман. Они сами же цинично убрали ставшего ненужным, но верного служившего им Венеруллу Якупова. Возможно в этом спектакле попросили поучаствовать и предателей-татар типа нынешнего муфтия, ведь и актерский опыт у него имеется. Вот теперь под предлогом расследования покушения на одного муфтия-актера страдают сотни истинно верующих, идут обыски, аресты в домах, медресе, офисах. Начали преследовать даже тех, кто осмеливается встать на защиту гонимых. 3 августа 2012 года председатель Милли Меджлиса татарского народа Фаузия Байрамова и председатель отделения ТОЦ г. Набережных Челнов Рафис Кашапов были вызваны в прокуратуру. Им вынесли предупреждение, что в случае их дальнейшего участия в митингах и пикетах в защиту мусульман, они будут привлечены к ответственности. Такое же предупреждение получил за день до этого и председатель молодежной организации «Азатлык» Наиль Набиуллин.
            Госсовет, прекрасно осведомленный о последних событиях в Татарстане, просто равнодушно закрыл глаза на трагедию собственного народа. Ни один депутат в священный месяц Рамазан не произнес ни единого слова в поддержку своих соплеменников-мусульман, томящихся в российских тюрьмах и просящих о помощи. Таким образом, они стали соучастниками анти-исламских репрессий и даже их пропагандистами. Как они будут отвечать перед Аллахом на судном дне за этот свой предательский поступок? Кем они войдут в историю татарского народа? Кровавые репрессии 37 года начались именно из-за предательства вот таких вот людей, которые сами вскоре стали жертвами своего предательства. Да, сегодня арестовывают и пытают мусульман, но завтра дойдет очередь и до самих продажных, трусливых, пресмыкающихся перед московскими властями, татарских чиновников. Пусть не думают, что, проголосовав за ужесточение мер против мусульман, они гарантировали себе иммунитет от преследований. Органы безопасности, раз использовав предателей в своих целях, уничтожают их, не задумываясь.
            Президент республики Татарстан Рустем Миниханов, выступая на этой позорной сессии, сказал: «Кто не разделяет нашей идеологии, кто угрожает стабильности в Татарстане – тот наш враг». А врагов уничтожают. Ну что ж, раз он видит в мусульманах своих врагов, он бросает вызов Аллаху. Прославившийся на всю страну своими садистскими инквизициями вице-премьер правительства Татарстана Асгат Сафаров пошел еще дальше и дал категоричный ответ: «Или мы их, или они нас». Эта фраза прозвучала, как приказ уничтожать всех, кто против них. А порядочный человек не может быть на стороне этого коррумпированного бесчеловечного режима. Сафаров фактически отдал приказ уничтожать самых верующих и самых праведных религиозных сынов татарского народа, тех, кто хочет жить по законам Аллаха.
            После таких вот высказываний и репрессивных действий татарстанского руководства, у нас есть полное моральное право высказать свое недоверие руководству, правительству, и Госсовету Татарстана. Ибо все они служат не татарскому народу, а Москве. Вся деятельность этих чиновников направлена против татарского народа, против истинного ислама и истинно верующих. Они открыто выполняют заказы Кремля по расколу татарской нации на «традиционно верующих» и «салафитов». С таким продажным руководством у татарского народа никогда не будет счастливого будущего и независимости. Будущее татарского народа – жить в собственном независимом, демократическом,  татарском государстве, в религии ислам и национальной татарской культуре. Продавшееся Москве, и выполняющее все приказы Кремля, нынешнее татарстанское руководство, не сможет обеспечить татарскому народу будущее, которого он заслуживает. Поэтому все руководство Татарстана должно уйти в отставку!
            - Миниханова, провозгласившего собственный народ своим врагом – в отставку!              - Сафарова, отдавшего приказ уничтожать собственный народ – под суд!
- Госсовет Татарстана, принимающий законы против собственного народа – распустить!
            Татарскому народу придется заново подниматься на борьбу за собственные права - за право иметь собственное независимое государство, за свою веру, за свою культуру, за право говорить на своем родном языке. Российская империя поставила цель уничтожить татар, уничтожить ислам и мусульман. Наша цель – жить; жить по-мусульмански, в своей родной татарской культуре, жить счастливо и независимо, без оглядки на Москву. И мы будем до последнего биться за это богом-данное нам право!
Фаузия Байрамова,
Председатель Милли Меджлиса татарского народа.
4 августа, 2012.

2012 елның 3 августында Казан шәһәрендә Татарстан Дәүләт Советының гадәттә тыш сессиясе булып үтте. Бу сессиядә  19 июльдә мөфтият җитәкчеләренә карата оештырылган һөҗүмнән соң  Татарстанда килеп туган вәзгыять каралды. Сессия башыннан ахырына кадәр ТНВ каналыннан турыдан-туры күрсәтелде. Әмма Дәүләт Советының бу сессиясе халык ышанычын акламады, ул Татарстан өчен хурлык сессиясе булды. Сессиядә бер гаепсезгә төрмәләргә ябылган йөзләгән мөселман-татарны яклап бер сүз дә әйтелмәде, киресенчә, “экстремистлар”, “сәләфитләр” дип, бу хәлләр өчен  мөселманнарның үзләрен гаепләделәр. Татарстан җитәкчеләре, хөкүмәт әгъзалары, депутатлар, мәсьәләнең төбенә төшеп, үз халкын яклыйсы урында, Мәскәү әзерләп биргән ялганны якларга алындылар. Шулай итеп, башта Татарстан Диния нәзарәте җитәкчелеге, алар артыннан Татарстан җитәкчелеге, халык депутатлары да Мәскәү оештырган канлы театрда катнаштылар, милләткә, дингә каршы киттеләр.
   19 июльдә Казанда булган фаҗигале хәлләрне Мәскәү чекистлары үзләре оештырганлыгына безнең шигебез юк. Татарстан мөселманнарына зурдан кубып “ау башлау” өчен аларга бу корбаннар кирәк иде. Алар үзләренә тугры булган Винерулла Якубны кирәге беткәч юк иттеләр, аны тере мишень итеп кулландылар, ә бәлки бу пычрак эштә мөфти кебек татар сатлыкларын да файдаланганнардыр? Хәзер шушыны сәбәп итеп, Татарстанда йөзләгән мөселман-татар кулга алынды, мөселманнарның өйләрендә, мәчет-мәдрәсәләрдә тентү һәм күзәтүләр башланды, аларны яклап чыгучыларны да эзәрлекли башладылар. 3 август көнне татар халкының Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова һәм татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге рәисе Рафис Кашапов Чаллы шәһәре прокуратурасына чакыртылып, кисәтелде, мөселманнарны яклап митинг-пикетлар уздырганнары өчен хөкемгә тартыласылары әйтелде. Шундый ук кисәтүне бер көн алдан Казанда “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Набиуллин да алган иде.
   Шушыларның барысын да белеп торган Дәүләт Советы милләт фаҗигасына күз йомды, халык депутатлары изге Рамазан аенда гаепсезгә төрмәләрдә газап чиккән мөселман-татарларны яклап үз сүзен әйтмәде. Шулай итеп, алар бу репрессияләрне яклаучылар, үзләре дә анда катнашучылар булып чыктылар. Бу хыянәтләре өчен Аллаһ алдында ничек җавап бирерләр, тарих каршында ни дип әйтерләр икән? Канлы 37нче елларны да менә шундый кешеләр барлыкка китерде, әмма ахырда үзләре дә шуның корбаннары булды. Бүген мөселманнарны кулга алалар, эзәрлеклиләр, иртәгә бу  куркак, куштан татар түрәләренә дә чират җитәчәк, чөнки Мәскәү чекистларының, файдаланганнан соң, сатлык җаннарны юк итә торган гадәтләре бар.
   Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, бу хурлыклы сессиядә чыгыш ясап, “Кем безнеңчә идеологиядә түгел, кем Татарстанда тотрыклыкны какшата, алар безнең дошман”, диде. Ә дошманны юк итәләр. Бу очракта дошман итеп мөселманнар күрсәтелде, димәк, аларга карата алып барылган репрессияләргә закон төсе бирелде. Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Әсгат Сәфәров бу янауларда тагы да ары китте: “Я- алар безне, я без – аларны” дип йомгак ясады. Бу – Татарстанда, татар халкының иң тәкъвә, Аллаһ кушканча яшәргә тырышкан иң иманлы ул-кызларын юк итәргә әмер булып яңгырады һәм мөселманнарга каршы алып барылган репрессияләрне тулысынча аклады.
   Шушы хәлләрдән соң, безнең Татарстан Дәүләт Советына, Татарстан хөкүмәтенә, Татарстан җитәкчелегенә ышанмау белдерергә тулы хакыбыз бар. Алар барысы да милләткә түгел, Мәскәүгә хезмәт итәләр,  хак исламга каршы эшлиләр. Татар халкын “традицион исламчыларга” һәм “сәләфитләргә” бүлгәләп, бер-беренә каршы куеп, Мәскәүнең дин дошманнары заказын үтиләр. Татар халкы бу сатлык түрәләр белән бәйсез дә, бәхетле дә була алмый. Милләтнең киләчәге – үз бәйсез демократик дәүләтендә,  ислам әхлагында, мөстәкыйль милли тормышында. Мәскәүгә сатылган бу җитәкчелек аның берсен дә халыкка бирә алмый, шуңа күрә, хакимияттән китәргә тиеш!
    Үз халкын дошман дип атаган Миңнехановны – отставкага!
    Үз халкын юк итәргә әмер биргән Сәфәровны – хөкемгә!
    Үз халкына каршы эшләгән Татарстан Дәүләт Советын  куып таратырга!
    Татар халкына үз бәйсез дәүләтебез, хак динебез, телебез, милли мәктәпләребез, үз хокукларыбыз өчен көрәшне яңа баштан башларга туры киләчәк. Россия империясе, Мәскәү татарны, ислам динен, мөселманнарны юк итү максатын куйды, ә безнең максат – яшәү, мөселман-татар булып, бәйсез һәм бәхетле яшәү! Һәм без моның өчен ахыргача көрәшәчәкбез!

                              Фәүзия Бәйрәмова,
            Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе.

                             2012 ел, 4 август.
  
   

Комментариев нет: