среда, 15 августа 2012 г.

Урамда үткән матбугат очрашуы мәхкәмәгә илтә

Фәүзия Бәйрәмова мәхкәмәгә чакыру кәгазе алган
2 августта Казанның “Болгар” кунакханәсендә планлаштырылган матбугат очрашуы урамда уздырылу сәбәпле анда катнашучыларның кайберләре мәхкәмәгә чакыру алды.

Күпләргә мәгълүм, урам җыеннары канунсыз оештырылган дип табылган очракта җәза куллану, шул исәптән акча түләтү дә шактый кырысланды. Казанда 2 августта уздырылган чарага бәйле рәвештә Вахитов район мәхкәмәсе Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов, Наил Нәбиуллин һәм Рөстәм Сафинга карата тәртип бозу буенча эш кузгатты.

“Без бу көнне тоткарланган мөселманнар вәзгыяте буенча “Болгар” кунакханәсе янында, килгән журналистлар белән матбугат сөйләшүе уздырдык. Ни өчен монда, чөнки алдан сөйләшенгән булса да, безне биредәге матбугат залына кертмәделәр, анда кинәт кенә төзәтү эшләре башланган булып чыкты. Без журналистларның сорауларына кунакханәнең баскыч төбендә җавап бирергә мәҗбүр булдык. Аннан да кудылар. Килгән журналистлар белән вәзгыять хакында якындагы агачлар арасында сөйләшергә мәҗбүр булдык. Мөселманнарны яклау буенча фикерләребезне белдерә алдык. Ләкин моңа хокук саклау оешмалары үзләренчә бәя биргән булып чыкты, урамда узган матбугат очрашуын урам җыенына тиңләгәннәр. Без бу чарага рөхсәт сорарга тиеш булганбыз. Ә без әлеге чара хакында интернеттан укып белеп барган идек. Матбугат очрашуын бина эчендә уздыру турында рөхсәт соралуын да беләм. Нәтиҗәдә менә кулларыбызга мәхкәмәгә чакыру тоттырдылар.

Миңа карата моңа кадәр дә җинаять эшләре кузгатылып торды. Монысы административ, ягъни, тәртип бозган өчен. Әмма хәзер мондый тәртип бозулар өчен зур күләмдә акча түләтүләр каралган. Элек бу очракта мең сум түләтсәләр, хәзер кимендә 30 мең сум, ә оештыручыларга 300 мең сумга кадәр каралган. Канун катыланды һәм бераз уйландыра. Чөнки минем керемем пенсиядән генә тора һәм мондый зур акчалар түләү мөмкинлегем юк. Рәфиснеке дә, башкаларныкы да юк. Әйе, мөселманнарны яклап сүз әйтү кирәк иде, ул чакта акча түләтү турында уйламадык. Хәзер булса да шул ук сүзләрне әйтер идек.

Бу хәлләр башлануга мин Рөстәм Миңнехановка хат яздым. Күз буяу өчен генә хатның дин эшләре комитетына җибәрелүе хакында җавап алдым. Милли Мәҗлес исеменнән күпме мөрәҗәгатьләр җибәрдем, берсе дә басылмады. Шулай итеп мин, башкалар да фикерне урамда әйтергә мәҗбүр булдык. Әгәр безне оештыручылар дип табалар икән, түләтү күләме зур булуы ихтимал. Ә без матбугат конференциясенә килгән идек. Эш анда түгел. Мәхкәмә безне куркыту, башкаларга сабак булсын өчен эшләнә. Мәскәүләрне инде куркыттылар, чөнки анда мондый эшләр күптән бара. 300 мең сум түләтүләрне безнең кебек милләтчеләр, урамга чыгучылар түли алмый. Әмма без бераз халык ярдәменә дә ышанабыз. Бәлки милләттәшләр дә ярдәм кулы сузар, дип өметләнәбез.

Мәхкәмә эшен тиз тоталар. Ул ураза аенда, җомга көн, 17 августта, Казанның Вахитов район мәхкәмәсендә (Груздев урамы, 4-нче йорт) 8-нче бүлмәдә, 14:00дә башлана һәм 15:00дә бетәргә тиеш икән. 15 минут саен 1 кешене хөкем итәргә җыеналар. 15 минут эчендә ничек бер кешене тыңлап аңа хөкем карары чыгарырга мөмкиндер, күз алдына китерүе кыен. Мин, аларның хөкем карарлары инде күптән әзердер, дип уйлыйм. Безне конвейерга керткән кебек кертәчәкләр. Шуңа мин яклаучы да әзерләмәдем. Иншаллаһ, үземне үзем яклармын, кануннарны да өйрәнәм. Тагын басым ясыйм, бу куркыту, халык урамга чыкмасын өчен эшләнә. Ни генә булса да, без татарны, мөселманны яклап сүзебезне әйтәчәкбез, соңгы татар, соңгы мөселман төрмәләрдән чыкканчы каршылык чараларын дәвам итәрбез”, диде Азатлык радиосына Милли Мәҗлес рәисе, язучы һәм тарихчы Фәүзия Бәйрәмова.

Аның әйтүенчә, мәхкәмә эшләре моның белән белән генә бетмәячәк. Чөнки кулга алынган мөселманнарны яклап Чаллыда да 6 август көнне пикет уздырылган иде. Хәзер шушы чара өчен дә җинаять эше кузгатылган һәм оештыручыларны мәхкәмәгә чакырачаклар икән.

Комментариев нет: