суббота, 12 мая 2012 г.

«Мөселман зиратын яптырмыйбыз!»


IMG_1043 Казандагы мөселман зиратын суд аша ябарга телиләр.  Ирек мәйданында Мәрҗани мәчетенә караган мөселман зиратын яптырмауны таләп итеп пикет узды. Каршылык чарасында 100дән артык кеше катнашты.
Эш шунда: Казанның Совет районы прокуратурасы Вахитов районы судына мөселман зираты эшчәнлеген туктату турында гариза биргән. Суд аша зиратны ябарга теләүләре Казан мэриясенең шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Альберт Салихов әтисенең кабер ташына рәсем куярга теләве белән бәйле. Ләкин зират җитәкчелеге моңа рөхсәт бирмәде.
Каршылык чарасында Казан шәһәре мәчетләре имамнары да катнашты. Ләкин җыенда Казан мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин үзе күренмәде. Пикетка җыелган халык хакимият мөселман күмүгә каршылык белдерсә, тора-бара исем кушу, мәҗлесләргә каршы эш башлавыннан курка.

Журналист Илфат Фәйзрахманов




Пикетны оештыручы - "Азатлык" берлеге рәисе Наил Нәбиуллин

Кабан арты мәчете имамы Ринат Габбас










Татар заманы 
 Суд аша зиратны ябарга теләүчеләргә, Яр Чаллы ТИY активистлары hәм мөселманнары кискен ризасызлык белдерәбез, каршылык чарасын яклыйбыз.   ТИY рәисе - Рафис Кашапов. 

Комментариев нет: