Чаллыда “Ак тасма” хәрәкәте вәкилләре бүген Тукай һәйкәле янына тугызынчы кичен килде. Cоңгы көннәрдә һәйкәл янында “И туган тел” көе дә яңгырый башлады. Шулай ук “Тукайны яула” (#ОккупайТукай) дип язылган Тукай сурәтләре дә таратыла.
Сайлаулардагы хәрәмләшүләр уңаеннан оештырылган “Ак тасма” хәрәкәтендә бернинди шигарләр дә, тавыш көчәйткечләр дә, чыгыш ясаучылар да юк. Монда бары тыныч сөйләшүләр, әңгәмәләр уздырыла. Җыелу һәр көнне кичке 18 сәгать 50 минутка билгеләнгән. Тукай һәйкәле янына ял итәргә килүчеләргә, узып баручыларга ак тасмалар, Русия Конституциясе таратыла. Соңгы көннәрдә бу атрибутларга магнитлы Тукай сурәте дә өстәлде. Хәрәкәтне оештыручылар шушы әсбапларны тарату белән бергә, илдәге вазгыятьне дә аңлаталар.
Халык “Ак тасма” чараларына агылып килми. Шулай да соңгы көннәрдә Тукай һәйкәле тирәсендә йөрүчеләр санының артуын күзәтәләр. Кайберләре кызык тамашалар да көтәдер, ләкин тамаша юк. Тамаша булмагач, монда полиция дә юк.
Шушы чараның сигезенче көнендә без Чаллының “Эчке эшләр идарәсе” тукталышы янындагы Тукай һәйкәле янында булдык. Бу көнгә кадәр биредә Чаллы ТИҮе вәкилләре күренгәләп торса, 21 май кичендә алар юк иде. Сәбәбе соңрак аңлашылды: нәкъ шушы вакытта Чаллы ТИҮе Сания Сабитованың ел ашын уздырган. Сания апа вафатына кадәр ару-талуны белмичә, иҗтимагый үзәктә татар мәктәпләре, татар мәгарифе буенча озак еллар эш алып барган иде.
Кайбер төбәкләрдә “ак тасмачылар”ның полиция тарафыннан золым күрүләре хакында да бәян ителә. Чаллыдагы вазгыять нинди? Чараны оештыручыларның берсе Раушан Вәлиуллин шуларны сөйләде:
“Мин бу чара вакытларында Тукай һәйкәле янында полицияне бер генә тапкыр күрдем һәм алар ниндидер салмыш кеше белән әңгәмә алып бардылар, аңа бу тирәдән китәргә тәкъдим иттеләр. Безнең янга килмәделәр. Ләкин полициянең, хакимиятнең әлеге чара хакында мәгълүматлы булуларын беләбез. Безнең чараларга каршы килүчеләр юк. Без Русия Конституциясенең 31нче маддәсенә нигезләнеп эш алып барабыз. Ә бу маддә тыныч җыйналулар хакында.
Без һәр кичтә Тукай һәйкәленә ак тасма эләбез. Икенче кичкә килүгә, бу тасма юкка чыккан була. Без берничә кич дәвамында ак тасманың юкка чыгу сәбәбен аңлау максатыннан күзәтүләр дә оештырдык. Ләкин тасманың юкка чыгуын ачыклый алмадык. Шул нәтиҗәгә килдек: без элгән тасманы иртәнге якта урам себерүчеләр алып ташлыйдыр, чит әйберләрне алып кую аларның бурычларыдыр.
Мин әлегә кадәр коммунистлар фиркасендә яшьләр белән эш алып барам. Ләкин бу чара коммунистлар тарафыннан оештырылмады. Бирегә килүчеләр арасында – күп фикерле халык. Татар, урыс милләтчеләре дә бар. Илдә бүгенге көндә бер дошман бар, ул – сайлауларда хәрәмләшүләр. Без шуңа каршы көрәшеп, халык игътибарын гаделлекккә юнәлтәбез. Биредә уйнаучы музыкантларга килгәндә, алар бу чара хакында интернет сәхифәләреннән белеп килгәннәр. Алар безнең белән бер фикердәге кешеләр”.
Хәрәкәтне оештыручылар “Җәмгыять – хакимиятнең бердәнбер чыганагы, без бер генә фиркане дә якламыйбыз, без азатлык, туганлык, тигезлек төшенчәләрен таратабыз, без бу җыеннардан бернинди керем алмыйбыз” кебек мәгълүматларны да җиткерәләр
.http://www.azatliq.org/content/article/24589488.html

Комментариев нет:
Отправить комментарий