2012 елның 18 маенда Казан шәһәренең Милли Мәдәни Үзәгендә (НКЦ) Татар Язучылары Берлегенең съездыбулачак! Бүгенге көндә язучылар берлегендә 340 тан артык әгъза. Аларның абсолют күпчелеге татар милләтенең бүгенге хәленә битарафлыгын күрсәтәләр: мәйданнарга чыгып милләтне, татар мәктәпләрен, милли мәнфәгатьләрне якламыйлар, хәттә елга бер булсада,ХӘТЕР КӨНЕнә булсада чыкмыйлар. Милләт бетеп барганда дәшмиләр! Дәшмәүләре белән милләтебезне бетерергә ярдәм итәләр! Нигә безгә ул татар диеп үзләрен санап йертүчеләр, язучылар милләтне якламагач?
Шуларны истә тотып, Язучылар берлеге съезды башлануы алдыннан, 2012 елның 18 маенда, Милли Мәдәни Үзәге (НКЦ) каршында иртәнге сагәт 8.00 дә"Азатлык" Татар Яшьләре Берлеге "Язучыларга сүзебез" исемле пикет оештыра! Яшьләрнең язучыларга таләпләре:
- Милли проблемаларны, мәктәпләрне ябылып бетүенә, милли университет, телевидение булмавына - язучылар протест белән чыгарга тиеш!
- Милли мәсьәләләрне бөтен язучылар, бөтен җирдә күтәрергә тиеш!
- Язучылар дәшмәүдән туктарга тиеш!
- Язучылар тел, милләтне яклап урам җыеннарында катнашырга тиеш!
Битараф булмаганнар пикетка килегез! ! !
Комментариев нет:
Отправить комментарий