среда, 21 августа 2013 г.

Президент хатыннары бәхетлеме?


путин

Безнең илебездә түрәләрнең шәхси тормышлары 7 кат бик астында тотыла. Бик сирәк очракта гына ул фаш ителә. Русия Президенты Владимир Путинның хатынына хыянәте, башлыча спортчы Алинә  белән гыйшык уйнавы турында сүзләр булды. Әмма әлеге хәбәрне тараткан газета җитди проблемаларга дучар ителде.
 гаиләсе турында гомергә хәбәрләр аз. Президентларның хатыннары, гадәттә, баш леди буларак, ирләренә ияреп сәфәрләргә чыга, телеэкраннарда күренә. Ә менә Владимир Путинның хәләле  Путина елга 1–2 тапкыр күренеп алса аладыр, анысында да, еш кына ире янәшәсендә түгел. Инде менә алар җәй башында аерылышулары турында белдерделәр. 30 ел бергә яшәп, 2 кыз үстереп, алдагы тормышларын һәркем аерым үтәргә килешкәннәр булып чыкты.  Путина ул чакта бу карарны, үзенең игътибар үзәгендә булырга, сәфәрләрдә самолетларга утырырга яратмавы белән бәйләде. Владимир Путин да хатынының бу карары белән килешүен әйтте.
Инде менә Людмила Путина халык күзеннән тагын югалды. Хәзер кайда ул? Бу сорауга җавапны «Собеседник» журналистлары эзләп караган.
Людмила Путина игътибардан ничек кенә качарга теләмәсен, аның тормышы белән кызыксыначаклар, чөнки БЕРЕНЧЕ ЛЕДИЛАР «ЭЛЕККЕ» БУЛА АЛМЫЙ. Хәтта ул монастырь стеналары артына да кача алмаячак. Халык телендә аның монастырьга качуы турында да хәбәрләр йөри. Бу нисбәттән Псков өлкәсендәге Спас-Елезаров монастырен телгә алалар. «Собеседник» язганнарга ышансаң, әлеге күренекле монастырьда Людмила Путина, чынлап, еш була икән. Әлеге Аллаһ йортына аерым статус, аны реставрацияләүгә 50 млн сум бюджет акчасы сарыф ителү, ә эшнең барышы белән Псков губернаторы үзе идарә итү дә, аңа аерым статус бирә. Моннан тыш Спас-Елезаровога Патриарх Кирилл һәм вице-премьер Жуков 2010нчы елда изге иконаларның берсе – «Спас Вседержитель»не шәхсән үзләре алып килеп тапшырды.
– Путина, билгеле, монастырьда даими яшәми, әмма бик еш килә, – дип сөйли Псков журналисты Олег Дементьев.
Елизаров авылы халкы да үзләренең гади булмаган урында яшәүләрен аңлый, аңа инде аерым сакланучы урын, дип рәсми исем дә тагылган. Монастырь территориясендә коттеджларга охшаган берничә бина бар. Вип-сәяхәтчеләр шунда туктала икән. Дөрес, Людмила Путина үзе патриархның өендә кунак була.
Путинның элеккеге хатыны -кызлар монастыре башлыгы булачак, дигән сүзләр дә йөри. Әмма Псков епархиясендә моны инкарь итәләр.
Людмила Путина, үзе әйтүенә караганда, игътибар үзәгендә булырга яратмавы белән, үзен иҗтимагый-дини эшчәнлектә табарга мөмкин, дип саный сәяси конъюнктура үзәге эксперты Дмитрий Абзалов.
Людмила Мәсәкәүдә Шәхесара коммуникацияләр үзәге кураторы булып эшли. Әмма ул анда соңгы тапкыр март аенда ук, әдәбият премияләрен тапшырганда гына күренгән. Якын киләчәктә дә ул килергә тиешле чаралар планы каралмаган.
«ЭЛЕККЕЛӘР»НЕҢ ТАШЛАМАЛАРЫ ДА ЭЛЕККЕЧӘ
Дәүләтнең беренче ледие отставкада булса да, гомере буенча дәүләт сагында буласы. Дөрес, бу гамәлдәге президент белән аерылуга кагылмый. Хәер, Русия хакимнәре арасында андый очракларның булуы тарихта юк бугай. Бары тик тарихчылар Петр Беренчене генә искә ала.
Бездә президентка гарантияләр турындагы закон бар. Ул үз вазыйфаларын бушатканнар өчен, аларның гаиләләренә дә карый. Тик бу канунда аерылган очракта нишләргә икәнлеге әйтелмәгән. Әйтик, Борис Ельцин гаиләсе әле һаман да дәүләт дачасында яшәп, махсус элемтә, сак, медицина хезмәтеннән дәүләт хисабына файдалана ала. Шулай ук ярдәмчеләр, хезмәтчеләр штаты булдырып, алар өчен аерым бина булдыру, аларны техника, элемтә, мебель белән тәэмин итү дә каралган.
КПРФтан Дәүләт Думасы депутаты Александр Куликов фикеренчә, бу чыгымнар гаять зур. Ул шушы араларда Думага элекке түрәләр өчен өстенлекләргә каршы канун проектын тәкъдим итте.
БАРЫСЫ ДА ЭШЛӘП ТАБЫЛГАНМЫ
Людмила Путина 2013нче елдан пенсиядә. Аның хезмәт стажы, билгеле сәбәпләр аркасында, зур түгел: институт тәмамлагач ул 1 ел ире белән ГДРда эшләгән. Мәгълүм булганча, ул чагында аның ире Владимир Путин разведчик була. 1990нчы елдан 1994кә кадәр Ленинград дәүләт университетында алман теле укыткан. Аннан гаилә «вахта»сы башлана. Узган елгы декларация буенча, Президентның элеккеге хатынының шәхси керемнәре булмаган. Людмила Путина, нәни генә рәсми стажы буенча, бары тик минималь пенсиягә генә өметләнә ала. Русиядә ул бүген 5–6 мең сум, ә Мәскәүдә – 12 мең.
Аның элеккеге ире Владимир Путинның декларациясендә77 кв. метрмәйданлы фатир,1500 кв. мҗир кишәрлеге, 18 метрлы гараж, шулай ук «автопарк»: 2 «Волга», «Нива» һәм автоприцеп күрсәтелгән. Путинның банклардагы хисаплары һәм акцияләре беркайчан да бәян ителмәде. Ләкин алар да гаилә кодексы нигезендә, никах солыхы төзелмәгән очракта, аерылганда урталай бүленә торган мөлкәт исемлегенә керә. Бары тик никахка кадәр табылган милек кенә бүленми. Канунны тулысынча үтәгән очракта, хәтта өйдәге хайваннарны да бүләргә туры килә. Путиннарда алар күп: 4 эт, кәҗә һәм пони. Шунысын искәртик, нәни ат – пони Татарстан Республикасының элекке Президенты Минтимер Шәймиев бүләге. Юрий Лужков истәлеге – кәҗә, мөгаен алар бүләк тәгаенләнгән хуҗа белән калырлар.
Хәзерге вакытта Путин яши торган Яңа-Огареводагы дәүләт дачасы, аңа чикләнмәгән вакытка файдаланырга бирелгән, әмма шәхси мөлкәт статусы аңа юк. Шуңа күрә Людмила аңа өметләнә алмый.
ШӘХСИ ТОРМЫШ СЕРЛЕ
Дөрес, Путиннарның аерылу темасын өстәгеләр төрлечә йомарга тырыша. «Президент шәхси тормышына тыкшынмаска сорады», – дип мөрәҗәгать итте Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларга. «Собеседник» президент хакимиятенә сорау белән дә мөрәҗәгать иткән, ләкин мөрәҗәгать җавапсыз калган. Мөгаен, Людмила Путина ире белән аерылгач та, аның ярдәменнән башка яши алмас. Шуңа күрә, ул шәхси тормышындагы аерылуга китергән төп сәбәпләрне, элекке ире мәнфәгатьләренә зыян салмас өчен, беркайчан да бәян итмәс, дип уйларга кирәк. Киләчәктә дә, бу серле гаиләнең тормышы 7 кат йозак артында калыр. Ләкин, имеш-мимешләргә караганда, аларның тормышы бик баллы булмаган күрәсең. Путин бик кырыс кеше булган. Людмила бик күп җәберләр, кыерсытылулар күргән, дип, кайбер мәгълүмат чаралары да кайсы фаразлап, кайсы Людмила Путинаның танышларына аркаланып, шундый мәгълүмат таратты.
Әлеге теманы өйрәнгәннән соң, бу дөньяда иң кыены Президент кебек югары чин түрә хатыннарына туры килә дигән фикер туды миндә. Кая борылса да стена, бар да аквариумдагы балык кебек. Менә шуннан кем бәхетлерәк, дигән сорау туа. Исерек ир белән гомер итеп азапланган хатынмы, әллә Президент хәләлләреме?
P.S. Путинның гыйшык эшләре, Алина Кабаева белән бәйләнешләре турында беренче булып хәбәр тараткан «Московский корреспондент»ны Президент үзе Бульвар газетасы дип атады. Аннан соң озак та үтми, ул ябылды. Алина Путиннан бала да тапты дип чит ил газеталары язып чыкты. Кабаева үзе аны инкарь итеп килә, әмма үзе хыялланган ир кешене табуын яшерми.
Путин шәхси тормышына тыкшынуны өнәми. Әмма моңа карап имеш-мимешләр кимеми. Аларга рәсми җаваплар саран гына бирелә, бирелүен, әмма алар ышандырмый. Димәк, алга таба Путин тормышында үзгәрешләр булу ихтимал, дип фаразларга була. Тик бернәрсәне игътибарга алырга кирәк, Русиядә менталитет үзенчәлекле: илбашларын ялгыз күрергә тырышу сизелә. Моны Горбачевның үтә актив хатыны Раиса Мәгъсумовна белән бәйләп аңлатып була. СССР халкы буш кибет киштәләрен штурмлаганда, акчаларын җуйганда, СССРның беренче ледиы Франция бутикларыннан киенде, сатып алды. Безнең илдә хатын-кыз идарә иткәнне бик өнәп бетермиләр. Горбачев эшенә аның хатыны артык каты тыкшынды. Бәлкем, Путинның бүген дә популяр булуы, абруе артык түбән тәгәрәмәү шуның бер сәбәбедер…
Собеседник, интернет язмаларыннан файдаланып Сәйдулла КУТУШЕВhttp://beznen.ru/basma/2013-33/auto-draft/

Комментариев нет: