вторник, 13 августа 2013 г.

Фәттахов: "Милли белгечләр әзерләү үзәгенең берсе Арчада була"

Татарстан мәгариф министры Энгел Фәттахов яңа уку елы башланыр алдыннан Азатлык сорауларына җавап бирде. 

– Татарстан алдагы уку елын нинди яңалыклар белән башлап җибәрә?

– Һәр яңа уку елына да зур әзерлекләр белән килергә тырышасың, ә бу елга килгәндә бигрәк тә, чөнки бу Русиянең һәм Татарстанның үзенең дә мәгариф кануннары кабул ителгәннән соң безнең беренче уку елы булып тора. 1 сентябрьдән яңа канун кысаларында эшли башлыйбыз.

Икенчедән, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының яңа уку елына тулысынча әзер булуын максат итеп куйдык без. Безнең республиканың уникаль програмы бар. Президент Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе белән биш ел эчендә 800-гә якын мәктәпкә капиталь ремонт үткәрәбез. Бу эшкә ел саен 2,5 миллиард сум акча бирелә. Быел да бу акчалар бирелде, 167 мәктәпне төзекләндерәбез. Аларны 1 сентябрьгә әзерләп бетерәбез. Яңа төзелә торган мәктәп һәм балалар бакчаларын да ачу планлаштырыла.

Мәктәпләр арасында кәгазь тутырып кына үткәрелә торган бәйгеләрне бетерәбез
Быел без күп кенә бәйгеләр дә игълан иттек. Беренчедән, мәктәпләрдә һәм бакчаларда үткәрелгән төзекләндерү эшләренең сыйфатын тикшерәбез. Районнар буйлап сигез комиссия йөреп кайтты, төзекләндерү нәтиҗәләрен тикшерергә күрше районнардан да вәкилләр чакырылды.

Мәктәпләрдә быел да еллык төзекләндерү эшләре башкарылды, аның нәтиҗәләрен тикшерү өчен шулай ук бәйге игълан иттек. Иң әйбәт әзерләнгән мәктәпләргә 1 миллион сум, 800 мең сум, 600 мең сум, 500 мең сум күләмендә кызыксындыру акчалары бирәбез.

– Әле моңа кадәр төзекләндерүне бәйге итеп, нәтиҗәләрне комиссияләр төзеп тикшерү бар идеме?

– Кәгазь тутырып кына үткәрелә торган бәйгеләрне бетерергә дигән фикердә торам мин. Күбрәк урыннарда, мәктәпләрдә булырга, чын хәлне күрергә, белергә һәм шуннан чыгып мәктәпнең эшчәнлегенә нәтиҗә ясарга, бәя бирергә кирәк дип исәплим. Без быел беренче тапкыр республиканың иң әйбәт 100 мәктәбен билгеләдек, аларның рейтингы чыгарылды. Шуның эченнән 30 мөдир белән очрашып сөйләштем, алар безнең укыту һәм тәрбия эшендә иң төп кешеләр.

Президентыбыз тарафыннан башланып киткән тагын ике зур чара бара. Беренчесе аның "Үзең укыган мәктәпкә булыш" дип атала. Җитәкчеләр, көчле генә эшмәкәрләр үзләре укыган мәктәпкә ярдәм итәләр. Бүген ярдәм итүчеләрдән кергән 90 миллион сумга якын акча мәктәпләрне төзекләндерү, җиһазлар алу өчен тотылды инде.

Татарстанда 14 меңләп бала ярдәмгә мохтаҗ
Икенче чарабыз "Мәктәпкә барырга булыш" дип атала. Быел 36 мең 148 бала беренче сыйныфка керә. Аның эченнән алты меңгә якынын ярдәмгә мохтаҗ дип саныйбыз. Тагын икенчедән алып унберенче сыйныфка кадәр сигез меңләп балага ярдәм итәргә кирәк дип планлаштырдык. Бу чара да матур гына башланып китте. Аның беренчесен президент Яшел Үзән шәһәрендә үзе башлап җибәрде.

Быел беренче сентябрьдән барлык мәктәпләрдә бердәм мәктәп киеме булдырырга максат куйдык. Авыррак гаиләләргә бу яктан да ярдәм итәргә булдык.

Башка еллардан аермалы буларак, дәреслекләрне 1 августка кайтарып бетерергә дип бурыч куйган идек. Мин эшли башлагач дәреслекләр белән тэмин итүгә карата шикаятьләр бик күп булды, шуңа күрә бу мәсьәлә алгы планга куелды. Барлык дәреслекләрнең якынча 98 проценты кайтып бетте инде. Калганын да шушы көннәрдә мәктәпләргә китереп бетерербез дибез.

– Бердәм мәктәп киеменә килгәндә, ул барлык мәктәпләр өчен дә Татарстанда тегеләме, әллә һәр мәктәп аны үзе хәл итәме?

– Үзган елның декабрь аеннан ук бу юнәлештә эш башланды. Беренче күргәзмәне гыйнвар аенда үткәргән идек. Аңа республикадагы бөтен сәнәгать ширкәтләре чакырылды. Нинди кием тегәргә һәм аны кем ничек тәкъдим итә ала дигән сорау да куелды. Аннан соң май аенда тагын бер күргәзмә үткәрдек. Безнең  сәнәгать ширкәтләре һәм шул ук вакытта хосусый ширкәтләр дә мәктәп киемнәре белән республиканы тулысынча тәэмин итә. Безнең 365 мең бала укый. Былтыр 23 район бердәм формада йөрде инде.

– Актанышта да, Яшел Үзәндә дә һәм башка районнарда да бер үк төсле һәм тегелештәге кием булачакмы?

– Юк, андый таләп куймыйбыз. Без яңа канун нигезендә Татарстан хөкүмәтенең карарын кабул иттек. Анда бердәм мәктәп киеменә куелган таләпләр күрсәтелгән. Шул таләпләр нигезендә нинди кием икәнен мәктәп үзе билгели. Мәктәп ата-аналардан акча җыеп киемне сатып алмый, ә бу эшне мәктәп коллективы оештыра гына, ата-аналар үзләре сатып ала. Мәктәп аша булса ул, әлеге дә баягы, дөрес булмаган нәрсәләр һәм сүзләр китереп чыгарырга мөмкин.

– Яулык бәйләү мәсьәләсенә килгәндә, соңгы карар ниндиерәк булды?

– Мин аны элек тә әйтеп килдем, Татарстанда яулык бәйләүгә килгәндә проблем юк. Бу хакта үзебезнең мәктәп киеменә карата булган таләпләрдә дә аның дөньяви уку юнәлештә икәнлеге әйтелде. Ә инде, андый балалар бар икән, аннан да кала милли традицияләребез дә бар бит әле, мисал өчен, кызларыбыз ашарга яулык бәйләмичә әзерләми, шунлыктан мәктәп шурасы, мондый очраклар булганда, үзенең уңай фикерен әйтергә тиеш. Хәзер укытучылар коллективы да, җитәкчеләре дә бу мәсьәләгә дөрес карый дип әйтәсем килә.

– Узган ел Татарстанда чыккан дәреслекләрнең чит төбәкләргә барып җитмәү мәсьәләсе дә күтәрелгән иде. Ул ягы җайландымы? Татар теле дәреслекләрен алдыру контрольдәме?

Дәреслекләр белән тәэмин итү бүлеге булдырырга телибез
– Бу җаваплылыкның безнең өстә булуын аңлыйбыз. Төбәкләрне дәреслекләр белән тәэмин итүдә үзебезнең министрлыкта да эшне көчәйтергә дибез. Моның белән шөгыльләнә торган аерым бүлек булдырырга телибез. 13 августка без бөтен төбәкләрдәге татар теле укытучыларын, мәктәп мөдирләрен Татарстанга чакырдык. Аларга уку әсбаплары һәм китаплар биреп җибәрәчәкбез. Башта киңәшмә үткәрәбез, аннан мастер-класслар күрсәтәчәкбез.

Без ел саен төбәкләрдәге бөтен татар теле укытучыларын җыярга һәм алар белән конференция үткәреп башкарылган эшләргә нәтиҗә ясарга, алдагы елларга бурычлар билгеләргә һәм шунда ук кирәкле уку әсбапларын да биреп җибәрергә дигән максат куйдык. Ел дәвамында алар белән элемтәдә торып, кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә телибез.

Аннан да кала, президентыбыз беренче сыйныфка баручы һәр балага Тукайның әсәрләреннән, шигырь һәм әкиятләреннән торган китап бүләк итә. Татарстанда ул 36 меңнән артык балага булса, төбәкләргә 10 меңләп китапны әзерләп куйдык инде. Аны да җибәрәбез, Аллаһ боерса!

– Быел Сезнең карар белән Әгерҗе районындагы Салагыш һәм ул тирәдәге тагын алты мәктәп үзгәртелүдән сакланып калды. Яңа уку елында татар мәктәпләре барсы да ишекләрен ачып җибәрәме? Әллә йөреп уку рәвеше камилләшә барамы?

– Әгерҗедәге мәсьәлә ул аңлашылмаучанлыктан килеп чыккан әйбер булды. Очрашып сөйләштек, андагы бөтен проблемны да хәл иттек дип әйтәсем килә. Киләчәктә дә һәрбер җирдә башлангыч мәктәпләр булырга тиеш. Моны президентыбыз да әйтте. Тормыш урынында гына тормый, безнең иң төп максат – балаларга сыйфатлы белем бирергә һәм аның өчен материал-техник нигез булдырырга тиешбез. Ә иң мөһиме – шуларны балаларга җиткерерлек укытучылар әзерләү. Бу җиңел мәсьәлә түгел. Шуңа күрә бүген терәк мәктәпләр барлыкка китерү эше дә бара.

Ул киләчәккә, без аны бүген үк эшләтеп җибәрүне максат итеп куймыйбыз. Һәр районның мәгарифне үстерүдә үзенең планы булырга һәм шуңа карап, ата-аналар белән киңәшеп, тормыш барышын исәпкә алып, хәл ителергә тиеш. Бөтен җирдә дә чиста терәк мәктәпләр генә булмаска  мөмкин. Терәк мәктәпләрдә бөтен шартлар да тудырылырга, ә иң мөһиме аларда иң әйбәт укытучылар эшләргә тиеш. Монысы тагын да авыррак мәсьәлә.

– Зирәк балалар өчен 10 интернат-гимназия булдырухәлләре ничегрәк?

– Аның концепциясе эшләнеп бетеп килә. Аның берсе –Актанышта, ул инде эшли. Икенчесен Арчада ачарга планлаштырабыз. Арча педагогия көллияте белән берлектә эшләтеп җибәрергә ниятлибез. Республиканың төньяк өлешендәге балалар бакчалары, башлангыч мәктәпләр өчен милли кадрлар әзерләүдә үзәк рәвешендә ясарга планлаштырабыз аны. Республика күләмендәге август киңәшмәсен дә быел шул уңайдан Арчада планлаштырдык. Без, кемнәр балалар бакчасында эшли, башлангыч мәктәпләрдә укыта – алар көллиятләр аша махсус урта белем алу програмын үтәргә тиеш дип саныйбыз. Кирәк икән, алар өчен кыска вакытлы югары белем алу мөмкинлеген дә тудырырга тиешбез.

– Барыбер ул интернат-гимназияләрне ипләп-ипләп унга җиткерергә исәплисезме?

– Әйе, логистиканы карыйбыз, бу юнәлештә республиканы каплап алырга дибез.

– Бүгенге әңгәмә вакытында сез төрледән-төрле грантлар, мәгарифнең хәлен яхшырту өчен төрле проектларны санадыгыз. Бу эшләр Татарстан президенты һәм хөкүмәт теләге белән башкарыламы?

– Безнең 2015 елга кадәр "Киләчәк" дигән мәгарифне үстерү програмы бар. Ел саен аның өчен ике миллиард сумга якын акча бүлеп бирелә. Президент та, әгәр дә республиканың икътисадын алга җибәрик дисәк, төп мәсьәләнең кеше потенциалы булуын күрә. Бигрәк тә үсеп килүче яшь буын, аларга белем бирү һәм тормышта аларны икътисадка яраклы итеп үстерү – ул мәгарифтән тора. Республика җитәкчелеге бөтен көчен реформа ясауга һәм, әйткәнемчә, сыйфатлы белем бирүгә куя.

– Чит илләргә барып белемнәрен арттыручылар быел да булачакмы?

– "Алгарыш" програмы эшләвен дәвам итә, быел да бу эшкә 100 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелде. Укучылар белән элемтәдә тору өчен бу програм белән уку шартларын үзгәрттек. Без техник юнәлештә: физика, математика, медицина, биология, химия фәннәреннән белем алуларын телибез. Аннары чит ил профессорларын бирегә китереп укытуга да квоталар калдырдык. Югары уку йортларын эш бирүчеләр белән бәйләргә тырыштык. Укып кайтканнар республиканың яшәешенә этәргеч бирергә тиеш дигән фикердә без. http://www.azatliq.org/content/article/25072946.html

Комментариев нет: