вторник, 13 августа 2013 г.

«Сәләт» яшьләре Президентны көтә


12 август көнне Биләр шәһәрчегендә татар яшьләренең «Сәләт» халыкара мәгариф форумы башланып китте. Төшкә кадәр тып-тын булган лагерь кичке якка төрле төстәге футболкаларга киенгән, берсеннән-берсе үҗәтрәк егет-кызлар белән тулды.

Хәзерге вакытта «Сәләт»тә 1500 бала ял итә. Тиздән аларның саны 5 меңгә җитәчәк. Араларында Татарстаннан гына түгел, ә чит илләрдән дә килүчеләр бар.

Монда җыелган татар яшьләрен «ял итәргә килә» дип әйтү дөреслеккә туры килеп бетмәс, мөгаен. Аларның төп максаты - башка бер генә уку йортында да таба алмаслык уникаль белемнәр туплау, үз-үзләрен киләчәк тормышка әзерләү, шәхес буларак формалашу. Шуңа күрә, форумны оештыручылар лагерь эшчәнлеген бер генә бала да тик утырмаслык итеп ясарга тырышкан.

«Сәләт» «кайный» башлады

Форумның әле беренче генә көне булуга карамастан, яшьләрнең лагерьга зур әзерлек белән килгәнлеге сизелә. Күбесе әле урнашырга да өлгермәгән, ә инде эшкә дә тотынган, берсеннән-берсе кызыклырак идеяләр тәкъдим итә дә башлаган. Һәрбер алан үз җырларын, девизларын яттан белә. Әлеге текстларны алар бертуктамый кабатлап торырга да риза. Ә иң мөһиме, татарның актив яшьләрен көне буе кыздыручы кояш та, төнге салкын һава да куркытмый - күбесе палаткаларда ай буе яшәргә дә әзер.

Балаларның әйдаманнары, форумның оештыру комитеты белән дә шул ук хәл. Киләсе 5 көндә алар барысы да бары тик «Сәләт» тормышы белән генә яшәячәк. Максатлары исә - бик тиз узып китәчәк бер атна эчендә балаларга мөмкин кадәр күбрәк белем биреп калу.

«Ниһаять, без барыбыз да яңадан «Сәләт»кә кайттык. Күбебез әлеге чараны зур түземсезлек белән ел буе көтә. Барыгызга да берсеннән-берсе кызыклырак, уңышлы көннәр телим. Монда уздырган вакытыгызны файдалы итеп үткәреп, биредә алган барлык белемнәрне киләчәктә кулланырга тырышырсыз, дип ышанам», - дигән үзенең беренче киңәшләрен бирде «Сәләт» лагереның башында торучы Җәүдәт Сөләйманов.

Яшьләрнең Президентка сораулары әзер

Чыннан да, форум әле башланып кына китте. Оештыручылар сүзләренә ышансак, татар яшьләрен алда бик кызыклы, төрле сюрпризларга бай көннәр көтә. Шулай да, бирегә җыелган яшьләрнең иң зур теләге - тизрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу икән.

«Мин быел лагерьда беренче мәртәбә генә. Безнең белән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та очрашачак. Ул безгә үзенең киңәш-теләкләрен генә җиткереп калмыйча, әңгәмә дә корачак дип ышандырдылар. Әлеге көнне зур түземсезлек белән көтәм. Соравым инде әзер», - дип уй-фикерләре белән уртаклаша Лилия.

Булатның да Президентка сораулары байтак җыелган, шуларның кайсысын бирергә икән дип баш вата әлегә ул. «Рөстәм Миңнехановның «Сәләт»кә килүе безнең өчен бик зур вакыйга. Лагерьның һәрбер көне кызык уза, әмма Президент килгән көн иң уңышлы көннәребезнең берсе булачагына шигем юк», - дип сөйли егет.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» яшьләре янына 15 август көнне рәхим итәчәк. Ул яшьләр белән очрашудан кала «Сәләт»нең ирешкән уңышлары турында сөйләүче күргәзмә белән дә танышачак.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: