Тагын 30нчы август җитте, тагын нәрсәнедер бәйрәм итәчәкбез. Тик нинди бәйрәм икәнен генә елдан-ел оныта барабыз. Әйтик, 1990нчы елларда без аны Республика көне, Суверенлык бәйрәме ише сүзләр белән яза идек, иң югары мөнбәрләрдән дә бу сүзләрне әйтүдән курыкмадылар. Ә соңгы 10 елда рәсми матбугатта суверенлык ише сүзне ишетү яки уку мөмкин түгел, түрә-кара «Шәһәр көне», «День города» ише сүзләр сөйли дә, тизрәк бу бәйрәмнән чыгып сызу җаен карый. Качарлык та шул, милләт алдындагы гаепләрен белә бит алар. Асларындагы йомшак кәнәфиләрен, туган-тумача вә бала-чагаларының үзләштергән малын саклап калу өчен, татар халкы мәнфәгатьләре Мәскәү Кремленә ваклап та, күмәртәләп тә (оптом) сатылды. Милли хәрәкәтнең мәйданнарда ач ятып, җәйге челләдә әлсерәп, көзге яңгырда чыланып, кышкы бураннарда күшегеп алган бәйсезлеген, тулы бер милләтнең үз дәүләтен торгызу хыялын алар бер селтәнүдә юкка чыгардылар. Мәскәү белән татар өчен зарарлы кире коллыкка кайту килешүе төзү, референдум нәтиҗәләреннән баш тартудан да зуррак сатлыклык була ала микән?!
Менә хәзер шул түрәләр бу килешүнең әһәмияте, Татарстанның Русия составында чәчәк атуы, толерантлык хакында сөйләп, суверенитет сүзен әйтергә дә куркып яшиләр. Әйтерләр иде, Мәскәү агай кәнәфиләрен тартып алырга, законлы һәм законсыз тупланган милекләренә ревизия ясап, атсыз җәяүлегә калдырырга мөмкин. Берсе «суверенлык» һәм «референдум», «президент сайлауларын кире кайтару» ишерәк сүзләр әйтергә маташып карады, тик ишетергә теләүче генә булмады. Тик каты кычкырып әйтер көчең булмаса, Мәскәү борын астыннан гына үпкәчел мыгырдануны ишетми ул. Ә шәрран ярып кычкырырдай сәяси көч бары халык үзе генә була ала. Аны җыеп, туплап мәйданга чыгару өчен исә милли хәрәкәт кирәк.
Ләкин Татарстан бүген үзе утырган ботакка балта чаба – Татар Иҗтимагый Үзәген таркатырга тели. Инде ничә еллар буе биләп торган, Казанның Карл Маркс урамында урнашкан бинасыннан куып чыгарырга маташалар. Республиканың бүгенге сәяси көченә нигез салган оешмага рәхмәт әйтеп, бераз ярдәм итеп торасы урынга, чираттагы тапкыр 30нчы августны бәйрәм итәр алдыннан (29 августта) бинасын аукционда сатарга карар чыгарганнар. Әле ярый башлары җитеп, сәүдә көнен 20нче сентябрьгә кичектерделәр, алай ук мыскыл итмәделәр. Югыйсә, 30нчы августның бары тик милли хәрәкәт аркасында гына бәйрәм көне булуын аңламыймы соң алар?! Әле бу көнне сәхнәләргә, мөнбәрләргә телеэкраннарга чыгарлар, халыкны бәйрәм белән котларлар, Мәскәүдән урыс эстрадасы йолдызлары мәйданнарда тамаша күрсәтер, салютлар аттырырлар… Бу бәйрәмгә Казан каласы бюджетыннан 10 миллион сум акча да тотыласы дип хәбәр иткән идек газетабызның узгансанында. Ләкин нинди бәйрәм булыр соң ул? Бәйсезлек көненнән «печеп», мескенәйтеп ясалган Шәһәр көнеме?! Белмим, алар нинди көн белән котлар, әмма мин татарны инде алынганннан соң югалтылган «Бәйсезлек көне»н бәйрәм итәргә чакырам.
Әлегә өмет өзелмәгән. Әгәр кемнәрдер милли хәрәкәткә каршы көрәшә икән, димәк әлегә аларны куркытыр сәбәп бар. Килер бер көн, ул көч янә милли байраклар астында ташкын булып урамнарга ыргылыр. Шул көнне көтик, бирешмик, телебезне, динебезне, иманыбызны саклыйк – татар иманын!
Искәндәр СИРАҖИ. http://beznen.ru/basma/2013-34/beyrem-belen-millet/
Комментариев нет:
Отправить комментарий