понедельник, 7 октября 2013 г.

Балтач – 5нче, Теләче – 6нчы

1995-1996 елларда туган егетләр арасында “Татарстан яшьләре” газетасы призларына республика беренчелеге быел Чаллы каласының көрәш мәккәсендә – “Витязь” спорткомплексында үтте. Әйтергә кирәк, турнирның инде үзенең күркәм тарихы бар. Ярышлар 1973 елдан уздырыла башлый. Ул вакытта әле бәйге “Яшь батыр” дип атала һәм анда 14-18 яшьлек егетләр бил алыша. Берничә елдан турнирда катнашучылар ике яшь төркеменә аерылып, кечерәкләр - “Яшь ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”), олыраклар “Татарстан яшьләре” газеталары призлары өчен көрәшә башлый. Кызганыч, бүгенге көндә ошбу газеталар көрәш бәйгеләрен гамәлгә кую һәм типография эшләрен үзләренә алу белән генә чикләнә. “Заманында бүләкләрен дә үзебез ала идек, егетләргә магнитофон, радиоалгыч, хәтта велосипедлар биргән чагыбыз бар иде”, - ди бу уңайдан яшьләр газетасының баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов. Бүгенге көндә милли спорт төребез буенча ярышларның финанс ягын кайгырту тулысынча республиканың татарча көрәш федерациясе җилкәсенә төшә. Җитмешенче еллар башыннан алып ошбу ярышларда күпме яшь җилкенчәкнең көрәшүен инде төгәл генә атап та булмыйдыр, әмма булачак танылган батырларның зур көрәштәге тәүге тапкыр нәкъ биредә чирканчык алулары –бәхәссез. Бүген халык арасында дан казанган пәһлеваннарыбызның зур күпчелеге шушы турнирларда бил ныгыткан, дөньяга танылган. Быелгы турнирны ачу тантанасында танылган тренер Рәкыйп Фәйзуллин юкка гына дөньякүләм дәрәҗәдә танылу алган Айрат Гилаев, Ренат Әхмәтшин, Нәфис Миңнебаев, Илдар Гыйниятуллин, Рамил Хисмәтуллин, Хафиз Вәлиев, Илшат Сибгатуллин кебек көрәшчеләрне дәрәҗәле кунаклар алдына чыгарып бастырмагандыр. Шуның белән ул яшь буынга көрәш, спорт ярдәмендә нинди дәрәҗәләргә ирешеп булачагын күрсәтергә теләде. Пунхан – чемпион! Ошбу турнир – татарча көрәш федерациясе календаренә кертелгән беренче рәсми зур бәйге. Чаллыга килеп теркәлү процедурасы башлану белән үк егетләрнең, тренерларның чын көрәшне сагынулары сизелеп торды. Ярышта 43 командадан барлыгы 340 көрәшче катнашты. Күпчелек районнарда сайлап алу бәйгеләре дә уздырылган. Андыйлар тәүге алышлардан ук лидерлыкка омтыла башлады. Лидерлык дигәннән, ахыр чиктә алдынгылыкка барыбыз да күнеккән, күз уңында тоткан төбәкләр чыкты. Беренче урында – Мамадыш, икенчедә – Чаллы, өченче урында Кукмара көрәшчеләре. Узган ел Алабугада үткән әлеге бәйгедә Теләче һәм Балтач районнары шаккаттырган иде. Газетабызда “Теләче – 21нче, Балтач – 40нчы!” дигән язма репортажым чыккач, бик күпләр миңа бик нык үпкәләп йөрде. Ә менә район җитәкчеләре һәм көрәш өчен җаваплы кешеләре “тәнкыйть – кәнфит түгел”ен аңлап, тиешле нәтиҗәләр ясарга вәгъдә бирделәр. Сүзләрендә торганнар: быел Балтач – 5нче, Теләче 6нчы урында. Әлмәт төбәге дә (4нче урын) акрынлап яшьләр арасындагы лидерларның берсенә әверелеп бара. Биредә балалар белән дә эшлиләр, яшьләрне дә үзләренә тарта алалар, олылар арасында да аларга тиңнәр бик аз. Әлмәтлеләр арасында Пунхан Наджафов дигән... әзәрбәйҗан егете аерылып торды бу юлы. 4 сыйныфтан башлап көрәш белән шөгыльләнгән кап-кара тыгыз бәдәнле егет күпләрне чистага алып салды һәм татар егетләренә ничек көрәшергә тиешлекне күрсәтте. Әлмәтлеләр дигәннән, шушы төбәк өчен бил алышып, бик зур җиңүләргә ирешкән, бер үк вакытта яшьләргә көрәш серләрен өйрәткән Рузил Ганиев та килгән иде Чаллыга. Ә нибары ике көннән ул изге сәфәргә – хаҗга юл алды. Шулай итеп, Әлмәт көрәшчеләре арасында тагын бер хаҗи булачак. Элегрәк Мәккәгә Фәнил Минһаҗев, Айвар Билалов, Зөлфәт Вәлиевлар да барып кайткан иде. Изге юллар сиңа, Рузил! Сирәк була торган хәлләр Башка еллардан аермалы буларак, Чирмешән (19нчы урын) һәм бигрәк тә Чистай (21нче урын) командаларының югарыга үрмәләвен билгеләп үтәргә була. Гадәттә, бу районнарны без иң соңгы урыннарда гына күрә идек. Беренче-икенче әйләнештән ары уза алмаган чистайлыларның бу юлы хәтта бер көмеш призерлары да бар (Раил Заһретдинов). Тагын бер күптән күрелмәгән хәл. Лениногорск шәһәреннән килгән Раушан Яфасов дигән егет тә дүртенче урынга кадәр күтәрелде. Әлеге уңышларны шушы төбәкләрдә республика көрәш федерациясенең филиаллары – җирле федерацияләр эшли башлавы белән аңлатырга була. Күрше Мари Иленнән танылган тренер Илдус абый Гарипов бу юлы бер генә көрәшче алып килгән иде. Әмма Арслан Иванов остазының өметен тулысынча аклый алды: 90 кг.га кадәр үлчәүдә икенче урынны яулады. Афәрин! Ярышларны ачу тантанасында Равил Хәйруллин заманында мастерлык нормасын үтәп тә, ниндидер сәбәпләр белән мактаулы исемне ала алмаган Зәй көрәшчесе Илфат Гадершинга күптән алырга тиеш булган дәрәҗәле таныклыкны тапшырды. Ә инде икенче көнне Илфат абый тагын бер тапкыр шатланды: 65 кг.га кадәр үлчәүдә аның улы Булат чемпион исемен яулады. Яңалык Быелгы бәйгедә берникадәр яңалыклар да бар иде. Әйтик, хөкемдарның теге яки бу карары белән килешмәгән очракта секундантлар келәмгә шакмак бәрә. Бәхәсле момент икән – көрәш туктатыла һәм шунда ук видеодан карала. Гаделлек шунда ук булдырыла. Элек, протестлар язып, көрәш инде узганнан соң гына видеокабатлаулар карап йөрү вакытны шактый ала иде, алай гына да түгел, күп очракта эш хөкемдарларның гаебен яки дөреслеген танудан артмый иде. Дөрес, әлеге яңалыкка күнегергә кирәк булачак. Кайберәүләр элеккечә көрәш соңында гына дөреслек эзләп йөри, ә поезд инде киткән була. Секундантларга да (элеккечә әйтсәк, команда вәкилләренә) игътибарлы булырга кирәк. Беренче чиратта, урыныңа вакытында килеп утыру сорала. Татарча көрәш федерациясе Башкарма директоры Равил Хәйруллин сүзләренә караганда, ошбу алымны алдагы ярышларда да кулланачаклар. Шулай итеп, көрәш сезоны ачык. Чаллы шәһәрендә җиңү яулаган көрәшчеләр декабрь аенда Татарстан җыелмасы составында Россия беренчелегендә катнашачак. Ә инде 18-19 октябрь көннәрендә Казанда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына олылар арасындагы беренче турнир узачак. Чаллыда бил алышкан егетләрнең кайберләрен шунда да күрербез дигән ышаныч бар... Шәхси беренчелектә җиңү яулаучылар: 50 кг.га кадәр: 1) Ришат Камалов (Чаллы-2), 2) Булат Һадиев (Балтач), 3) Алгиз Исмәгыйлев (Актаныш), 4) Илдус Вәлиев (Азнакай) 55 кг.га кадәр: 1) Алмаз Биккинин (Чаллы-2), 2) Ранис Җәббаров (Буа), 3) Айнур Закиров (Әлмәт), 4) Ленар Миңнебаев (Яңа Чишмә) 60 кг.га кадәр: 1) Булат Юнысов (Мамадыш), 2) Илдар Закиров (Идел буе р-ны), 3) Әлмир Шәрәфиев (Чаллы-2), 4) Ирек Әхмәтханов (Балтач) 65 кг.га кадәр: 1) Булат Гадершин (Зәй), 2) Булат Динмөхәммәтов (Түбән Кама), 3) Фирдүс Гаязов (Идел буе районы), 4) Алмаз Мөхәммәдиев (Алабуга) 70 кг.га кадәр: 1) Рафил Низаметдинов (Мамадыш), 2) Эрик Мәхмүтов (Түбән Кама), 3) Рузил Мәрданов (Чаллы - 1), 4) Инсаф Юсупов (Идел буе районы) 75 кг.га кадәр: 1) Пунхан Наджафов (Әлмәт), 2) Инсаф Хисаметдинов (Кукмара), 3) Илназ Камалиев (Теләче), 4) Владислав Адамов (Тукай) 80 кг.га кадәр: 1) Самат Әхмәтҗанов (Биектау), 2) Фаил Хәеретдинов (Мамадыш), 3) Марат Миначев (Буа), 4) Раушан Яфасов (Лениногорск) 90 кг.га кадәр: 1) Ирек Шәяхмәтов (Әлмәт), 2) Арслан Иванов (Мари Иле), 3) Илшат Ситдиков (Минзәлә), 4) Рәмис Мөхәмҗәтдинов (Актаныш) Авыр үлчәү: 1) Ринат Дәүләтшин (Кукмара), 2) Раил Заһретдинов (Чистай), 3) Ильяс Газизуллин (Чаллы-1), 4) Динар Кадыйров (Мөслим) Командалар беренчелеге: 1) Мамадыш, 2) Чаллы-2, 3) Кукмара, 4) Әлмәт, 5) Балтач, 6) Теләче, 7), Чаллы-1, 8) Актаныш, 9) Саба, 10) Идел буе районы, 11) Буа, 12) Минзәлә, 13) Авиатөзелеш-Яңа Савин р-ны, 14) Биектау, 15) Сарман, 16) Түбән Кама, 17) Киров-Мәскәү р-ны, 18) Мөслим, 19) Чирмешән, 20) Яшел Үзән, 21) Чистай, 22) Балык Бистәсе, 23) Апас, 24) Нурлат, 25) Арча, 26) Азнакай, 27) Әтнә, 28) Зәй, 29) Лаеш, 30) Тукай, 31) Алабуга, 32) Кама Тамагы, 33) Әгерҗе, 34) Яңа Чишмә, 35) Питрәч, 36) Әлки, 37) Бөгелмә, 38) Кайбыч, 39) Лениногорск, 40) Ютазы, 41) Чаллы-3, 42) Мари Иле, 43) Киров өлкәсе. Радик САБИРОВ

Комментариев нет: