среда, 9 октября 2013 г.

Хәтер көне

12 октябрьдә, 11:00 сәгатьтә, М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле янәшәсендә Хәтер көне уздырылачак. 1552нче елда Казанны Явыз Иван яулап алган чакта шәһит булган ата-бабаларыбызны искә алу, дога кылу максаты белән оешкан бу чарага шәһәр хакимияте элеккеге урында – Ирек мәйданында уздырырга рөхсәт бирмәгән. Алар чараны Камал театры янында оештырып, урам йөрешен дә Иске Татар бистәсендәге Каюм Насыйри урамына күчерергә тәкъдим иткән. «Азатлык» татар яшьләре берлеге һәм Татар иҗтимагый үзәге моны чираттагы тапкыр кысу һәм, ТИҮ бинасы сатылганнан соң, татар милли хәрәкәтен юкка чыгаруга юнәлдерелгән гамәлләрнең чираттагысы дип бәяли. http://beznen.ru/online/news/heter-kone-5/

Комментариев нет: