четверг, 31 октября 2013 г.

Казан - белем бирү мәсьәләләре буенча фикер алышу мәйданы

1 ноябрь көнне Казанда “Идел буе күпкультуралы мәгариф киңлеге: интеграция юллары һәм формалары” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак. Чараны өч мәйданчыкта – Татарстан Милли китапханәсе, 27нче санлы гимназия һәм Халыклар дуслыгы йортында үткәрү ниятләнә.

Конференциядә катнашучылар заманча белем бирү шартларында киң карашлы шәхес тәрбияләү, күпконфессияле һәм күпмәдәниятле тирәлектә психологик-педагогик белем бирүнең үзенчәлекләре кебек мәсьәләләр буенча фикер алышачак.

Чарада Россия һәм чит ил алдынгы югары уку йортлары мөгаллимнәре, фәнни оешмалар галимнәре, мәктәп, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре педагоглары һәм җитәкчеләре катнаша.

Комментариев нет: