суббота, 5 октября 2013 г.

“Рубин”: рәттән тугызынчы җиңү!

“Рубин” Европа Лигасында рәттән тугызынчы җиңүен яулады. Безнекеләрнең төркемнән чыгачагына шикләнүчеләр калмады бугай. Бельгиянең авыр әйтелешле “Зюлте-Варегем” командасы футбол дөньясына әллә ни таныш түгел. Бу илдәге футбол дигәндә, беренче чиратта, “Андерлехт”, “Брюгге”, “Антверпен”, “Льеж”лар күз алдына килә. Заманында нәкъ менә әлеге клублар белән уйнап, СССР-Россия командалары 22 уенда нибары ун тапкыр отып, тугызында оттырган булган. Бердәнбер тапкыр булса да, “Зюлте-Варегем” белән дә очрашканы бар безнекеләрнең, шуңа да дөньяда әллә ни таныла алмаган клуб Россия спорт җәмәгатьчелегенә таныш. 2006 елда ошбу ярымпрофессиональ команда Мәскәү “Локомотив”ын УЕФА Кубогында ике очрашу нәтиҗәсе буенча отуга ирешкән иде... Әлбәттә, заманында “Локомотив” бу парда фаворит булган кебек, “Рубин”ның да үз көндәшләреннән бер башка өстен икәнлеге ачык иде. Ләкин барыбер “Рубин” – “Зюлте” матчының язмышы өчен бераз борчылырга туры килде. Безнекеләрнең Россия чемпионатында хәлләре ал да гөл түгел шул. Казан командасы әлегә үзебездә унберенче урында гына бара. Иң соңгы баскычта урнашкан “Терек” белән “Анжи”дан (гаҗәеп үзгәреш: әле узган сезонда гына казанлыларның Еврозонага эләгү өчен төп көндәшләре!) 7 очкога гына алда, ә беренче урында баручы “Зенит”тан 13 очкога калыша. Европа Лигасындагы уңышлы чыгыш ясавын истә тотып, кайбер белгечләр “Рубин”ның Россия чемпионатына кул селтәве һәм бары Россия Кубогы белән кыйтга турнирына гына өстенлек бирүе турында сүз алып бара. Ләкин шәхсән үзем әлеге карашны якламыйм, чөнки “Рубин” – ил киңлекләрендә инде шактый танылган, хөрмәт ителгән команда. Ә андыйларның үз чемпионатына төкереп каравы принципта да була алмый. Инанам ки, Казан командасы әле барыбер үз позицияләрен ныгыта алачак. Ике уенда – тугыз туп “Зюлте-Варегем”ны безнекеләр бик җиңел оттылар кебек: 4:0 – “Рубин” файдасына. Әмма бу беренче карашка, исәп буенча гына шулай кебек. Чөнки беренче таймда казанлылар гол кертә алмады. Шул рәвешле, болай да салкын стадионда утырган тамашачы тагын да туңарга мәҗбүр булды. Юк, безнекеләр беренче минуттан башлап көндәшләре капкасына штурмлый башлады. Ләкин бәхет икенче таймда елмайды. Очрашу ахырына Казан командасы инде туп кертергә өлгергән иде. Шунысы үзенчәлекле, әлеге дә баягы ил чемпионатында “Рубин” унбер уенда ун туп кертә алса, кыйтга турнирының соңгы ике очрашуында гына да безнекеләр тугыз туп кертүгә иреште! Шунысы да бар, бу юлы да “Рубин” Европада чыгыш ясаучы башка россиялеләрдән иң уңышлы чыгыш ясаучы булды. Чемпионнар Лигасында “Зенит” “Аустрия”не ота алмады, ЦСКА көчкә-көчкә “Виктория”не отты, Европа Лигасында “Анжи” белән “Кубань” үз көндәшләренә оттырдылар. Алдагы уенны исә “Рубин” 24 октябрьдә уздырачак. Бу юлы инде исәп андый зур булмас дигән фараз бар. Чөнки безнекеләр футболның туган илендә – Англиядә уйнаячак. Җирле чемпионатның икенче дивизионда гына чыгыш ясаса да, “Уиган” – төркемдә казанлыларның иң төп көндәше, дип саный белгечләр. Радик САБИРОВ

Комментариев нет: