четверг, 3 октября 2013 г.

Яр Чаллы шәһәре прокуратурасына Зиннур Әһлиуллинны яклап мөрәҗәгать

Рәсәй дәүләте белән, үз халкын күрә алмаучы, аны һәрдаим җәберләп, котын алып торучы, ризасызлык белдерүчеләрне рәхимсез рәвештә канга батыручы залим патшалар идарә иткәннәр. Тиктомалдан гына Ленин Рәсәйне халыклар төрмәсе диеп атамаган бит инде. 1918 елны Ленин полякларга һәм финнарга халыклар төрмәсеннән чыгарга мөмкинлекләр тудырган. Бүгенгесе көндә Финляндия Европадагы иң алдынгы илләрнең берсе. Рәсәй белән чагыштырыр өчен бер генә сан китерергә була, алардагы айлык пенсия 3 мең евро, безнең акчага күчерсәң 120 мең була. 1990 еллар башында “яңа Рәсәй” яңа кануннар буенча яши башлады. Әмма аңа карап сәясәт уңай якка үзгәрмәде. Дөрес хакимияттәгеләр үз кәнәфиләрендә утырып ныгып киткәнче йомшаграк сәясәт алып барып халык белән уйнап алдылар. Мәсәкәүдә генә түгел Казанда да шундый ук хәлләр күзәтелде. Беркатлы халык аларга ышанып алданды һәм бүгенгесе көндә инде үзенең ярык тагарак янында калганын аңлады. Милләтебез, динебез, телебез өчен җан атып йөрүче, халкыбызның киләчәген кайгыртучы милләтебезнең каһарманнары Фәүзия Бәйрамова, Зиннур Әһлиуллин, Рафис Кашаповларга, мәгънәсез, нигезсез гаепләүләр тагып, аларны хөкем итү юлына бастылар. Татарстан җитәкчелеге бу хәлләрдән хәбәрдар булуга карамастан кыл да кыймылдатмады. Дөрес гакыйдәле, көчле иманлы яшь мөселманнар кара исемлеккә кертелгәннәр, алар даими күзәтү астында, аларны шулай ук нигезсез гаепләүләр зур штрафларга тарталар, шәһәребездән куалар. Бу хәлләрдән соң 20 ләп яшь мөселман гаиләләре һиҗрәт кылды, чит илләргә күчеп китәргә мәҗбүр ителде. 27 сентябрьдә шәһәребезнең “Тәүбә” мәчете янына дистәләгән полиция машиналарына утырып көч структуралары хезмәткәрләре (ФСБ, полиция) килеп җитте. Җомга намазы укырга түгел әлбәттә, дошман эзләргә. Күпчелек мөселманнар мәчеттән чыкканчы ук, листовкалар таратучы берничә “дошманны” алып китүләре мәгълүм булды. Димәк, миллионлаган гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзгән 37 елларның кара шәүләсе әле дә булса баш очларыбызда эленеп тора, халыктан гафу үтенүче дә, тәүбә итүчеләр дә юк. Аллаһы Тәгалә безгә мөселманнар булып берләшеп яшәргә, мөселманнар булып үләргә боерган. Ни кызганыч без һаман бер урында таптанабыз, бер йодрыктай берләшә алмыйбыз. Безнең берләшә алмавыбыздан файдаланып хәкимияттәге карак түрәләребез ярыша-ярыша казна малын, казна акчасын миллионлап кына түгел, миллиардлап урлый бирәләр, үз кануннарына үзләре төкереп тә бирмиләр. Менә ни өчен аларга гаделлеккә нигезләнгән шәригать кануннары да, Аллаһның хак дине Ислам да кирәкми, аларга беркем дә аңламый торган традицион ислам кирәк. Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетен җимерделәр. Казанда Әл Ислах мәчетен җимерделәр, ул мәчетнең имамы Рөстәм Сафин 2 елга төрмәгә озатылды. 15 ел элек булган вакыйганы хәзер чокып чыгарып, аны күтәреп, күпертеп җинаять эше ачу ахмаклык түгелмени? Халыкның түземлеге чиксез түгел, шуны да онытмасагыз иде! Без Чаллы шәһәре прокуратурасына Зиннур Әһлиуллинга карата ачылган җинаять эшенең нигезсез булуы сәбәпле, ул җинаять эшен ябуны таләп итәбез: Мәгъсүмҗан Дүлиев, Гамил Камалетдинов, Гөлфәрия Әхмәдиева, Фәһим Вәлиев, Асия Зиннурова, Мәрзия Шакирова, Исмагыйль Гатин, Локман Хөсәенов, Тәнзилә Яруллина, Сирина Ахунова, Ибраһим Гарипов, Тәнзилә Әхмәдиева, Мисбах Сахабетдинов, Мәрбия Сафина, Рифкат Мифтахутдинов, Магфур Саяхов, Нурия Габдулла, Рөстәм Күзбагаров, Габделбарый Зиннуров, Гөлсара Садыйкова, Каюм Исмәгыйлев, Гөлсем Әхмәдиева, Рәис Зарипов, Римма Закирова, Таһир Абдрашин, Роза Исламова, Мөнир Ситдиков.

Комментариев нет: