вторник, 22 октября 2013 г.

Татарстанда Чыңгыз Айтматовны искә алалар

25–27 октябрьдә республикабызда язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Кыргызстанның халык язучысы Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышланган мәдәни чаралар үтәчәк. Быел күренекле әдипнең тууына 85 ел тула. Шулай ук вафатына да инде 5 ел булды. Бу уңайдан Кыргызстанның Россиядәге вәкиллеге белән берлектә Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылучы илкүләм мәдәни чаралар, әлбәттә, Татарстанны урап уза алмас иде. Мәгълүм булганча, безгә “Беренче укытучы”, “Анам кыры”, “Гасырдан да озын көн”, “Кызыл яулыклы гүзәлкәем” кебек әсәрләре аша яхшы таныш Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә Хәмзә кызының нәсел тамырлары Татарстанның Кукмара районына барып тоташа. Болганчык елларда Айтматовларның гаилә башлыгы репрессияләнгәч, булачак язучының әнисе балаларын кыргыз җиреннән алып китмәве өчен кыргыз халкы аңа бүгенгәчә рәхмәтле. Язмыш кушуымы: гомеренең соңгы көннәрен Чыңгыз Айтматов татар бабалары җирендә үткәрде. Язучы турында документаль фильм төшерү максатында “Россия” телеканалының иҗат төркеме Чыңгыз Айтматов белән 2008 елның 15 маенда өч көнгә дип Татарстанга килеп төшкән иде. Ләкин 79 яшьлек әдипнең сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, ул Казанда хастаханәгә эләкте, аннан соң аны Германиягә озаттылар. Язучы Нюрнберг шәһәрендәге хастаханәдә 10 июньдә бакыйлыкка күчте. 14 июньдә Чыңгыз Айтматовны Кыргызстанның Бишкәк шәһәрендәге “Ата-Бәит” тарихи-мемориал комплексында җирләделәр. 2010 елда Казандагы урамнарның берсенә Чыңгыз Айтматов исеме бирелде. Әйтергә кирәк, башкалабызда оештырылучы мәдәни чараларда Россия һәм Кыргызстаннан күпсанлы кунаклар катнашыр дип көтелә. Шулай итеп, 25 октябрьдә Казан федераль университетында “Чыңгыз Айтматов һәм төрки халыклар әдәбияты” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция оештырыла. 26 октябрьдә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында кыргыз фоторәссамнарының “Чыңгыз Айтматов галәме” дип аталган күргәзмәсе ачылачак. Биредә шулай ук кыргыз диаспорасы белән очрашу да каралган. Шул ук көнне Татарстан Милли китапханәсендә “Халыкның рухи терәге” исемле китап күргәзмәсе һәм республика мәдәният һәм сәнгать әһелләренең, галимнәрнең иҗади җыены үтәчәк. Бу кичтә Казанның “Мир” кинотеатрында Чыңгыз Айтматов әсәрләре буенча төшерелгән нәфис фильмнар күрсәтергә җыеналар. 27 октябрь, якшәмбе көнне, юбилей кунаклары Чыңгыз Айтматовның татар ватаны –Кукмара районына юл тотачак. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Кукмараның 1нче гимназиясе Чыңгыз Айтматов исемен йөртә. Язучының юбилее уңаеннан җирле телеканаллар да якын арада тамашачылар игътибарына Чыңгыз Айтматов иҗатына багышланган документаль фильмнар тәкъдим итәргә ниятли, ә декабрьдә республика мәктәпләрендә тематик дәресләр үткәрелер дип көтелә, чөнки 12 декабрь – Чыңгыз Айтматовның туган көне. Лилия ГАДЕЛШИНА

Комментариев нет: