среда, 4 июля 2012 г.

Вандаллык төзәтелми


SONY DSC 
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ПРОКУРОРЫ К.Ф. ӘМИРОВКА
шикаять
Репрессия корбаннарына атап куелган, Черек күлдә (Дзержинский урамы) урнашкан һәйкәл янында 2012 елның 18 маенда Бөтентатар иҗтимагый үзәге матәм җыены үткәрде. Бу чараны үткәргәндә һәйкәлнең бер өлеше җимерелгәненә игътибар иттек. Һәйкәлгә язылган КИЧЕР хәрефләре умырылып алынган, алар урынына җимерек тишекләр калган. Бу вәһшилекне кайчан кылганнардыр, белмибез, ләкин хокук саклаучылар бу җинаятькә битараф, шәһәр хакимияте һәйкәлне торгызырга ашыкмый. 2012 елның 23 маенда Шәһәр Думасы топонимика комиссиясенең утырышында бу мәсъәләне хәл итербез дип, вәгъдә ителгән иде. Бу һәйкәлгә өч телдә (татарча, русча, инглизча) КИЧЕР дип язылган. Татарча язманы җимерү татар халкын, тарихын мыскыл итә, халыклар арасында дошманлык уятуны һәм милләтара ызгыш тудыруны максат итеп куя.
Язылганнардан чыгып бу җинаятьне кылган шәхесләргә карата тарихи һәйкәлгә каршы вәхшилек эшләгән һәм усал нияттән чыгып халык арасында дошманлык уятырга һәм милләтара ызгыш тудырырга тырышканы өчен РФ Җинаять Кодексының 282 маддәсе 2 бүлеге «в» пункты нигезендә җинаять эше кузгатуны, Казан Башкарма комитетыннан үз вазифасын онытмыйча һәйкәлне торгызуын таләп итүегезне сорыйбыз.
 Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы.
 Казан шәһәре. 27 июнь 2012 ел.

Комментариев нет: