вторник, 6 августа 2013 г.

Милли Йортка кагылмагыз! Татар халкына һәм Татарстан Президентына мөрәҗәгать Бу көннәрдә милли җәмәгатьчелек борчулы


Бу көннәрдә милли җәмәгатьчелек борчулы хәбәр алды – Казан шәһәрендә Татар иҗтимагый үзәге урнашкан бина сатуга куелган булып чыкты, башлангыч бәя 11 миллион 624 мең сум итеп билгеләнгән, аукцион 29 августта узачак. Татар иҗтимагый үзәге җитәкчелеге дә, бу бинада эшләп килгән башка милли оешмалар да бу хакта матбугат чаралары аша гына белделәр, аларга бинаның сатылачагы турында рәсми хәбәр итүче булмады. ТИҮ бинасы Казан шәһәренең милли-мәдәни үзәге балансында торса да, алар да милләтчеләрне бинаның сатылачагы турында кисәтмәгәннәр. Шулай итеп, менә инде 25 ел буе Татарстанның бәйсезлеге өчен, татар милләтенең киләчәге, теле, дине, тарихы, милләт һәм кеше хокуклары өчен җан атып көрәшеп йөргән милли оешмалар үзләре бүген-иртәгә урамда калырга мөмкиннәр.

Татар иҗтимагый үзәге Карл Маркс исемендәге урамдагы 41/13 йорттагы бу бинасына 1996 елны, элеккеге бинасыннан суд белән чыгарганнан соң урнашкан иде, бу бина Марат Мөлеков, Вафирә Гыйззәтуллина, Юныс Камалетдиновларның якты истәлеген саклый. Татар иҗтимагый үзәге үз янына урамда калган бөтен татар оешмаларын – Милли Мәҗлесне, “Иттифак” партиясен, “Азатлык” татар яшьләре берлеген, “Качаклар” һәм “Идел-Урал халыклары” оешмаларын, “Фикер” һәм “Шәрык” клубларын да сыендырды. Татар милләтчеләре бер байрак астында Хәтер һәм Бәйсезлек көннәрен, шигырь бәйрәмнәрен, Татарстанны, татар милләтен яклап, йөзләгән митинг-пикетларын уздырдылар, корылтай һәм фәнни конференцияләр җыйдылар, тарихи мөрәҗәгатьләр һәм белдерүләр кабул иттеләр, язучылар, сәнгатькәрләр, дин әһелләре һәм галимнәр белән очрашулар оештырдылар, китап презентацияләре уздырдылар, милли һәм дини бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үттеләр.

Татар иҗтимагый үзәгенең бу бинасы Казан шәһәре өчен генә түгел, бөтен дөнья татарлары өчен дә Төп Милли Йорт булып торды, анда чит илләрдән килгән татарларны да, Татарстан һәм Россия авыл-шәһәрләреннән килгән милләттәшләрне дә еш очратырга мөмкин иде. Алар Татар иҗтимагый үзәгенә гөзер белән, үз проблемаларын хәл итәргә дә килделәр, төрле милли чаралар вакытында Казан милләтчеләре белән бер байрак астына да бастылар. Татар иҗтимагый үзәге бирегә килүчеләргә кочак-кочак китап, газеталар биреп чыгарды, ул милли пропаганда буенча штаб ролен үтәп килде. Ул киләчәктә татар милли хәрәкәте – “Азатлык” музее булып та кала ала иде.

Татар иҗтимагый үзәгенең, милли оешмаларның төп бурычы – Татарстанның дәүләт бәйсезлеге, тел, дин һәм кеше хокуклары өчен көрәш булды һәм ул милли бәйсезлек позициясеннән бер адым да артка чигенмәде. Татарстан җитәкчелеге бу көрәш кырыннан читкә киткәч һәм милләтчеләр яулап алып биргән азатлыкны империя аяк астына салгач, татар оешмалары милли хокуклар өчен тиңсез көрәштә Мәскәүгә һәм урыс шовинистларына каршы ялгызлары калдылар. Шуңа карамастан, карлы-бозлы яңгырларда да, зәмһәрир суыкларда да, җәйге челләләрдә дә, суд залларында һәм мәйданнарда да, матбугат чараларында да Татар иҗтимагый үзәге, милли оешмалар Татарстанны, татар халкын яклап, үз сүзен әйтте, милләт өчен амбразурага ташланды, аларның бу фидакарьлекләре мәңге онытылмас!

Бу милли һәм сәяси активлыгы өчен Татар иҗтимагый үзәген һәм башка милли оешмаларны туктаусыз эзәрлекләп тордылар, хөкем каршына бастырдылар, зур-зур штрафлар салдылар, аларны төрлечә җәзалау юлларын уйлап таптылар. Татар иҗтимагый үзәге рәисе, заманында үзе дә судья булып эшләгән Галишан Нуриәхмәтне гомерлек ташламаларыннан һәм өстәмә пенсиясеннән мәхрүм иттеләр, Зәки Зәйнуллинга каршы җинаять эше ачтылар, “Азатлык” татар яшьләре берлеге Наил Набиуллинны даими рәвештә хөкем итеп, штрафка тартып торалар һәм эзәрлеклиләр, милли хәрәкәтнең алгы сафларында барган Фәүзия Бәйрәмова һәм Рафис Кашаповны җинаятьче дип хөкем иттеләр, Тәлгать Әхмәдишин, Зиннур Әһлиуллин, Дамир Шәйхетдиннәрне төрлечә җазаларга тарттылар, аларның барысын да һаман эзәрлеклиләр. Боларның барысының да артында Россия һәм Татарстанның көч күрсәтү оешмалары – ФСБ, полиция, прокуратура һәм судлар тора. Татарстан җитәкчеләре, хокук саклау оешмаларының татар милләтчеләренә карата шушы гаделсез һәм мәкерле эшләрен белеп торса да, аларны яклап, үз сүзен әйтми, милли оешмаларны империя шакалларыннан өзгәләргә ирек куя. Әмма Мәскәүнең бу һөҗүме татар оешмаларын тар-мар итү белән генә бетмәячәк бит, татар милләтчеләрен юк иткәннән соң, Татарстанның үзенә, аның җитәкчеләренә, татар халкына да чират җитәячәк, ул чагында милләт өчен утка керергә кеше дә калмаячак...

Татар иҗтимагый үзәге һәм башка милли оешмалар урнашкан бинаны сатуга куюны без Татарстанны һәм татар халкын сатуга кую белән бәрабәр итеп күрәбез, чөнки аның нәтиҗәсе шул булачак. Бүген татар милләтчеләре урамда сукбай хәлендә калса, иртәгә татар халкын да шул хәл көтәргә мөмкин. Шул фаҗига булмасын өчен, без бөтен милләттәшләребезгә - баена-ярлысына, галименә-эшчесенә, язучысына һәм укучысына, монда яшәүчеләренә һәм чит илдәгеләренә, түрәсенә-гади кешесенә, президентларга, сәясәтчеләргә, депутатларга, министрларга, эшмәкәрләргә, авыл халкына, дин әһелләренә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез – татар милләтчеләре урнашкан Төп Милли Йортны сатарга ирек бирмәгез! Инде сатылган очракта да, аны Татар иҗтимагый үзәгенә һәм башка милли оешмалаларга алып бирергә ярдәм итегез! “Ил төкерсә, күл була”, ди, безгә дә хәзер сезнең ярдәм кирәк, милләттәшләр, бик кирәк! Казан уртасында бер йортта булса да милли байрак җилфердәсен, бер йортта булса да милләт өчен көрәшчеләр җыела алсын, бер йортта булса да милли бәйсезлек буенча мөһим карарлар кабул ителсен өчен, безгә бүген милләтнең ярдәме кирәк!

Татар халкы! Синең өчен җан аткан, бернигә карамый көрәшен дәвам иткән, милләт өчен үләргә дә әзер булган милли көрәшчеләрне авыр вакытта ялгыз калдырма, ярдәм ит, алар белән бер сафта бул! Без шулай итеп кенә бер-беребезне, Татарстанны, милләтебезне, телебезне һәм динебезне саклап кала алачакбыз!


Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы

“Азатлык” Татар яшьләре берлеге

5.08.2013
Хәтер көне. Казан. 2012 ел, 13 октябрь.
Хәтер көне. Казан. 2012 ел, 13 октябрь.
Казан. Татар иҗтимагый үзәге. Вил Мирзаянов китабын тәкъдим итү...
2013 ел, 1 март.
Казан. Татар иҗтимагый үзәге. Вил Мирзаянов китабын тәкъдим итү... 2013 ел, 1 март.
Казан. Ирек мәйданы. Татарстанның бәйсезлеген яклап уздырган митингта.
2013 ел, 2 март.
Казан. Ирек мәйданы. Татарстанның бәйсезлеген яклап уздырган митингта. 2013 ел, 2 март.
Россия дәүләтенең милли стратегиясен тикшерү. Казан. Татар иҗтимагый үзәге. 2012 ел, 24 декабрь.
Россия дәүләтенең милли стратегиясен тикшерү. Казан. Татар иҗтимагый үзәге. 2012 ел, 24 декабрь.
ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт һәм Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова.
Казан. Татар иҗтимагый үзәге. 24.12.12.
ТИҮ рәисе Галишан Нуриәхмәт һәм Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова. Казан. Татар иҗтимагый үзәге. 24.12.12.
ТИҮ рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев.
24.12.12. Казан.
ТИҮ рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев. 24.12.12. Казан.
Казан. Ирек Мәйданы. Татарстанның дәүләт бәйсезлеген яклап уздырган митингтан соң. 2013 ел, 2 март.
Казан. Ирек Мәйданы. Татарстанның дәүләт бәйсезлеген яклап уздырган митингтан соң. 2013 ел, 2 март.

4 комментария:

Unknown комментирует...

Бу Садыков туймас икән җалоба язып йөрүдән.СССР вакытында да шул юлда йөрде,һаман да шуны дәвам итә.Картаеп беткән бит инде,тынычланырга вакыттыр.

Unknown комментирует...

Эгэр дэ ки,И.Садыйк-олыгайган хэм дэ татар халкына файдасы шикле диеп санасагыз,"сез узегез аннан яхшырак халык эчен хезмэт куегыз " хэм сезне дэ ишетик!

Unknown комментирует...

Әгәр дә ки,И.Садыйк-олыгайган һәм дә татар халкына файдасы шикле диеп санасагыз,"сез узегез, аннан яхшырак, халык өчен хезмэт куегыз " һэм сезне дә ишетик!

Сүз боткасыннан Татарга(Татарстанга) ни файда. Эшләгән хезмәтегезнең берәр өлгергән Җимешен күрсәтсәгез,сезне аңлап булыр иде кебек.

Unknown комментирует...

Читтән карап .

– Әле кичә Казаннан кечкенә генә автобус белән Чаллыга кайттым. Керә-керешкә гадәт буенча елмаеп исәнләштем дә, сә­ер­сенгән карашларны тоеп, монда бу артык икән дип уйлап куйдым. Бер караганда, бик гади, табигый нәрсә бит инде ул – исән­ләшү, елмаю... Киресенчә шул: этешү, дорфалык. Алдан кычкыралар, аннары гына сүзләре ишетелә, нәрсә теләгәннәре ачык­лана. Икенче яктан, һаман да шул җитмәүчелектән башы чыкмаган гади халыктан нәрсә таләп итәргә соң? Чисталык ягын­нан да әллә ни үзгәреш күрмәдем. Подъездларга боры­ның­ны тотып ке­рә­сең. Лифтларда көзге, өлкән­нәр өчен утыргычлар һаман да юк икән. Ки­бетләргә кергәч исә, киресенчә, бай яшиләр! – дип тел шартлата­сың. Ул күлмәкләр, ул косметика – мин үзебездә андый бәягә тауар алмыйм. Йә монда артык бай халык яши, йә... Швеция социаль яктан нык алга кит­кән. Анда мондагы шикелле ин­тегеп-гарьләнеп яшәмиләр. Барысы да кеше, аның рәхәт яшә­вен кайгыртып эшлән­гән. Бигрәк тә лаеклы ялга чыккан өлкән буын өчен уңайлы шартлар тудырылган. Аларга нинди генә ташламалар юк! Швециядә гомер озынлыгы 80нән артып китә. Гомумән, анда пенсионердан баерак кеше юк