суббота, 26 марта 2011 г.

Римма Бикмөхәммәтова: “Интернетта «мәхәллә» булдырдык”


Татарлар интернетта таркаумы әллә бердәмме? Бу сорау форумнарда да оффлайн тормышта да даими күтәрелә. Әңгәмәдәшебез – “Үзебез!” хәрәкәте координаторы, “Ирек мәйданы” газеты журналисты, татар яшьләрен оештырып йөрүче кеше Римма Бикмөхәммәтова.
– Римма, син татар дөньясында кайныйсың, татар яшьләренең активисты. Оештыру эшләрендә интернет сиңа ни дәрәҗәдә ярдәм итә?
– Хәзер тормышны интернетсыз күз алдына китерү мөмкин түгелдер. Көн саен онлайн режимда эш алып барабыз. Бездә, мәсәлән, эшкә килеп утыру дигән әйбер юк. Эшеңне өйдә башкарасың икән, интернеттан җибәрәсең. Аннары дуслар белән дә барысы җайланган: электрон почта, социаль челтәрләр аша хәбәрләшәбез, эшлибез.

Аннары проектны алып барыр өчен махсус www.teamer.ru дигән ресурс кулланыла. Ул проектлар алып барыр өчен бик уңайлы. Анда проектның исеме языла, бөтен документларны да урнаштырып була.

Мәсәлән, “Мин татарча сөйләшәм” чарасын үткәрү өчен ниндидер планнар язу, җыелышлар үткәрү өчен менә дигән чара ул. Соңгы арада әле гуглда үзебезнең төркемебезне булдырдык. Без аны “кечкенә мәхәллә” дип йөртәбез.
– Соңгы ике елны гына алганда да, син бик күп регионнарда булдың, татарлар белән очраштың, аралаштың, аларның проблемалары белән таныштың. Ул якларда татар интернетына карата кызыксыну ни дәрәҗәдә?
– Интернетның могҗизасы да шулдыр инде – төрле җирләргә сибелгән татарларны берләштерә алуында. Төбәкләргә килгәндә, хәл төрлечә: яшьләр арасында татарча сөйләшүче татарлар да юк бит инде. Ләкин менә Башкортстанда татар сайтлары белән кызыксынучы, укучы кешеләр байтак.

Мәсәлән, газетка язылу кыйбатка төшә, алар шуңа рәхәтләнеп "Матбугат.ру"ны укыйлар, "Азатлык" сайтын еш кулланалар. Байкал якларында исә авылларда интернетны кулланмыйлар, ләкин шәһәрләрдәге яшьләр телне белмәсләр дә, татар дөньясы белән бик кызыксыналар. Алар урыс телле татар сайтларын укый, татарча видео булса, шуны карый, музыка тыңлый.

Соңгы арада онлайн татар телен өйрәнү курсларына ихтыяҗ артты. Хәтта Финляндия татарлары бу ресурсны миннән белеп, куллана башлады. Бәлки, татар ресурсы булганда, аны ике телле итеп эшләргә кирәктер.
– Римма, интернетта татар теле ни хәлдә? Жаргон, чүп сүзләр әдәби телне басып китмиме?
– Бүгенге буын кешеләре моның өчен бик борчыла. "Татар телен таптыйсыз, бетерәсез" ише фикерләр ишетелә. Миңа калса, ниндидер урысча катыштырып сөйләшкән очракта да татарча сөйләшә дип куанырга, сөенергә кирәк. Ләкин без моның белән чикләнергә тиеш түгелбез.

Минем үземдә "җәһәт" програмы торганга (татар интернетчылары аны бик өнәп бетерми) күбесенчә урыс хәрефләре белән язарга туры килә. Миңа моның өчен күп шелтә эләккәне бар. Без үзебезнең ә, җ, ң, ө кебек хәрефләрне кулланып язарга тиешбез. Телне дә максимум төгәл итеп кулланырга омтылырга кирәк.
Соңгы ике елда Илшат Сәетов белән бергә “Интернет татарча сөйләшә” дигән проект оештырырга телибез. Кеше, көч ресурслары җитәрме, юкмы... Без бөтенебез дә, кайсы форумга керсәк тә, гел татарча язарга теләр идек.

Кызык бит, керәсең – кинәт кенә бөтен форумнарда татарча яза башлаганнар. Бу татар теленең кулланышта булганын күрсәтер иде. Бәлки без моны ниндидер өмә формасында оештырырбыз. Чөнки интернетта актив кулланучылар бик күп. Менә татарны бердәм түгел диләр, име. Әмма мин моның белән килешмим. Башкалар белән чагыштырып караганда бездә консолидация, мобилизация көче бар.

Мәсәлән, соңгы арада урыслар шаулаша бит, "татар теле дәресләре бик күп" дип. Фурсенкога хатлар яздылар, аерым сайт булдырдылар. Берничә көн анда бер алты кеше утыргандыр. Ләкин социаль челтәрдә шуңа бер генә сылтама булды – ул сайтка татарлар кереп тулды. Үз фикерләрен дәлилләп яза башладылар. Конструктив сөйләшү башланды.

Анда татар теле укытылу нисбәтеннән тавыш бирү дә бара иде. Татарлар анда да зур өлеш кертте. Мисырда, янәсе, революцияне “Фейсбук” оештырган диләр. Бу очракта татарларны да шулай берләштерерлек җир – ул интернет.
– “Мин татарча сөйләшәм” чарасын оештырып, әллә татарчаны оныта башладыгызмы? Беркөн журналист Рәфис Җәмдихан белән телефоннан бары тик урысча гына сөйләшкән идегез.
– Бу бер шаяру гына иде. Татарстанда урыс теле югала, кысыла дигән сүзләр ишетелә. Моңа каршы хәрәкәтләр дә барлыкка килде. Үз телебезне саклап калган килеш урыс телен дә камил беләбез дигән шаярту иде бу.

* * *
“Татар татарны ашар”, “Ике татар җыелган җирдә өч партия оеша”... Татарларның таркаулыгы турында әйтемнәрне күп дәвам итәргә була. Римма китергән мисаллар исә киресен дәлилли. Аның әйтүенчә, татарлар – интернетта бик оешкан, бердәм халык. Моның чынбарлыкка ни дәрәҗәдә туры килгәнен һәркем үзе дә тикшереп карый ала.

Данил СӘФӘРОВ
Азатлык

http://www.matbugat.ru/news/?id=4013

Комментариев нет: