вторник, 3 сентября 2013 г.

Кол Шәриф мәчете «Россия 10» бәйгесенең финалына узды

1 сентябрь көнне «Россия 10» бәйгесенең соңгы этабы башланып китте. Моңа кадәр Кол Шәриф мәчете 1,6 миллионга якын тавыш җыеп, россиякүләм проектның финал өлешенә узган иде. Бәйгедә катнашкан 80 объект арасында ул 9 нчы урынны яулады. 31 август көнне «Россия 10» бәйгесенең икенче этабы тәмамланды. Конкурсның бу өлеше Казанның йөзек кашы булган Кол Шәриф мәчете өчен кызыклы булды. Беренче тур азагында 5 нче урынны алып торган мәчетебез бәйгенең икенче өлешендә шактый түбән тәгәрәде. Нәтиҗәдә, татарстанлыларның күбесе әлеге объектның «Россия 10» конкурсының финал өлешенә узачагына ышанычын югалта башлаган иде инде. Әллә шушы аяныч күрсәткечләр тәэсир итте, әллә халык Кол Шәриф мәчетенең конкурстагы язмышы нәкъ менә үзләренең кулында булуын аңлады - бәйгенең соңгы берничә көнендә мәчет өчен тавыш бирүчеләр саны бермәбер артты. Нәтиҗәдә, ул барлыгы 1 595 872 тавыш җыеп, 9 нчы урынга күтәрелде һәм шул рәвешле «Россия 10» конкурсының финал өлешенә узды. Бәйгенең 3 нче этабы 1 сентябрь көнне көндезге сәгать 12:00 дә башланып китте. Конкурсның бу өлешендә Россия территорияләре бүленешенә бәйсез рәвештә барлыгы 30 объект катнаша. Татарстанлыларның төп бурычы хәзер - тавыш бирүләр нәтиҗәсендә Кол Шәриф мәчетен беренче унлыкка кертү. Әлеге максатны тормышка ашыруга ирешсәк, Казан Кремленең йөзек кашы булган мәчетебез Россиянең яңа 10 символы исемлегенә кертеләчәк. Аның кечерәйтелгән макеты исә (җиңүче дип табылган тагын 9 объект белән бергә) Мәскәүдәге паркларның берсен бизәп торачак. Республикабызның горурлыгы булган әлеге объект өчен теләгән һәркем тавыш бирә ала. Моның өчен проектның рәсми сайтына ( 10russia.ru ) керергә яисә 1880 номерына 15 номеры белән SMS-хәбәр юлларга гына кирәк. Тавышлар 29 сентябрь көндезге сәгать 12гә кадәр кабул ителәчәк. Хәзергә исә Кол Шәриф мәчете барлыгы 400 меңнән артык тавыш җыйган. Кол Шәриф - «Россия 10» бәйгесенең финал өлешенә узган бердәнбер мәчет түгел. Беренче унлыкта Грозныйда күптән түгел генә төзелгән Әхмәт Кадыров исемендәге «Чечня йөрәге» мәчете дә бар. Конкурсның икенче этабында ул Коломна Кремленнән соң икенче урынны яулаган иде. Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: