среда, 25 сентября 2013 г.

Имам Рөстәм Сафинга – ирек! (Милли Мәҗлес белдерүе)

24 сентябрь көнне, Казан шәһәренең Мәскәү район судында, яңа тарихта беренче тапкыр, татар мулласын ирегеннән мәхрүм иттеләр – “Әл-Ихлас” мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Сафинны 2 елга төрмәгә утырттылар. Аңа кадәр “Әл-Ихлас” мәчете җир белән тигезләнде, анда йөрүче мөселманнар даими эзәрлекләнде, төрлечә җәзага тартылды, инде чират татар муллаларына да җитте. “Әл-Ихлас” мәчете Казанда иң ихлас, халыкчан мәчетләрнең берсе иде, ә Рөстәм хәзрәтне, чын мәгънәсендә, милләт имамы, дияргә мөмкин иде. Ул халык арасыннан кайтып кермәде, милләтне дингә өндәде, авыр вакытларда бик күп кешеләргә ярдәм итте, үзенең гадилеге һәм эчкерсезлеге белән халык мәхәббәтен яулады. Узган җәйдә, Рамазан аенда, 600 мөселманны кулга алып, зинданнарга ыргыткач та, Рөстәм хәзрәт үзенең мәхәлләсе белән мәйданнарга чыкты, мөселманнарны яклап, митинг-пикетлар, матбугат конференцияләре уздырды, соңыннан моның өчен зур штрафлар түләргә мәҗбүр булды. Моңа кадәр дә козгын кебек Рөстәм хәзрәт тирәсендә бөтерелгән җәза органнары, аны бөтенләйгә халык арасыннан аерып алу өчен, чираттагы ялган уйлап таптылар – ике яшерен шаһитның күрсәтмәләренә таянып, Рөстәм хәзрәтне “Хисбу-тахрир” оешмасы белән бәйләп куйдылар һәм аны хөкем иттерүгә ирештеләр. “Яшерен шаһит” дигәннәренең шул ук чекистлар булуы инде беркемгә дә сер түгел. Рөстәм хәзрәт өстеннән суд бөтен хокукый нормаларны бозып, ялган “дәлилләргә” таянып, органнар тарафыннан алдан әзерләнгән план-сценарий буенча барды һәм аның шундый нәтиҗәгә киләсе билгеле иде. “В ходе следствия доказано, что Рустем Сафин, зная о судебном запрете деятельности организации «Хизб ут-Тахрир аль-Ислами», в период с 2009 по 2012 год сформировал в доверенной ему мечети группу верующих, проводил с ними тайные собрания, посвящённые распространению идеологии данной террористической структуры, конечной целью которой является свержение действующего государственного строя и создание на территории России исламского государства — Халифат”, диелгән МВД тараткан белдерүдә. Рөстәм хәзрәт Сафин УКның 282нче статьясы (экстремизм) буенча хөкем ителде, ә җәза органнары аны Россиядә дәүләт төзелешен җимерергә теләүдә гаеплиләр. Узган гасырның утызынчы елларында да меңләгән дин әһеле, татар муллалары шушындый тузга язмаган гаепләүләр белән юк ителгәннәр иде. Утызынчы еллар фаҗигасыннан соң беренче тапкыр, Татарстанда, Казан шәһәрендә татар имамы ялган, мәкерле яла белән төрмәгә утыртылды. Ни кызганыч, кайбер дин әһелләре, әйтик, Кабан арты мәчете имамы Сәедҗәгъфәр Лотфулла һәм тагы бер имам судта Рөстәм хәзрәткә каршы күрсәтмәләр бирделәр, Рөстәм хәзрәтнең төрмәгә утыртылуында аларның да өлеше бар. Пәйгамбәребез саллалаһу галәйһиссәламнең хәдисендә болай дип әйтелә: “Гөнаһ эшләүдә ярты сүз белән генә булса да ярдәм итүче шул гөнаһта катнашучыга әйләнә.” Моның өчен Татарстан җитәкчеләренә, бу хәлләрне читтән генә карап торган Татарстан Диния нәзәратенә, шушы гаделсез хөкемне чыгарган казыйларга, моны оештырган чекистларга Аллаһ алдында да, тарих алдында җавап бирергә туры киләчәк әле. Татар халкының Милли Мәҗлесе Рөстәм хәзрәт Сафинга карата чыгарылган хөкем карарын дөрес түгел, дип таба, татар халкын, мөселманнарны, дин әһелләрен Рөстәм хәзрәтне яклау чараларын башларга чакыра. Әгәр без бер-беребезгә ярдәм итмибез икән, бер-беребезнең кайгысына битараф калабыз икән, бу хәлләр үз башыбызга да килергә мөмкин. Бүген Рөстәм хәзрәтне төрмәгә утыртсалар, иртәгә чират мөселманнар язмышына битраф булган Диния нәзаратына, читтән генә карап торган мулла-мөфтиләргә, мөселманга каршы шәһәдәтлек биргән дин әһелләренә, шушы хәлләргә ирек куйган Татарстан җитәкчеләренә дә килеп җитмәс, дип беркем әйтә алмый, чөнки утызынчы еллардагы канлы террор да нәкъ шулай башланган иде. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләренең берсендә әйтелгән: “Начар әшәке эшне күрсәң, кулың белән туктат, яки сүзең белән каршы кил. Кулың белән туктата алмасаң, сүзеңне кешечә әйтә алмасаң, ичмасам күңелең белән бу начар әшәке эшкә риза булма, әмма бу иманның иң зәгыйфе”. Хөрмәтле милләттәшләр, дин кардәшләр! Рөстәм хәзрәт Сафинны иреккә чыгару өчен барысын да эшлик, кеше язмышына битараф булмыйк, Аллаһы Тәгаләнең сынавын лаеклы үтик, бер-беребезгә авыр вакытларда ярдәм итеп, җәннәт савапларына ирешик! “Мөселманнар бер-берләрен яратуда, мәрхәмәттә һәм бер-берләрен аңлауда-сизгерлектә бер организм (бер тән, бер җан) кебек. Әгәр бер әгъза авыртса, бөтен организм моңа борчылып, сызланып җавап кайтара.” (Хәдис.) Фәүзия Бәйрәмова, Татар халкының Милли Мәҗлес рәисе. 2013 ел, 25 сентябрь.

Комментариев нет: