суббота, 28 сентября 2013 г.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең татар халкына Мөрәҗәгате. Хөрмәтле милләттәшләр!

20 сентябрьдә татар Казан хакимияте Татар Милли Йортын (К. Маркс ур. 41/13) аукционда сатты Бу бинада урнашкан 5 татар оешмасы - Бөтентатар иҗтимагый үзәге, Татар морзалары мәҗлесе, “Азатлык” Татар яшьләре берлеге, “Мәгариф” шәһәр комитеты, “Шәрекъ” клубы Татарстан президентына һәм Казан мэрына Татар Милли Йортын саклап калуны сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать иттеләр. Бу оешмалар 6 августта, 13 сентябрьда пикет, 26 августта, 19 сентябрьда митинг үткәрделәр, 14 сентябрьда Бөтентатар иҗтимагый үзәге, Азатлык” Татар яшьләре берлеге сәяси ачлык башладылар,әмма ләкин Казан башкарма комитеты милли оешмаларны урамга куып чыгару турында хурлыклы карарын юкка чыгармады. Күрәсең, Казан башкарма комитеты түрәләре нәрсә кылганын аңламыйлар. К. Маркс ур., 41/13 урнашкан бинага шәһәр милеге дип карау дөрес түгел. Бу бинаны шәһәр башлыгы К. Ш. Исхаков Дәүләт Шурасының 27.01.1997 елда чыккан № 1008 Карары нигезендә Бөтентатар Иҗтимагый Үзәгенә тапшырган иде. 17 ел дәвамында ул чын Татар Милли Йортына, татар иҗтимагый оешмаларының Казандагы бердәнбер үзәгенә әверелде. Бу Йортта Әлмәттән, Чистайдан, Сембердән, Төмәннән, Канададан, Финляндиядән,Австралиядән һәм башка илләрдән килгән татарларны очратып була. Бу йортка Җир шарына сибелгән татарлар Хәтер кәнен һәм Бәйсезлек көнен үткәрү өчен җыелалар. Бу Йорттан татарлар татар дәүләтчелеген, мәгарифен, телен яклап митингларга һәм пикетларга чыгалар. Бу Йортта Корылтайлар, фәнни конференцияләр,”түгәрәк өстәлләр”, язучылар, артистлар, галимнәр белән очрашулар үткәрелә. Бу бина татар яшьләре җыела торган Казандагы бердәнбер Йорт! “Азатлык” Татар Яшьләре Берлеге атна саен “Фикер” клубын, “Киноклуб”, “Караоке-клуб” һәм башка чаралар үткәрә. “Азатлык” 2012 елда яшьләр өчен 160 (!) төрле чаралар үткәрде. Татар мәдәниятен, мәгарифен, телен саклап калу әчен шулай ук эшләүче берәр оешма бар микән Казанда? Әллә менә шушы эш кемгәдер ошамый микән? Сыра-аракы эчми торган, наркотикны белми торган , татар мәдәниятен, тарихын, телен белүче яшьләр Казан хакимиятенә кирәк түгел, мөгаен. Татар милли хәрәкәтенең, милли яңарышның,татар дәүләте, мәдәнияте, мәгарифе өчен көрәш билгесе булган бинаны сату татар милләтенә каршы җинаять дип бәялибез. Бу җинаять татар дәүләтенә,милләтенә каршы һөҗүмнең дәваме. 2013 елның декабрнда кабул ителгән “Мәгариф турында” РФ кануны, “Милли сәясәт стратегисе турында” № 1666 РФ Президенты Указы, соңгы вакытта “Телләр турында” РФ канунына үзгәртүләр кертү турында тәкъдимнәр - бу һөҗүмнең күрсәткечләре. Татар милли хәрәкәте,татар дәүләте, мәдәнияте, мәгарифе, теле- бу сүзләр Казан хакимияте өчен буш куык икәне аңлашылды. Әмма ләкин безнең Татарстан дәүләтенең Конституциясе бар, анда “Татарстан Президенты- гражданнарның хокукларын һәм иреген яклаучы” дигән маддә бар. Без Президентка ярдәм сорап хат җибәрдек, кабул итүне сорап мөрәҗәгать иттек . Президент аппаратыннан, В. В. Вәлиәхмәтова дигән кешедән “Мөрәҗәгатегезне алдык һәм Казан башкарма комитетына җибәрдек” дигән җавап алдык. Без Президентка башкарма комитет өстеннән шикаять язабыз, ә аны шул ук комитетка җибәрәләр! Президенттан җавап көткән идек без. Ничек аныә фикерен белергә микән? Иҗтимагвй оешмаларның Президенттан ярдәм сорарга мәмкинлеге булмагач, ничек ул “Конституция гаранты” була ала? Ул бу хурлыклы вакыйга турында белә микән? Бу вакыйга Интернетта, татар матбугатендә, “Татарстан – яңа гасыр”, “Звезда” каналларында, “Азатлык”,Свобода”, “Эхо Москвы”,Россия радиолары,“Ватаным Татарстан”,”Шәһри Казан”,”Ирек мәйданы”,”Безнең гәҗит”,”Акчарлак”,”Кызыл таң”(Уфа), “ Өмет”(Уфа), ”Вечерняя Казан”, “АиФ”,“Новая газета”,”Коммерсант”, ”Московский комсомолең”,”Комсомольская правда”, барлык реклама газеталары һәм башкалар язып чыктылар. Президент бу хурлыклы хәлләрне белер һәм безгә ярдәм итер, дип ышанабыз. “Президент Америкада яшәүче татарлар белән очрашты”, “Австралиядә яшәүче татарлар белән очрашты” дигән хәбәрләр алабыз. Казанда яшәүче татарларга – татар милли оешмалар вәкилләренә ничек Президент белән очрашырга икән? Әллә безнең Президент янында газета укучы, радио тыңлаучы һәм телевизор караучылар юкмы икән? 1552 елда исән калган татарларны Казаннан куганнар. Бу хәлнең ХХ1 гасырда кабатлануы мөмкин түгел. Казан хакимияте, уяныгыз! ХХ1 гасырда яшибез бит! Татарларны Татар Йортыннан куып чыгаруга бөтендәнья татар җәмәгатьчелеге ничек карар? Оят бит бу, хурлык- татар түрәләре татар милләтчеләрен Казаннан куалар! Казанда яшәүче татарлар Казан хакимияте өчен кеше түгел инде, әмма ләкин бу куып чыгару дөнья җәмәгатьчелеге алдында татар милләтен ничек күрсәтә соң? “Без булдырабыз!” дип кычкыра-кычкыра бер-берсен ашаучы үрмәкүчләрне хәтерләтмибезне?! Туганнар, милләт өчен сынау көннәрендә бердәм һәм бергә булыйк! Безнең язмышыбыз үзебезнең кулыбызда. Һәр татар безнең бөек тарихлы, мәдәниятле, әдәбиятле, тулы хокуклы халык икәнен, без бөек дәүләтнең- Алтын Урданың варислары икәнен аңласа дәүләтебезне торгызырбыз, милләтебез чәчәк атыр! 12 октябрьда сәгать 11 Ирек мәйданында Хәтер көне үткәрелә. Татарларны бердәм, көчле халык итеп күрсәтик! “Татарлар исән әле!”,” Дәүләтебезнең, милләтебезнең якты киләчәге өчен!” - шушы әләмнәр астына мәйданга чыгыгыз! Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Президиумы. 26 Сентябрь 2013 ел

Комментариев нет: