пятница, 20 сентября 2013 г.

Зәки Зәйнуллинны тагын кулга алырга килгәннәр

20 сентябрьдә татар милли хәрәкәтенең билгеле вәкиле, язучы Зәки Зәйнуллин әлеге вакытта гомер кичергән Башкортстандагы Стәрлебаш авылына аны кулга алу өчен Казаннан хокук саклау органы хезмәткәрләре килгән. Стәрлебаштагы чыганактан алынган хәбәрләргә караганда, берничә кешедән торган бу төркем Уфа вакыты белән 18 сәгать тирәсендә Зәки Зәйнуллинның өенә килгән, әмма алар үзләренең исем-фамилияләрен әйтмәгәннәр, кулга алу турындагы нинди дә булса карарны күрсәтмәгәннәр. Казаннан килгән көч структурасы вәкилләре белән аралашу вакытында Зәки әфәнденең кан басымы кинәт күтәрелү сәбәпле, әлеге вакытта аны күзәтү астында район шифаханәсенә салалар, диде исемен яңгыратырга теләмәгән Стәрлебаштагы чыганак. Шушы елның мартында Татарстан тикшерү комитеты Зәки Зәйнуллинга “Звезда Поволжья” гәзитендә 2012 елда басылган "Русия татар күзлегеннән" дип аталган мәкаләсе өчен Русия җинаять кодексындагы 282нче маддәнең беренче бүлеге нигезендә җинаять эше ачкан иде. Бу мәкаләсендә Зәки Зәйнуллин, имеш, урыс хатыннарын мыскыл итә, аларны азгын затлар итеп күрсәтә. Шушы уңайдан, 2013 елның 23 апрелендә тикшерүчеләр Зәки Зәйнуллинның ул вакытта яшәгән Казандагы фатирына килеп тентү дә үткәргән иделәр. Бу хәлләрдән соң Зәки Зәйнуллин үзенең канун бозмавын һәм хаклык өчен ахырга кадәр көрәшәчәген белдереп Татарстан прокурорына шикаять язган иде. Шуннан соң ул Казаннан үзенең туган авылы Стәрлебашка кайтып яши башлаган иде. www.azatliq.org

Комментариев нет: