воскресенье, 8 сентября 2013 г.

ТИҮ йортын саклап калыйк!!!

Барып чыктык җәмәгать Татарстанда татарга урын юк. 20 нче сентябрьдә Казандагы татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) йортын саталар. Татарстанда бөтен милләтләргә - халыклар дуслыгы йортында бүлмәләр бар, тик татарга гына юк. Вакытында ТИҮ күпме тырышып татар өчен ач торулар, Госсовет янында митинглар, Татарстан суверенитеты турында имзалар җые һ.б. һ.б. Ә хәзер ТИҮ кирәкми һәм бетте. Йортыннан куып чыгаралар. Нәрсә Татарстан һәм татар халкы 11 млн. сум акча табалмый йорт өчен түләргә? Ат чабышларына, хоккей, футболга миллиардлап акча табалар бит дәүләт җитәкчеләре. Кая безнең гомәтле Президентыбыз һәм Дәүләт киңәшчесе? ГКЧП вакытында Руслан Хасбулатов татар Президентын тимер клеткада Мәскәүгә китертеп суд ясыйбыз дигән иде бит. Кем яклады соң аны? Татар халкы һәм ТИҮ әйтте: Без үз Президентыбызны үзебез сайладык, кирәк булса үзебез төшерербез диделәр. Шуны оныттыгызмы? Ә татар халкы бик хәтерли аны. 11 млн. акча таба алмыйсызмыни? Сез таба алмасагыз, халык табар. Мин пенсиядәге табиб эшлим, минем оклад 7800 сум. 300 мең сум, ул йортны сатып алырга, бирергә әзер. Гомер буе Мәскәү сүзен тыңлыйбыз бит. Ат кебек эшлибез, ил өчен бөтен сугышта алда сугышабыз. Тик Мәскәүгә булмый ярап. Әйдәгез, татар халкы, ТИҮ үзәген саттырмыйк, саклап калыйк. Вазыйх СИТДИКОВ, Чаллы шәһәре.

Комментариев нет: