понедельник, 16 сентября 2013 г.

Милли активистлар биналарын саклап ачлык тота башлады

14 сентябрьдә Казанда милли хәрәкәт оештырган митингта язучы Айдар Хәлим, Мөслимәләр оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина Татарстан президентын хөрмәт итүләрен, аның ТИҮ бинасын саттырмас дип ышануларын әйттеләр. Урам җыеныннан соң шул көнне сәяси ачлык башланды. Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге узган шимбә Казанның Бауман урамында ТИҮ бинасын сатуга каршы митинг үткәрде. Милли хәрәкәтнең иң актив вәкилләре "Китмибез", "Карл Маркс урамы 41/13 йорт, татар йортына кагылмагыз!" дигән шигарләр белән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорады. Язучы Айдар Хәлим, Мөслимәләр оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина аңа хөрмәт белән карауларын һәм иҗтимагый үзәк бинасының татарлар өчен изге урын булуын әйтте. Шунда ук 12 октярбьдә үтәчәк Хәтер көненә әзерлек барышы хакында да сүз булды. Милли хәрәкәт оештырган митингны карап үтүчечеләр арасында "Ненавижу националистов!" дип кычкырып китүчеләр очрады. Шул рәвешле алар урамда йөрүче халыкны туктап, нәрсә бара монда дип уйланырга этәрделәр. "А что у них случилось?" диде узып барышлыу бер туташ һәм туктап карап алгач ТИҮ бинасын яклауларын күрде. Иң кызыгы - ул татарча аңлый торган татар кешесе булып чыкты, янындагылардан русча соравы сәер булды. Мин ул милләтчеләр милләтеннән түгел, дип читләшергә теледе микән? Митингтан соң милли хәрәкәтнең бер төркеме сәяси ачлык игълан итте. "Азатлык" яшьләр берлеге рәисе Наил Нәбиуллин ул гамәлнең җиңел булмаячагын әйткән иде. Беренче көнгә нәтиҗә ясап Фейсбук социаль челтәре аша ач торучыларның фотоларын күрсәтте. Рәсемнән күренгәнчә һәм Наил белдерүенчә әлегә ТИҮ бинасын яклап дүрт кеше ачлык тота: Наил Нәбиуллин, Фәрит Зәкиев, Айрат Шәрипов, Рәфис Кашапов. Азатлык бу хәлләрне алга таба күзәтеп барачак. http://www.azatliq.org/content/article/25106919.html

Комментариев нет: