вторник, 3 сентября 2013 г.

МӨРӘҖӘГАТЬ. Хөрмәтле мөселман кардәшләр, милләттәшләр!

Бисмиллаһир Рахманир Рахим Чаллы шәһәре мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллага, “Тәүбә” мәчете имамы Идрис хәзрәт Галәветдингә, шәһәребезнең барлык мәчетләренең имамнарына мөрәҗәгать. Аллаһе Тәгалә үзенең изге китабында әйткән: – Әй, адәм балалары, хактыр ки, без сезләрне бер ир, бер хатын итеп яралттык. Бер-берегез белән аралашыгыз дип, сезне кавемнәргә, вә кабиләләргә аердык. Хактыр ки, гөнаһ кылудан курыккан кеше Аллаһ каршында иң олы абруй казаныр. Шөбһәсездер ки, Аллаһ барысын да белеп, барысыннан да хәбәрдәр булып тора. (“Бүлмәләр” сүрәсе, 13 аять) Аллаһе Тәгалә кешеләрне кавемнәргә вә кабиләләргә аерып кую белән генә чикләнмәгән, аларга тел нигъмәтләре биргән. Шунысы мөһим динебездә бер генә милләткә дә, бер генә телгә дә өстенлекләр бирелмәгән, барысы да тигез хокуклылар. Исламда милләт юк диеп тәкърарлаучыларны наданнар димичә ни дисең инде. Безгә төрле милләт кешеләре белән аралашыр өчен ким дигәндә 3-4 телдә сөйләшә белү зарур. Әлбәттә инде иң беренче чиратта үзебезнең туган телебезне камил рәвештә белергә тиешбез. Татарстан – татар иле. Җир шарында яшәүче 15 миллионга якын татар кешеләре Татарстанны үзләренең ватаны диеп саныйлар. Башка төбәкләрдән Татарстанга күчеп килеп төпләнгән башка милләттән булган дин кардәшләребез, җирле халыкка ихтирам йөзеннән татар телен өйрәнергә тиешләр. Татар халкы явыз Иван заманнарыннан башлап гаять авыр сынауларга дучар ителгән. Үзенең дәүләтчелеген югалткан, көчләп чукындырулар, үзләренең телләрен, диннәрен көчләп тагулар һәм башка явызлыклар аларның шаукымы әле бүгенгесе көннәрдә дә сиздереп торалар. Котычкыч җәберләүләр, сынаулар аша узса да татар халкы сынмаган, исән калган. Аллаһе Тәгаләнең кодрәте һәм ярдәме белән без бетмәбез, иншаллаһ. Татарстандагы мәчетләребездә элек тә, хәзер дә һәм киләчәктә дә вәгазьләр фәкать татар телендә алып барылачак. Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татар телен белгән дин кардәшләребезгә башка төрки халыклар белән аралашу җиңел, чөнки казах, үзбәк, әзербайҗан, төрек телләре бер-берсенә якын торалар. Бүгенгесе көндә шәһәребезнең мәчет-мәдрәсәләрендә татар телен өйрәнү курслары ачу проблемасы килеп туды. Бу проблемалар бер Чаллы шәһәренә генә кагылмый бөтен республика шәһәр һәм районнарына кагыла. Бу эшне оештыруны шәһәребез мөхтәсибе һәм мәчетләребезнең имамнары үз өсләренә алсалар. Шулай ук республикабызың барлык дин әһелләре бу эштә актив катнашсалар эшләребез уңышлы булыр иншАллаһ Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Чаллы шәһәр рәисе Рәфис Кашапов. Рәис урынбасары Гамил КАМАЛЕТДИНОВ.

Комментариев нет: