понедельник, 30 сентября 2013 г.

Әнкарада ТӨРЕКСОЙ юбилей чаралары уза

1-2 октябрь көннәрендә Төркиянең Әнкара каласында ТӨРЕКСОЙ оешмасының егерме еллыгына багышланган чаралар оештырыла. ТӨРЕКСОЙ даими советының ХХХI утырышында төрки илләрдән килгән мәдәният министрлары катнаша. Татарстаннан исә әлеге чарага мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъматуллина җитәкчелегендәге делегация китте. ТӨРЕКСОЙ штаб-квартирасында оештырылган очрашу вакытында узган елга нәтиҗә ясала һәм алдагы эш планнары хакында фикер алышу була. Шулай ук, ТӨРЕКСОЙның вакытлы координаторы-министрын сайлау да каралган. Утырыш делегатлары Төркия Президенты Абдуллах Гөл белән дә очрашачак, дип хәбәр итәләр Әнкарадан. Президент симфоник оркестрының концерт залында юбилей концерты оештырыла. Бәйрәм концертында ТӨРЕКСОЙ оешмасына кергән илләрдән килгән сәнгатькәрләр катнашыр дип көтелә. ТӨРЕКСОЙның халыкара проектларында актив катнашучы маэстро Ренгим Гекмен җитәкчелегендәге Президент симфоник оркестрына кушылып Казахстан, Әзербайҗан, Кыргызстан һәм Татарстаннан килгән солистлар чыгыш ясый. Милли классика белән үрелеп барган концертта төрки халыклар фольклорын Төркия, Әзербайҗан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Башкортстан, Татарстан, Алтай, Саха Якутия, Хакасия, Туваның атаклы башкаручылары яңгыратачак. Юбилей проекты уңаеннан ТӨРЕКСОЙ оешмасы үз бинасында зур күргәзмә дә оештырды.Сүз уңаеннан, бүгенге көндә ТӨРЕКСОЙ оешмасында алты ил - әгъза буларак һәм сигез ил - әгъза-күзәтүче буларак теркәлгән. Әнкара каласында урнашкан оешманың картиналар коллекциясендә меңнән артык әсәр саклана. Биредә фоторәссамнарның да зур коллекциясе бар. Әлеге хезмәтләр Төркия, Франция, Германия, Бельгия, Италия, Мароккода оештырылган күргәзмәләрдә даими рәвештә тәкъдим ителә. http://www.intertat.ru/tt/

Комментариев нет: