вторник, 24 сентября 2013 г.

Татар иҗтимагый үзәге бинасы сатылды

20 сентябрь көнне Казанның Карл Маркс урамындагы Татар иҗти­магый үзәге урнашкан бина аукционда сатылды. Ачлык игълан иткән алты кеше дә “протест тәмам” дип белдерде. Каршылык чарасы 14 сентябрьдән башланып, кичә 23 сентябрьдә тәмамланды. Татар йортын сату ачык рәвештә үтәргә тиеш булса да, аукционга журналист­лар­ның берсе дә кертел­мәде. XVIII гасырның икенче яртысында нигез салынган әлеге тарихи бинаның башлангыч бәясе 11,6 миллион сум иде. Рәсми мәгълү­мат­ларга караганда, бинага дәгъва кылучылар арасында “Инновацион җитештерү сис­темалары” сәүдә компаниясе, шәхси эшмәкәр Илдус Гыймадов, А.Г.Хөсәенов һәм С.Л.Кук­реш исемле затлар булды. Аукцион нәтиҗә­сендә би­наның кемгә тәте­гәнлеге башта сер итеп сак­ланды. Шулай да яңа хуҗа Илдус Гыймадов икәне ачыкланды. Мэриянең ни өчен бинаны сатып алучыны җәмә­гатьчелектән яшергә­нен, аукционга каләм ияләрен керт­мичә, зур тамаша оештырганын да аңлау авыр. Фәрман кем тарафыннан имзаланганын да белеп булмады. Төп сә­бәпләрне дә аңлатмадылар. Милли хә­рәкәт вәкилләре бу “үз кешеләрдән курку яки ватандашлар­ның мәнфә­гатьләрен исәпкә алмыйча, дорфаларча эш итү” дип саный. “Бездә демократия дә, ачык­лык та юк. 17 сентябрьдә ТР Арбитраж судына, мэриянең мондый карары белән килешмибез, бу гамәлләр тикшерелсен, дип гариза яздык. Шунда ук, гариза теркәлү белән, аукцион туктатылырга тиеш иде, ләкин моны исәпкә алучы булмады. Берсе дә ачлыкка игътибар итмәде. Мэриядән Телләр үсе­ше, иҗтимагый оешмалар белән элемтә комитетыннан Гөлназ Исмәгыйлева гына килеп хәлне белеште. Ниндидер башка бинага күчерү турында сүз кузгатмады. Башта безнеке­ләр барысы да көр утырдылар, ләкин берничә көн үтүгә ТИҮ активисты Рәүф Ибраһимов үзен начар хис итә башлады. Аңа инде 72 яшь. Һушын югалтты. Башкалар да йөрәк кысыла дип зарланды. Суда гына утырып кара әле син! Бер тапкыр “ашыгыч ярдәм” машинасы килде, ачлыкта тору­чыларның кан басымын тикшерделәр. Нәрсә диим инде?! Саклап кала алмадык йортны, бу юлы җиңелдек. Журналистларны кертмәүләре, кача-поса эшләү­ләрен кабул итә алмыйбыз. Кешеләрдән куркумы бу, әллә безне, шушы ил ватандашларын исәпкә алмаумы? Аукцион ачык рәвештә узарга тиеш иде. Яңа хуҗа безне куып чыгарырмы, юкмы – белмим, әллә ни милли җанлы кешегә охшамаган, хәмер сату белән эш итә, алай да бик ипле генә сөй­ләшүче әфәнде. Ничек кенә булмасын, без эшебезне туктатмаячакбыз. Әле Хәтер көненә әзерлек башланды. Дөрес, бездә дә гаеп булды, аны вакытында хосусыйлаштыру турында уйларга кирәк булган. Вакытында андый сорау күтәрелгән дә иде, ләкин каршы чыктылар. Казанның үзә­ген­дә татарларга урын табалмаслык көннәр җитәчәгенә кем ышанган?! Мәсхәрә бу. Казан­ның Милек, җир комитеты башлыгы Ирек Фәттахов белән очрашуга тагын барачакбыз”, – дип сөйләде Галишан Нури­әхмәт. Эшмәкәр Илдус Гыймадов К.Маркс урамындагы татар йортын 13 миллион 948 мең 800 сумга сатып алган. “Мин анда ачлык игълан иткәннәрен белмәдем дә. Аукцион узган көнне ник журналистлар күпләп килгәненә һәм аларны ник кертмәгәннәренә аптырадым. Аукционны оештыручылар гына эшнең нидә икәнен кыс­кача аңлаттылар.Бу бинаны сатып алган очракта да аны эксплуата­цияләүдә катгый шартлар бар. Анда ни булачагын алдан әйтә алмыйм, ләкин офислар үзәге итеп оештырырга планда бар. Безнең илдә иртәгә ни булганын белү мөмкин түгел. Әлегә минем кулда бары тик аук­ционның узу протоколы, сату-алу килешүе юк. Дәүләт, го­мумән, бу уеннан кире кайтырга мөмкин! Мин татарга чит кеше түгел. Милли хәрәкәт вәкил­ләре бе­лән очрашырга ризамын, шалтыратыштык, сөй­ләш­тек. Уртак фикергә килербез дип уйлыйм. Ләкин мине дә аңлагыз, минем үз кызыксынуларым, максатларым бар. Миннән тыш аукционда тагын өч кеше катнашты, берсе – Бе­лоруссиядән, берсе – Санкт-Петербургтан, тагын бер­­се – Казаннан. Шуңа күрә бу бина Татарстан кешесендә калуы хәерлерәк дип уйлыйм. Сәя­сәт­тән еракмын, мин – гап-га­ди эш­мәкәр. Шулай да мэрия бу оешмаларга бина табарга тиеш дип саныйм, алар бит рәсми теркәлгән, канунны бозмыйлар”, – дип сөйләде Илдус әфән­де. Милли хәрәкәт вәкилләре бинаны яклап берничә тапкыр пикет, митинглар уздырды, Рөстәм Миңнехановка “милли хәрәкәт аркасында Татарстан республика булды, милли мән­фәгатьләрне яклады” дип “ачык хат”лар юллады. Бу хә­бәрләр Президентның Twit­terы­на җи­бә­релде. Ләкин Хөкү­мәт даирә­сеннән бу вәзгыятькә карата бернинди реакция дә, җавап та булмады. (“Ватаным Татарстан”, /№ 155, 24.09.2013/) http://vatantat.ru/index.php?pg=2172

Комментариев нет: