четверг, 19 сентября 2013 г.

Дәүләт шурасы комитеты Русиянең телләр канунына үзгәрешләрне кире какты

Татарстан дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында "Русия халыкларының теләре турындагы канунга" үзгәрешләр бертавыштан кире кагылды. Әлеге комитет җитәкчесе Разил Вәлиев сүзләренчә, бу үзгәрешләр Русия конституциясенә һәм моңа кадәр эшләп килгән каннуннарга каршы килә, аны әзерләүчеләр милли телләрне куллану даирәсен киметү максаты куйган. Әлеге канун өлгесе Русия думасыннан Татарстан Дәүләт шурасына җәй көне, бөтен депутатлар ялда вакытта килеп төшә. Разил Вәлиев сүзләренчә, Мәскәү мондый бик үк аңлашылып бетми торган адымны беренче тапкыр гына ясамый. 309-нчы федераль канун да депутатлар ялга киткәч җибәрелгән булган. Күрәсең Мәскәү милләтләр үсешенә, аларның телләрен саклауга киртә сала торган канун өлгеләрен кеше ялда, аларны ныклап өйрәнеп, тиз генә җавап биреп булмаган вакытны махсус сайлый. "Күпләр ялда булуга карамастан мин аларга мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты исеменнән тиз генә үз фикерләребезне язып җибәрдем. 17 сентябрь көнне депутатлар ялдан чыккач, үзебезнең комитет утырышында яңадан бу канун өлгесен карап чыгып, аңа каршы булуыбызны белдердек. Бу канун өлгесе Русиядәге милләтләрнең телләренең яшәү даирәсен тарайтуны күздә тота. Бер яктан карасаң, бу канун өлгесен әзерләүчеләрнең теләкләре изге кебек күренә, анда Русиядәге милли телләрнең даирәсен киңәйтү турында сүз барган кебек, шул ук вакытта, Русиядәге 21 милли республикадагы дәүләт телләренең даирәләре киресенчә тарайтыла, дәрәҗәләре түбәнәйтелә. Канун өлгесендә туган тел статусы Русиядәге республикаларның дәүләт телләре статусына тиңләштерелә. Русия конституциясендә телләр өч дәрәҗәдә билгеләнгән иде. Рус теле – Русиянең дәүләт теле, аннары Русия субъектларының дәүләт телләре, ул Татарстан, Башкортстан һәм башка республикалардагы дәүләт телләре, өченчесе – туган телләр. Телләрнең бу дәрәҗәләре нигезендә башка кануннар да кабул ителде. Бу яңа канун өлгесендә Русиядәге субъектларның – милли республикаларның дәүләт телләре туган телләр дәрәҗәсенә генә калдырыла. Конституция нигезендә, аның дәрәҗәсе югарырак булырга тиеш. Мисал өчен, республикада татар теле дәүләт теле дип игълан ителгән икән, димәк аның дәрәҗәсе дә бермә-бер артык. Дәүләт, хакимитят, мәхкәмә эшләре һәм башкалар шушы телдә алып барыла, эш кәгазьләре, мөһерләр шул телдә языла. Ә туган телдә бу эшләр эшләнми. Бу яңа канун өлгесе, әйткәнемчә, туган телнең дәрәҗәсен күтәрә, ә субъектның дәүләт теле дәрәҗәсен нык төшерә. "Русиядәге халыклар телләре турында"гы моңа кадәр эшләп килгән канунда, мәсьәлән, субъектларда хакимият эшләре, дәүләт эшләре Русиянең дәүләт теле булган рус телендә һәм бу субъектның үз дәүләт телендә "алып барыла" дип язылган иде. Яңа канун өлгесендә ул "алып барылырга мөмкин" дип күрсәтелгән. Бөтен маддәләрдә диярлек элек "алып барыла, эшләнелә" дигән сүзләр "мөмкин" дигәнгә генә әйләнеп калган. Димәк, бу эшне эшләсәң дә, эшләмәсәң дә була дигәнгә кайтып калачак. у үзгәрешләр кертүгә багышланган канун өлгесендә тагын матбугатка, радио-телевидениегә кагылышлы бик тә куркыныч маддә эшләнгән. Анда Русиядәге бөтен матбугат, басмалар, радио-телевидение милли телдә эшләнә икән, сүзе сүзгә, мәгънәсе мәгънәгә русчасына туры китереп тәрҗемә ителергә тиеш диелгән. Хәтта алай гына да түгел, яңгырашы белән дә тәңгәл килергә тиеш дигәннәр. Әгәр рус телендәге радио язмада берәр кешенең фамилиясе интонациясе кычкырыбрак әйтелә икән, ул татар телендә дә нәкъ шулай бирелергә тиеш дип күрсәтелгән. Әгәр берәр сүз йомшаграк тавыш белән әйтелсә, ул тәрҗемәдә дә йомшаграк әйтелергә тиеш булып чыга. Бу бер караганда көлке, икенче караганда кызганыч. Без моны һич кенә дә кабул итә алмыйбыз", ди Вәлиев. Аның сүзләренчә, канунга үзгәрешләр тәкъдим иткән канун өлгесендәге әлеге маддә нигезендә барлык радио, телевидение тапшырулар да башта русча эшләнергә һәм аннан соң гына аның татарча варианты әзерләнергә тиеш булып чыга. Мисал өчен, "Ялкын" журналы да татарча мәкаләләр белән беррәттән сүзе-сүзгә туры килгән русча вариантын да бастырырга тиеш була. Бары тик милли телне өйрәтүгә багышланган тапшырулар гына туган телдә алып барылырга мөмкин диелгән бу өлгедә. Бу маддәнең Вәлиев бернинди мантыйкка да сыя торган түгеллеген белдерә. Разил әфәнде бу өлгедә Русия конституциясенә туры килмәгән урыннарның шактый булуын да әйтә. "Бу өлгедә "российская нация" дип язылган. Бу "Русия милләте" дигән сүз. Бу төшенчә Русия конституциясендә бөтенләй юк. Конституциядә күп милләтле Русия халкы дип язылган. Әгәр бу "Русия милләте" дигән төшенчә кертелсә, илдәге башка милләтләр юк, бары тик бер генә милләт бар булып чыга. Бу да конституциягә каршы килә. Өлгедә тагын "Русия халыклары телләре" дигән төшенчә дә бар. Бу терминның моңа кадәр дә аңлатмасы юк иде, монда да ул аңлатылмаган. Бүген Кыргызстан, Казакъстан, Таҗикстаннан һәм башка чит илләрдән Русиягә килеп яшәүчеләр бар. Һәм алар бик күп. Бу канун өлгесе нигезендә аларның телләре туган тел дип санала алмаячак. Анда Русиядә яшәгән халыкларның телләре генә туган тел дип санала ала дип язылган. Димәк, киләчәктә Татарстанда йә Мәскәүдә яшәгән үзбәк кешесе үзенең телен туган тел дип атый алмаячак. Бу маддә дә бернинди кысаларга да сыймый", ди Вәлиев. Канун өлгесен әзерләүчеләр туган телләрне мәхкәмә, юридик тармаклардан да бөтенләй кысырыклап чыгару максаты куйган. "Моңа кадәр республикаларның һәм Русия кануннары нигезендә теләсә кайсы мәхкәмәдә туган телдә эш алып бару, мөрәҗәгать итү һәм һәм шулай ук җавап алу мөмкин иде. Ә бу канун өлгесендә мәхкәмә эшләренең рус телендә, ягъни Русиянең дәүләт телендә генә алып барылганлыгы әйтелгән. Шулай да бер кечкенә генә искәрмә кертелгән анда. Урындагы республика дәрәҗәсендәге мәхкәмәләрдә, "Халык мәхкәмәләре"ндә эшләр милли телләрдә алып барылырга мөмкин дип кенә язылган. Игътибар итегез, тагын "мөмкин", ә мәҗбүри түгел. Бу канун өлгесенең кайсы маддәсенә генә күз ташласаң да, күп милләтле Русиянең милләтләрен кайгырту юлында түгел, киресенчә милләтләрнең хокукларын кысу, тарайтуга юнәлтелгән. Шуңа күрә безнең комитет бертавыштан бу канун өлгесен хупламаска дигән карар чыгарды. Без аны 26 сентябрьдә булачак Дәүләт шурасы утырышында карап, шулай ук кабул итмәү карары чыгарырга тәкъдим итәчәкбез һәм бу карарны Русия думасына җибәрергә ниятлибез", ди Вәлиев. Шулай ук ул бу канун өлгесенә каршы Башкортстан парламентына яңа сайланган депутатлар белән дә сөйләшергә җыенуларын әйтә. "Бу канун өлгесе безнең Дәүләт шурасына килү белән Башкортстан парламентындагы депутатлар белән киңәштем һәм алар да безнең белән бер фикердә иде. 8 сентябрьдә парламентка яңа депутатлар сайланды. Әле анда җитәкчелек тә, комитетлар да сайланмаган. Шуңа күрә бүген үк шалтыратып алар белән киңәшеп булмый. Парламентлары оешып бетүгә үк без алар белән дә бу мәсьәләне күртәрәчәкбез", ди Вәлиев. Аның сүзләренчә, Дәүләт шурасы комитеты гына түгел, ә Татарстандагы дәүләт оешмалары һәм иҗтимагый оешмалар да бу канун өлгесенә каршы фикер белдергән иде. "Мин бу канун өлгесе килгәч Русия думасына үзебезнең аны хупламавыбызны белдереп хат язган идем. Ни өчен без аны яза алдык, чөнки бу өлге килүгә үк бәяләмә бирү өчен аны Татарстан президенты аппаратына, хөкүмәткә, Дөнья татар конгрессына, прокуратурага, юстиция министрлыгына һәм башка шундый оешмаларга җибәргән идек. Безнең Татарстандагы дәүләт һәм иҗтимагый оешмаларның берсе дә канун өлгесен хупламады. Русия думасында Татарстаннан 14 депутат бар. Аларның 14-нә дә үзебезнең фикерләрне әйтеп, бу эштә активрак булуларын сорап мөрәҗәгать иттек, аларга хатлар юлладык. Әгәр Русия думасындагы депутатлар бу канунны кабул итә икән турыдан-туры Русия конституциясен бозу була", ди Вәлиев. http://www.azatliq.org/content/article/25110112.html

Комментариев нет: