четверг, 12 сентября 2013 г.

Чаллы активистына гаепләү белдерелгән

Милли хәрәкәт активисты Зиннур Әһлиуллин 11 сентябрьдә иртәнге якта Чаллы ТИҮенең һәм БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллинның өендә полиция тентү уздырган. Аннан соң аны шәһәрдәге тикшерү комитетына алып киткәннәр һәм 282нче маддә нигезендә милләтара, динара ызгыш тудыруда гаепләү белдергәннәр. Зиннур әфәнде эшнең татарча алып барылуын таләп иткән. Вакыйгалар барышын Зиннур әфәнде безгә түбәндәгечә бәян итте: – Иртәнге сигезенче яртыда фатир ишеген шакыдылар. Ишекне ачтым һәм таныш йөзле офицерны күрдем. Аның белән тагын 5-6 кеше булганын чамаладым. Бу күренешкә аптырап калмадым, чөнки аларның иртәнге 4-5тә килгәннәре дә булды. Алар миңа 282нче маддә буенча җинаять эше ачылуын, шул сәбәпле тентү уздырырга килүләрен әйтте. Артык дорфа булмадылар. Өйдәге компьютерны, флешкаларны һәм кайбер язмаларны алып чыгып киттеләр. Экстремизмга каршы көрәш бүлеге баш тикшерүчесе Алексей Иванов минем тарафтан “Туган телне яклау җәмгыяте” буенча проект язылып, аны “Правые татары” һәм башка сайтларда урнаштыруымны белдерде, бу эшне ни өчен башкаруым белән кызыксынды. Мин мондый мәкалә-проектларның йөзләгән, меңләгән булуын, аларда экстремистик юнәлеш күрмәвемне, биредә бары заказ булуын, спектакль уйналуын әйттем. Җинаять эше ачылуын җиткергәч, миңа Андрей исемле булса кирәк, урыс адвокатын тәкъдим иттеләр. Аннан баш тарттым. Чаллы җирендә барган бу вакыйгаларда минем тикшерүчем дә урыс, адвокат та урыс булып чыга. Кануннар үтәлмәгән җинаятьчел дәүләттә шулай буладыр да инде. Бу хәлләр миндә менә мондый уйлар тудырды – мине йә төрмәгә утыртырга, йә поселениегә җибәрергә җыеналар. Шунысын да искәртим, мин бу кешеләр белән татарча гына сөйләштем. Урысча җавап ала алмагач, тәрҗемәче китерттеләр. Урысча язылган документларга да имза куймадым, башта татарчага тәрҗемә итүләрен таләп иттем. – Зиннур әфәнде, “Туган телне яклау җәмгыяте” проекты кайчан язылды һәм нидән гыйбарәт? – Проектның кайчан әзерләнүен төгәл генә хәтерләмим дә. Уйлавымча, хакимияткә Путин килер алдыннан, моннан 15 еллар чамасы элек язылгандыр. Чөнки Путин сәясәте татарны милләт буларак бетерүгә корылган иде. Шулай булып чыкты да. Аның артында ФСБ кебек оешма тора, аның кешеләре тик торганда да бәйләнә ала. Чөнки акчаларны тәккә генә алмауларын күрсәтеп торырга кирәк. Гаепләүгә катнашы булган дип саналган бу проектка әле экспертиза да ясалмаган, әле уздырыла гына икән. Болар инде экспертларның нәтиҗәсенә кадәр үк җинаять эше ачып куйганнар булып чыга. Хокуксызлар дәүләте бит. Мин инде яшәсен яшәгән, тормышым да кызганыч түгел. Татар милләтенең, теленең калу-калмавы зур сорау астында. Әлбәттә, төрки дөнья булачак, шул илләрдә яшәүче миллионлаган татарны бетерә алмаслар. “Туган телне яклау җәмгыяте” проекты дәүләтебез булмаган шартларда безгә нинди юнәлештә эшләргә дигән сорауны ачыкларга тиеш булгандыр. Татар теленә соңгы һөҗүмнәр бара. Артка чигенергә урын юк. Зиннур әфәнде якын араларда ул чит илләргә сәфәргә җыенган булган. Үзе әйтүенчә, хәзер чит илгә түгел, Казанга Хәтер көненә дә бара алмаячак. Чөнки Чаллыдан чыгуын чикләгәннәр. Моңа кадәр Зиннур Әһлиуллин хокук оешмалары тарафыннан Русиядәге экстремистлар исемлегенә кертелгән иде. Аңа кадәр Чаллы һәм Казан мәхкәмәләре Фәүзия Бәйрәмова, Рәфис Кашапов, Дамир Шәйхетдин, Гамил Камалетдиновка җәза бирү турында карарлар чыгарган иде. Күренә ки, эзәрлекләүләр тукталмады. http://www.azatliq.org/content/article/25103408.html

Комментариев нет: