суббота, 21 сентября 2013 г.

Казанда ”Электрон мәктәп–2013” халыкара конференция үз эшен башлап җибәрде

– Казаннан еракта урнашкан кечкенә авыллардагы укучыларга да шәһәрдәге яшь-тәшләре кебек үк бертөрле мөмкинлекләр тудырылган. Шунысы кызык: аеруча зур шәһәрләрдән читтәге укытучылар өстәмә чыганак буларак, мәгълүмати-технологияләрне күбрәк куллана. Бүген компьютерны укытучылардан да яхшырак белгән, социаль челтәрләрдә “яшәгән” укучылар замана техникасының Twitter, Facebook, ”ВКонтакте” гына түгел, биология, химия һәм башка фәннәрдән белемнәр дә кирәк икәнен яхшы аңлый, – дип сөйләде конференциядә катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков. ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүмат һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов белдергәнчә, республикада укучылар арасында уздырыла торган “IT-чемпион” бәйгесенең файдасы зур. Алар дәүләт порталы аша әти-әниләрен коммуналь түләүләрне түләргә өйрәтеп, баллар җыя. Мәктәпләрдә электрон журналлар кертелгән. Балалар бакчаларына да чиратка язылу тулысынча электрон рәвештә башкарыла. Электрон мәгариф системасы аша укытучылар, укучыларның аннан ничек файдалануын, әти-әниләрнең күпмесенең “смс-хәбәр”гә тоташтырылуын белеп була. Соңгысы исә укучының билгеләре смс аша көн саен телефонга килә дигән сүз. Бездә әти-әниләрнең 73 проценты “смс-хәбәр”дән файдалана. Республика, ил бюджетын¬нан электрон мәктәп юнәләшенә 3 ел эчен¬дә 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Киләсе елларда бөтен балалар бакчаларын да компьютер, проекцион техника белән тәэмин итү, Интернетка тоташтыру күздә тотыла. Моның өчен 2014 елда 200 млн сум акча бүленәчәк. Хәзергә бакчаларның 75 проценты замана техникасы белән җиһазландырылган. Укытучыларыбызның барысының да ноутбугы бар. Безнең мәктәпләрдә 8 кешегә 1 компьютер туры килә. Бездә “Бер укучыга – бер компьютер” проекты гамәлгә ашырыла. Узган ел республикада Россиядә тиңе булмаган “Intel белем бирү программасының тәҗрибә мәктәпләре” проекты старт алган иде. Бездә әлеге программаны куллану буенча 5 мәктәп компетенция үзәге булып тора. Мәгълүмати-технологияләр буенча барлыгы 54 мәктәп тәҗрибә мәйданчыгына әйләндерелгән. Киләсе елларда һөнәри уку йортларын заманча технологияләр белән тәэмин итүгә зур игътибар биреләчәк. 2015 елларда мәктәп¬ләргә электрон дәреслекләр кертү турында да сүз булды. “Ватаным Татарстан” http://zagirova-gulnara.mugallim.com/?p=871

Комментариев нет: