четверг, 26 сентября 2013 г.

Рөстәм Миңнеханов киләчәккә планнарны билгеләде

Кече бизнеска ярдәмне арттырырга, Универсиада объектлары халыкка хезмәт итәргә тиеш, Татарстан читтә яшәүче татарларны ярдәмнән ташламаячак, республика инновацион үсеш юлын алырга тиеш – Татарстан Президентының Дәүләт Советы депутатларына Юлламасында төп игътибар шушы мәсьәләләргә бирелде. Үзенең Юлламасында республика башлыгы Татарстаннан читтә яшәүче татарларга ярдәм итү дәвам итәчәген дә белдерде. “Читтә яшәүче татарлар Казанны тарихи ватанныры дип саный. Без аларны ташлый алмыйбыз, без милләтне һәм ана телен саклап калырга җаваплы”, - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең Дәүләт Советы депутатларына Юлламасында. Гүзәл КАМАЛОВА

Комментариев нет: