пятница, 27 сентября 2013 г.

Татар милләтчеләре үзләренә яңа бина таләп итә

27 сентябрьдә ТИҮ һәм "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары үзләренә яңа бина бирелүен таләп итеп пикет оештырды. Татарстан министрлар кабинеты бинасы алдында узган пикетта "Китмибез", "Президент Миңнеханов! Татарларны йортларыннан куалар", "Илсур Метшинга 2013 елның Шаһ Гали бүләген бирергә!" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде. Пикетта катнашкан ТИҮ вәкиле Рәүф Ибраһимов әлегә кадәр Татарстан арбитраж мәхкәмәсенең үз биналарының сатылуына кагылышлы карары булмавын әйтте. "Бүгенге көндә Карл Маркс урамы 41/13 йортнын аукционда сатылуы канунимы-түгелме икәнен белмибез. Шуңа күрә арбитраж мәхкәмәсенең карары булмыйча без беркая да китәргә җыенмыйбыз. Кызганыч, бинаны сатып алган хуҗа белән элемтәгә керү мөмкин булмады. Мин үземчә бәлки бу кеше [Илдус Гыймадов - ред.] әлеге бинаны үз исеменнән алмагандыр да дип уйлыйм. Бәлки аның исеменнән берәр оешма алгандыр бу йортны. Әгәр ул кеше бу йортны сатып алу өчен үз акчасын түләгән икән, ул ничек тә безнең белән очрашмый калмас иде. Күпме вакыт үтсә дә, аңардан ул-бу ишетелгәне юк", дип белдерде Рәүф Ибраһимов. "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бинаны саклап калу өчен 14 сентябрьдә башлаткан ачлыкны, хәзерге көндә кайбер шартлар үзгәргәнгә күрә туктатулары турында җиткерде. "Ничек кенә моңсу булса да, бина чынбарлыкта сатылды. Бина хәзер яңа хуҗалы булды. Безгә яңа бина тәкъдим итәләр икән, без шул яңа бинага китәргә әзербез. Әгәр безгә яңа бина бирү гарантияләнми икән, без бу бинадан китергә җыенмыйбыз. Һәм андый гарантия бирелми икән, ачлыкны яңадан башлатачакбыз", ди Нәбиуллин. Аның сүзләренчә, яңа урын тәкъдим итү әлегә сүздә генә булган. Ул моның рәсми рәвештә ачыклауларын сорый. "Казан башкарма комитеты кешеләре белән безнең арада бер сөйләшү булды. Безгә Казан милли мәдәният үзәгеннән бер бүлмә тәкъдим итәләр. Әмма безнең моңа карата бер шигебез бар. Милли хәрәкәтне бу үзәктә урын вәгъдә итеп, Маркс урамындагы йорттан урамга куып чыгарырга җыенмыйлармы икән дип уйлыйбыз", дип белдерде Наил Нәбиуллин. Казанның Карл Маркс урамындагы ТИҮ урнашкан бина узган җомга көнне аукционда сатылды. Биредә 1996 елдан бирле тагын берничә милли иҗтимагый оешма эшләп килде. Шәһәр башкарма комитеты бинаны сату карарын чыгарып аны аукционга куйды. Сатуга журналистлар кертелмәде. Казанның Карл Маркс урамы 41нче йортны 49 яшьлек эшмәкәр Илдус Гыймадовның сатып алганы белдерелде. http://www.azatliq.org/content/article/25119644.html

Комментариев нет: