среда, 4 апреля 2012 г.

Бөтен Русия шәһәрләре “Дальний”.


Фотода: Гамил Камалетдинов.
Микрофон шампан шешәсе (безнең гәҗит 28.03.2012) язмасына карата кайтаваз.
Бу язмада Римзил әфәнде Татарстан өчен “кайгыруын” белдерә. Русия полициясендәге яман чирнең нәкъ Татарстанда тишелеп чыгуы очраклы хәл булырга тиеш – ди ул.
Юк шул инде Римзил әфәнде, бу яман шеш Татарстанда күптән барлыкка килде, үлек җыеп ятты һәм ниһаять тишелеп акты, очраклы хәл булмады, Дальнидагыча охшаш хәлләр Татарстан шәһәрләрендә җинәятьчел системага әйләнде.
Милиция (полиция) ябык оешма, анда гади кешеләр генә түгел, хәтта Мәскәүдән килгән хокук яклаучылар да керә алмады.
2004 елның көзендә Татарстанның төрле төбәкләреннән 23 мөселманны җыеп алып Чаллы тикшерү изоляторына яптылар. Ябык оешма булудан файдаланып садистлар мөселманнарны җәзалый башладылар. Иң авыр җәзалаулар Илһам Гумеров җилкәсенә төшкән. Мин ислам җәмәгате дигән оешма төзедем һәм мин аның әмире диеп әйттерер өчен аны 3 ай буена җәзаладылар. Ничек ул анда акылдан язмады һәм исән калды бер Аллаһы Тәгаләгә һәм үзенә генә мәгълүмдер. Котырган этләрдән ким булмаган ментларның “эшләрен” башта Илһамның хатыны Гөлфиядән белдек. Ул юарга диеп теткәләнеп, ертылып, канга батып беткән күлмәген биргән хатынына. 3 әр тәүлек буе туктаусыз, ашатмыйча, эчермичә, йоклатмыйча һәм инде әлбәттә, адвокатсыз, өзлексез сорау алганнар. Наручниклар ярдәмендә түшәмгә асып куюлар да, электр тогы белән газаплаулар да калмаган. Уйлап карагыз ни дәүләткә, ни аерым кешеләргә бер генә тиенлек тә зыян салмаган ул мөселманнарны террорчылыкта гаепләделәр.
Мөселманнарга каршы террор һәм репрессия гамәлләре башлангач та милләтебезнең иң күренекле язучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим чаң суга башладылар. Казанга һәм Мәскәүгә күпсанлы телеграммалар, хатлар җибәрелде, соңрак Фәүзия ханым республика газеталарында яңа 37 нче ел һәм 119468 номерлы “эш” дигән күләмле язмаларын бастырып чыгарды. Мин үзем “Террор и репрессий в Татарстане” – дигән күләмле язма җибәрдем интернет аша. Ул язма инглиз теленә тәрҗемә ителеп Америка, Англия газеталарында басылып чыкты. Татарстан түрәләре бу язмаларны да безнең күпсанлы шикаятьләребезне дә “күрмәделәр”. Аларның “койрыклары” безгә буш һәм ялган отпискалар язып яттылар. Башка чара калмагач без ата-аналар һәм ул мөселманнарның хатыннары Страсбургка мөрәҗәгать иттек, әмма безнең шикаятьләребез Русия чиген үтеп чыга алмадылар. Күп тапкырлар Мәскәүгә запрослар ясаганнан соң – “Ваши документы потерялись во Франции дигән ялган килеп иреште безгә.
2004 елны мөселманнарга каршы оештырылган террор һәм репрессия гамәлләренә нокта куелмады. Югыйсә күпме җәзаланды, күпмесе инвалид калды, күпмесе үтерелде мөселманнарның Русия буенча. “Дальнийда” бер урыс үтерелгән иде аңардан сенсация, шоу ясадылар. Рәсәйнең барлык телеканаллары, информагенствалары, газеталары, радиолары көне-төне Сергей Назаровның үтерелү турында бәйнә-бәйнә туктаусыз сөйләп, күрсәтеп, язып тордылар. Шул ук вакытта Татарстанда, Башкортстанда, Кавказда һ.б. төбәкләрдә күпме мөселманнарның үтерелүе, җәзалануы турында ләм-мим бер сүз юк, әйтерсеңлә алар чиктән тыш явыз җан ияләре.
Күз буяр өчен Сәфәровка выговор бирделәр дә шуның белән вәссәләм. Мантыйк буенча, җәзалау юллары белән алынган күрсәтмәләр юридик көчкә ия булмау сәбәпле, зыян күрүчеләр кичекмәстән иреккә чыгарылырга тиеш иделәр, ә бөтен Русия буйлап андыйлар дистәләгән мең кеше.
Татарстанда нахакка рәнҗетелгән, җәзалау һәм фальцификация юллары белән төрмәләргә озатылган 100 ләгән мөселманнар кичекмәстән азат ителергә тиешләр.
Милләтебезне, динебезне, телебезне саклауга, яклауга күп көч куйган милли лидерларыбыз Фәүзия Бәйрәмова, Рафис Кашапов, Зиннур Әһлиуллиннарны да экстремизмда гаепләп хөкемгә тарткач инде, әллә яңа 37 нче ел киләме икән диярсең ирексездән.
Гамил Камалетдинов.
Татарстан, Яр Чаллы.
P.S. Әгәр дә вәзгыять якын араларда уңай якка үзгәрмәсә, без Чаллы шәһәре иҗтимагый үзәге активистлары башта пикетлар, митинглар үткәрергә ниятләп торабыз, инде алар да уңай нәтиҗә бирмәсә, башка чараларны да карарга туры килер.

Комментариев нет: