Билгеле булганча, бу елда Батыршаның трагик үлеменә 250 ел тула. Батырша — татар халкының горурлыгы! Киләчәктә ул бөтендөнья горурлыгына әйләнәчәк. Батырша безнең якташыбыз: бүгенге Балтач районына караган Карыш авылы кешесе.
Татар яшьләре 2012 елны Батырша елы дип иглан итте һәм бу юнәлештә ниндидер практик чаралар үткәрә башлады. Уфа татарларының иҗтимагый үзәге яшьләрнең бу изге башлангычын күтәреп ала.
Бу чараны уңышлы үткәрү йөзеннән махсус комиссия төзергә кирәк булыр. Комиссия әгъзәләренең күпчелеген балтачлылар тәшкил итәр: беразы район зыялылары һәм район хәкимиятеннән, беразы Уфа (республика) зыялыларыннан… ТИҮ Комиссиягә шундый тәкъдимнәр кертә:
Комментариев нет:
Отправить комментарий