Австриянең дистәләрчә ел буе дөньяны
һич диярлек кызыксындырмаган Браунау-ам-Инн шәһәре бу көннәрдә халыкара
җәмәгатьчелекнең кызыксынуын үзенә җәлеп итә башлады, дөресрәге аңа
игътибарны Русия Думасындагы "Бердәм Русия" депутаты Франц Клинцевич
җәлеп итә.
Клинцевич бу шәһәрдәге Адольф Һитлер туган йортны сатып алырга җыенуын, моның өчен акчасы җитмәвен, финанс ярдәме кирәк булачагын белдерде. Клинцевич Һитлер йортын сатып алу белән җимереп ташларга тели. Йортны сатып алу өчен аңа 2,2 миллион евро (88 миллион сум) кирәк.
"Мин аны үзем ике дә уйламый сатып алыр идем, кызганыч ки, миндә ул кадәр акча юк. Әгәр миңа булышсалар, мин ул йортны сатып алып демонстратив рәвештә җимерер идем", ди Клинцевич.
Коммунистлар фракциясе әгъзасы Вадим Соловьев Путин фиркасе вәкиленең бу ниятен хуплап, әгәр дә Һитлер йортын сатып алу өчен фонд төзелсә, аңа акчалата ярдәм итәргә әзер булуын белдерде инде.
Мәскәү антифашист үзәге рәисе Евгений Прошечкин исә депутатларны ашыкмаска, башта бу эшнең юридик якларын җентекләп өйрәнергә чакыра.
“Беренчедән, Австриядә милекнең чит ил кешеләренә сатылу-сатылмавын ачыкларга кирәк. Икенчедән, еш кына йорт сатып алучы үз өстенә кайбер йөкләмәләр дә ала, мисал өчен йортның урам ягын саклап калу йөкләмәсе. Әйе, анда туган кешегә нәфрәт итәбез, әмма бу урын башка яктан караганда, архитектура, сәнгать үрнәге яки тарихи һәйкәл буларак ниндидер кыйммәткә ия булырга мөмкин”, ди ул.
Прошечкин йортны җимермәскә, анда фашизм үзәге ачарга чакыра. Элегрәк Израилдәге бер төркем бу бинада Һитлер вәхшилекләре музее ачарга тәкъдим иткән иде. Әмма алар Израил хөкүмәтенең ярдәменә ирешә алмый калды.
Прошечкин, Клинцевичча фикер йөртсәң Мюнхенда берничә сыраханәне җимерергә кирәк булачак, ә Берлинда ничә бинаны җимерү кирәк булуын күз алдына китерүе дә куркыныч, ди.
Клинцевич ныклап акча җыюга керешсә дә, җимерү эшләре өчен аңа акча бирүчеләр бик күп булмас кебек.
Ул арада Браунауда да Һитлер йортының киләчәк язмышы турында баш ваталар. Бу йорт инде бер елдан артык буш тора. Аңарчы анда бер хәйрия оешмасы урнашкан булган. Элегрәк бинада шәһәр китапханәсе дә, мәктәп тә, банк бүлеге дә булган.
Хәзер шәһәр башлыгы бинаны яңадан үзгәртеп корып анда гади фатирлар булдырырга тәкъдим итә.
Русиядә кайберәүләр Клинцевичка Австрияләргә йөреп андый зур чыгымнарга бармаска тәкъдим итә, Русиягә бик күп золым китергән Ленин һәйкәлләренең дә илдә бик күп һәм арзанрак булуын, аларны җимерергә кирәклеген әйтә. Икенче берәүләр исә, фашизмга каршы көрәшергә теләгән очракта Русиянең үзендә дә эш җитәрлек булуын, ноябрь башында гына неонацилар көтүенең Мәскәү урамнары буйлап марш белән узганлыгын искә төшерә.

Комментариев нет:
Отправить комментарий