среда, 28 ноября 2012 г.

Нугайлар автономия таләп итә


 
Нугайлар Русиядә үз җирле автономиясен булдыруны сорап Русия президентына мөрәҗәгать юллаган.
Дагыстанның Нугай районы Терекли-Мәктәп авылында узган корылтайда катнашкан вәкилләр Русия президенты Владимир Путинга нугайлар күмәкләшеп яшәгән Ставрополь крае, Чечня һәм Дагыстан җирлегендә автономия булдыруны сорап мөрәҗәгать юллаган. Алар фикеренчә, Дагыстаннан аерылып автономия булдыру гына аларны этнос буларак сакланып калуга һәм киләчәк буынга үз җирләрен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Русия фәннәр академиясе этнология һәм антропология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Әхмәт Ярлыкапов Азатлыкка белдерүенчә, бу мәсьәлә инде беренче тапкыр гына күтәрелми. Узган корылтайда да Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать юлланган булган, әмма алар һәрвакыт җавапсыз кала икән.

Шул ук вакытта ул нугайлар проблемнары арта баруын әйтә. Дәреслекләр бастырылмау, нугайлар яшәгән урыннарга социаль-икътисади ярдәм күрсәтелмәү, аларның урыннарын даими рәвештә көтү өчен куллану проблемнарның берничәсе генә.

Нугайлар туган телләрен оныта

Ярлыкапов әйтүенчә, ассимиляция зур тизлек белән бара.

​ ​​​“Телгә игътибар юк, хәтта дәреслекләр чыгару өчен бер үзәк тә юк. Карачай-Чиркәстә генә нугай дәреслекләре чыга, әмма алар башка төбәкләргә йә барып җитми, йә аз күләмдә килә. Ставропольдә нугай теле хәтта предмет буларак та өйрәтелми”, ди ул.

Әйтергә кирәк, нугай теле татар теленә бик якын. Җәмәгатьчелектә, нугайлар шул ук татарлар дигән фикер бар. Татарның күп төрле кавемнәренең оешуында да алар сизелерлек урын тоткан. Бу хакта Азатлык инде язган иде.

Табигый ки, милли демографик вәзгыять бу төбәкләрдә җирле халыкларның статусы үзгәрүгә бәйле. Тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы, балалар үлеме Русиядәге нугайларның табигый артымын бик тиз кимүгә китерде. Нугай гаиләләрендә балалар азайды, алар тупланып яшәгән күп кенә урыннарда тормыш уңайлыклары юк.

"Нугайларга игътибар булсын иде"

Нугайларның җирләрен Дагыстан хөкүмәте көтү өчен куллана. Даими көтү йөргән Нугай далаларында экологик проблем килеп туган. Автономия булдырып, нугайлар бу җирләрне саклап калырга тели.

“Нугай даласы әкренләп чүлгә әйләнә бара”, дип борчыла Ярлыкапов.

Аның сүзләренчә, федераль үзәктән проблеманы тиз хәл итүне нугайлар көтми дә, һичъюгы Мәскәүнең әлеге халык проблемнары белән кызыксыну, мөрәҗәгатьләргә җавап бирүе дә беренче чиратка яхшы билге булып торыр иде.

“Халыкны хәле бик авыр бит. Автономия таләп итү чыннан да радикаль адым. Әмма диалог башларга мөмкин бит. Мисал өчен, шул ук Мәскәү Дагыстан хакимиятен дәреслекләр белән булган хәлгә игътибар иттерә ала. Мәсьәләләрне автономия төземичә дә хәл итеп була. Әмма безне беркем ишетми. Шуңа даими рәвештә корылтайлар оештырылып шул мәсьәләләр күтәрелеп килә дә инде”, ди ул.

Ярлыкапов әйтүенчә, бүгенге көндә 100 меңгә якын нугай бар һәм автономия төзелсә анда шул җирле төбәктә яшәүче 60 мең нугай керер иде.
Ландыш ХАРРАСОВА
Азатлык

Комментариев нет: